«Мерседес»лы Алсу – метрода?
Күптән түгел инстаграмны шаулатып, «Мерседес» машинасы алган җырчы Алсу Фазлыева, беләсегез килсә... машина йөртми икән! Шушы көннәрдә генә ул социаль челтәргә үзенең метрода төшкән фотосын куеп, языл...
Күптән түгел инстаграмны шаулатып, «Мерседес» машинасы алган җырчы Алсу Фазлыева, беләсегез килсә... машина йөртми икән! Шушы көннәрдә генә ул социаль челтәргә үзенең метрода төшкән фотосын куеп, язылучыларын шаккатырды. Баксаң, машина йөртү таныклыгы булса да, Алсу бик сирәктә генә машина руле артына утыра икән. Болай аңа күбрәк ире – Азат Фазлыев янәшәсенә утырып йөрү күпкә ныграк ошый. Ире янәшәсендә җырчы телефонда язышып, эшләрен эшләштереп, кирәкле кешеләренә шалтырату белән мәшгуль. Алсу уйлавынча, Азат машинаны шәп йөртә. Гомумән алганда, Фазлыева өч кенә кешегә ышанып, машинаның пассажир утыргычына кереп утыра: ире, энекәше, әтисе икән ул өч ышанычлы «пилот». Шушы өчәүнең берсе дә янәшәдә булмаганда... Алсу метрога төшә дә, кирәкле җиренә чалап барып та җитә. Тиз һәм бөкеләрсез! Сезгә дә ошыймы метрода йөрү дип сорап тормыйм, Алсу сораган инде...
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк