Кем анда тирес ташый?
Бакча сезоны тулаем үз куәтенә кергән чорда сорарга онытмыйм тагын: бакчаларыгызга ашлама керттегезме сез? Ниндиен, кайдан алдыгыз, ничә сумга? Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин бөтенеб...
Бакча сезоны тулаем үз куәтенә кергән чорда сорарга онытмыйм тагын: бакчаларыгызга ашлама керттегезме сез? Ниндиен, кайдан алдыгыз, ничә сумга? Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин бөтенебезне дә уздырып ташлаган әле анда. Без бакчаны тырмалап чыгарга, ишегалдындагы чүпне җыеп яндырырга өлгермибез, ул инде яшелчә бакчасына җиң сызганып тирес кертеп куйган. Үзе әйтте! Апастан бик юнь генә бәягә китерттергән дә, беренче май бәйрәмнәрендә, тәгәрмәчле кул арбасы белән тирес ташыган әдип. Бик ташыйсы килеп тормагандыр анысы – әмма беренче майның аның «Хезмәт бәйрәме» дигән даны таралган шул. Теләсәң-теләмәсәң дә – эшлисе. Роберт абый үзе дә шулай ди: «Тиресе дә тиресе! Бер дә ташыйсы килми, дөресен генә әйткәндә... Ташырга туры килә! Бер китерткәч, кая куйыйм инде мин аны?..» Алла куәт бирсен, Роберт абый! Быелгы бакча уңышыгыз шәп булырга охшап тора...
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк