Логотип
Яңа проект - Ел артисты

Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Садыйкова Чулпан Рифкать кызы.

Ул гаять чая табигатьле, ачык карашлы, фикерләүчән актриса. Жанр үзенчәлеген нечкә тоя, шул ук вакытта, әсәрдә әйтелә торган фикернең асылын, идеясен ачыктан-ачык тамашачыга җиткерә белә. Иҗат иткән...

Ул гаять чая табигатьле, ачык карашлы, фикерләүчән актриса. Жанр үзенчәлеген нечкә тоя, шул ук вакытта, әсәрдә әйтелә торган фикернең асылын, идеясен ачыктан-ачык тамашачыга җиткерә белә. Иҗат иткән образларында дәртлелек, гайрәтлелек, темпераментлык өстенлек ала.

Рольләре: Мәмдүдә – Г.Каюмов “Һинд кызы”, Бану – Н.Кәримова “Үп мине, Зәйтүнә!”, Мәфтуха – М.Гыйләҗев “Дон Жуан Балчыклыда”,  Галиябану – М.Фәйзи “Галиябану”, Агафья Тихоновна – Н.Гоголь “Өйләнү”, Хәкимә – Н.Гаетбаев “Кызлар, ишек ачыгыз!”, Диләрә –  Ф.Бүләков “Кызлар нигә елый?”, Лиза –  Р.Сабыр “Хәят”, Гүзәл – Т.Миңнуллин “Саташу”, Лилия – Эсфир “Китмәскә килгән кошым”, Гарифә – Г.Камал “Банкрот”, Гуля –  Р.Сабыр “Сигезле биюе”, Динә – Н.Птушкина “Кызым кияүгә чыга”, Соня – “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә...”, А.П.Чехов.Х.Җәләловның “Сихерләнгән йозак”, Ф.Яруллинның “Ак яфрак”, В.Катаевның “Тылсымлы чәчәк”, Н.Гаетбаевның “Кызлар, ишек ачыгыз!” спектакльләре актрисаның сәхнәгә куйган әсәрләре.

Чулпан Садыйкова 2007 елда М.Җәлил исемендәге премиягә ия була, ә 2014 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.

{jlex}folder: http://old.sahne.ru/images/el-artist/shalli/kiz{/jlex}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк