Итәге тулы – песи
Сез җырчы Салават Миңнехановның песиләр яратканын белә идегезме соң? Вәт шул – ярата ул аларны. Ә алар – Салаватны. Креатив абыйларының үзен дә, җырларын да, кечтеки тәмле кызын – Мәдинәсен дә. Әлбәтт...
Сез җырчы Салават Миңнехановның песиләр яратканын белә идегезме соң? Вәт шул – ярата ул аларны. Ә алар – Салаватны. Креатив абыйларының үзен дә, җырларын да, кечтеки тәмле кызын – Мәдинәсен дә. Әлбәттә, Казанга күченеп киткәч, әллә ни ешлый алмыйдыр Салават абыйлары Азнакайга, әмма кайткан арада песиләр аңа атылып килеп, кочагына кереп утырырга гына тора. Моның турында Миңнеханов үзе инстаграм битендә язылучылары белән уртаклашкан. Алдына ике урам мәчесе утыртып төшкән сурәт астына: «Азнакайда урам песиләре абыйларын сагынган. Сүз уңаеннан, карасы озакламый бәбиләргә тора. Шундый иркәләр икесе дә. Үлеш просто», ‒ дип язып элгән. Песиләр начар кешегә сарылырга тормый инде, шуңа, кызыклы иҗаты өстенә, матур күңелле икәнен дә мыекка чорныйк Салаватның.
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк