Блоги
Кемдә «генераллар» бар?
Кемнәр бәбкә алды әле? Ничәшәрне алдыгыз? Кем нәрсә ашатып үстерә ул хәзер чебешләрне? Анысы да монысы - күпме вакыт өйдә тотасыз? Ә хәтерлисезме - элек өйгә чебеш-бәбкә алып кайту үзе бер традиция тө...
Кемнәр бәбкә алды әле? Ничәшәрне алдыгыз? Кем нәрсә ашатып үстерә ул хәзер чебешләрне? Анысы да монысы - күпме вакыт өйдә тотасыз? Ә хәтерлисезме - элек өйгә чебеш-бәбкә алып кайту үзе бер традиция төсле мөһим бер калыпка салынган нәстә иде.
Өйгә ул «генераллар» кайтканчы махсус тартмачык әзерләнә (күпләрнең хәтта пыяладан эшләнгән дүрт почмаклы җайланма-тартмалар), аңа чыбык белән Ильич лампасы китерттерелә, җиме-ярмасы, җәлпәк савытта суы хәстәрләнә. Картон тартмаларда өйгә кергән, эчендә «пи-пи-пи» атлы тормыш кайнаучы банда кайтуга бөтенләй икенче тормыш башлана...
Безнең ише бала-чаганың ул тере йомгакларны тотып карыйсы, яратасы килсә, «куркытасың», «каты кысма», дип өлкәннәр күз уңыннан да җибәрми.
Шул балачак хатирәләрен җырчы Дилә Нигъмәтуллина да яңартып алган әле әнә. Чеп-чеп чебешләр янында, кулына бер тере йомгакны тоткан килеш төшкән фотосы астында «пи-пи» - чебешле балачак истәлекләрен барлаган Дилә. Сәфинәсе әнә әнисе сөйләгән тарихны йотлыгып тыңлаган ди. Вәт!
Гөлнара Җәлилова
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк