Архив
Буа Татар дәүләт драма театры директоры Раиль Садриев
Безнең ярты гомер тәгәрмәч өстендә уза ич инде – күптән түгел генә менә Ульян өлкәсеннән гастрольләрдән кайтып кердек. Күп кенә шәһәрләрдә «Булса да була икән» спектаклен күрсәтеп, тамашачы...
Безнең ярты гомер тәгәрмәч өстендә уза ич инде – күптән түгел генә менә Ульян өлкәсеннән гастрольләрдән кайтып кердек. Күп кенә шәһәрләрдә «Булса да була икән» спектаклен күрсәтеп, тамашачы күңелен күтәрдек дип беләм.
Минем исә театрда эшләвемә унике елдан артып китте. Акрынлап формат үзгәртү, күләмнән сыйфатка күчү мәсьәләсенә якын килә башладым кебек. Икенче
төрле әйткәндә – бүтән яссылыкка күчү турында уйланам. Ул болай да шулай килеп чыга кебек – бүленеп бирелә торган финанслар бер нормаль спектакльне чыгаруга гына җитә. Әлбәттә, путаны кысып бәйләп, аз актерлар составы белән генә берничәне дә әзерләп була. Әмма безнең татарның менталитеты шундый бит аның – аңа сәхнәдә бер авыл халкы кадәр кеше уйнавы кирәк. «Зәңгәр шәл»ски әйберләр… Ике-дүрт кешелек спектакльгә йөрергә яратмый безнең халык.
Формат үзгәртү, дигәннән… Быел Мәскәүдән ике режиссер чакырттым. Алар ярдәмендә яңа сулыш, эзләнүләр туды кебек. Әмма дәүләт театры булсак та, проблемалар да шактый. Перифериядәге театрларның үзәккә үткән проблемасы – актерларның еш алышынып торуы. Яшьләрнең шәһәрдә каласылары килә, бөтен уңайлыгы булса да, район үзәкләренә кайтырга атлыгып торучылар юк. Бу мәсьәлә якын бер-ике елда хәл ителер дип ышанам – яшь актерлар белән ким дигәндә биш
еллык килешүләр төзү мөһим. Алайса, аларга көчеңне түгәсең, өйрәтәсең, тырышасың да – ә ул, капылт, тора да китеп бара…
Планнарыбыз, яңа премьераларыбыз көтелә – аларга тулы куәткә әзерләнәбез. Параллель рәвештә гастрольләребез дәвам итә. Ул шәһәр-районнардагы
гастрольләр мәсьәләсендә дә дәүләттән аерым программа көтәм әле мин. Дәүләт театрларының һәвәскәр, теләсә нинди районга барып концерт биреп йөрүче җырчыларга караганда аерым бер өстенлеге булырга тиеш дип саныйм. Бу нисбәттән дәүләт контроле, худсоветы булдырылырга тиеш, дип ышанам…
Эшлибез, эшлибез, эшли-эшли яшибез – бер сүз белән….
Фото: гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
Комментарий юк