Логотип
Бер фикер

УФА “НУР” ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ МӘСКӘҮДӘ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК!

Зифа Кадыйрова повесте, Гөлнур Усманова инсценировкасы буенча режиссер, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин куйган “Фатыйма” драмасы күрсәтеләчәк.

Тиздән “Нур” театрының Мәскәү шәһәренә гастрольләре көтелә. 30 ноябрьдә Зифа Кадыйрова повесте, Гөлнур Усманова инсценировкасы буенча режиссер, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин куйган “Фатыйма” драмасы күрсәтеләчәк. “Фатыйма” ул - хатын-кыз һәм аның зур мәхәббәте турында хикәя генә түгел, ә ил һәм чор тарихы да. Сугыштан соңгы авыр еллардагы ачлык һәм фәкыйрьлек фонында тамашачыларга Фатыйманың игелек һәм нәфис күңел яктылыгы белән тулы бай эчке дөньясы ачылачак. Ә инде 1 декабрьдә Мансур Гыйләҗевның әсәре буенча шул ук режиссер куйган “Көлмәгез, мин үләм” комедиясе күрсәтеләчәк. Әсәр төшенкелеккә бирелмәүче, шат күңелле картлар турында. Төп герой, инде яшәргә санаулы гына көннәр калды диеп йөргәндә, үзенең өчен яңа өметләр, максатлар таба. Бу бәхетле табыш озын гомерлелек серенә әверелә. Чөнки тормыш, әгәр аның ямен күреп яши белсәң, һәрвакыт матур! Әлеге  шаян комедия – өлкәннәргә, аларның хезмәтенә рәхмәт сүзе. +16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк