Логотип
Яңа проект - Ел артисты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы

Студент елларында ук шушы театр сәхнәсендә барган спектакльләрдә даими катнаша. Беренче рольләре, Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Йөрәк маем” спектаклендә – Хәния, “Карак” (З.Хәким) – Зөлфия, “Шәҗ...

Студент елларында ук шушы театр сәхнәсендә барган спектакльләрдә даими катнаша. Беренче рольләре, Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Йөрәк маем” спектаклендә – Хәния, “Карак” (З.Хәким) – Зөлфия, “Шәҗәрә” (Т.Миңнуллин) – Гөлгенә белән тамашачы күңеленә кереп кала.

Сәхнәдә беренче адымнарыннан ук Ләйсән Рәхимова үзен үзенчәлекле иҗади шәхес буларак танытты. Актрисага хас гаҗәеп турылык, табигыйлек, сөйкемлелек, хисчәнлек һәм юморны нечкә тоемлау сыйфатлары баштан ук игътибарны җәлеп итә.

Актрисаның иҗади диапазоны киң һәм күпкырлы. Рәхимова тудырган образлар тормышка гашыйк, хәтта драматик рольләрдә дә күңел күтәренкелеге, кояштай балкып торулары белән аерылып торалар. З.Хәким әсәре буенча куелган “Мин төш күрдем” спектаклендә – Ания, “Зәңгәр шәл”дә (К.Тинчурин) – Заһирә, “Илгизәр+Вера” (Т.Миңнуллин) спектаклендә – Вера, “Казан егетләре”ндә (М.Гыйләҗев) – Асия, «Эз­лә­дем, бәгъ­рем, си­не» (Т.Миң­нул­лин) спектаклендә – Нур­сия, «Яра»да (А.Гый­лә­җев) – Зәйтүнә, Өч сеңел”дә (А.Чехов) – Ирина рольләре аның табигый талантын чагылдыра.

Ләйсән Рәхимова жанр һәм стиль алмашынуын, шулай ук күп сандагы героиняларының холык үзгәрешен җиңел кичерә.

Артистканың үзенчәлекле сәләте, аның иҗади индивидуальлеге, сәхнә сөйкемлелеге, ачык темпераменты, бай фантазиясе, һәр персонажга  кабатланмас холык бирә белү осталыгы Ләйсәнгә психологик тирәнлеге һәм бизәлеше белән бер-берсеннән аерылып торган образлар тудырырга  ярдәм итә. Ләйсән Рәхимованың соңгы елларда иң уңышлы барган спектакльләрдәге рольләре – Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Чапты атым Казанга” спектаклендә – Чулпан, “Талак, талак!..” (Х.Вахит) – Гөләндәм, “GO! Баламишкин” (Ф.Бүләков) – Алсу, “Сөясеңме, сөймисеңме...”дә (Ф.Бүләков) – Вәсилә,  “Галиябану”да (М.Фәйзи) – Галимәбану һ.б.

Һәр яңа эше саен актрисаның таланты тагын да ачыла бара. Тормыштагы намуслылык, тырышлык һәм үз-үзенә таләпчәнлек сыйфатлары бергә кушылып, Ләйсән Рәхимова турында бай иҗади потенциалы һәм татар теактрының иң яхшы традицияләрен дәвам иттерүче буларак сөйләргә җирлек тудыра.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/kamal/kiz{/jlex}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк