Логотип
Афишы

Камал театры спектакльләре инглиз телендә күрсәтеләчәк

Камал театрына үзизоляция чорында онлайн спектакльләр карау мөмкинлеге тудырган өчен бик күп рәхмәт хатлары ала. Тамашачылар арасында субтитрларны инглиз теленә күчерү, яки аларны бөтенләй сүндереп куюны сораучылар да булган.

«Без көн дә дөньяның төрле почмакларында яшәүче тамашачыларыбыздан хатлар алабыз. Проектларыбыз үсеше өчен бу бик мөһим. Тамашачылар фикере безгә көчле һәм көчсез якларыбызны күрергә ярдәм итә. Спектакльләр трансляциясен камилләштерүдә дә аларның йогынтысы зур булды. Без бер урында туктап калырга теләмибез, тамашачыларыбыз фикеренә колак салып, тагын да камилләшергә омтылабыз», – дип фикерен белдерә Камал театры директоры Ильфир Якупов.

Онлайн спектакльләрне театрның сайты аша карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк