Гөлназ Шәрипҗанова: «...акырта-бакырта чабалар иде»
Ут яндырып кемнәр мунча керергә ярата? Сөреме эчкә кергән зур, кап-кара, эссесе тынга каплана торган мунча? Кечкенә вакытта ләүкәгә сузып салып, яндыра-пешерә арка чабулар... Эх!.. Әнә, җырчы Гөлназ Ш...
Ут яндырып кемнәр мунча керергә ярата? Сөреме эчкә кергән зур, кап-кара, эссесе тынга каплана торган мунча? Кечкенә вакытта ләүкәгә сузып салып, яндыра-пешерә арка чабулар... Эх!.. Әнә, җырчы Гөлназ Шәрибҗанова да шул чакларны сагынып, инстаграм битенә мунчага багышланган пост язып элгән әле. Кечкенә чагы – Азнакай районы Карамалы авылында, карт әбисенең мунчасы турында язган җырчы кыз. «Ләүкәдә утырып, янып-пешеп кереңне чыгарасың. Мунчаны кем кертсә дә, алгоритмы шул ук: морҗаның кара тимер ишеген ачып җибәреп, эссе салып, себеркене пешерәсең. Аска – идәнгә төшеп, чәчеңне «Каен» («Березка») шампуне белән юасың. Кер сабыны белән юкә мунчаласын күбекләндереп, башта аркаңны ышкып бирәләр иде, аннан үзең бөтен тәнеңне ышкыйсың. Тагын ләүкәгә менеп, акырта-бакырта чабалар иде» – дип хатирәләр яңарта Гөлназ. Ул акырта-бакырта чабуларга чыдам булган җырчы – чөнки соңыннан, мунча кагыйдәләре буенча, салкынча су белән коендыру каралган иде бит. Шул балачак хатирәләредер инде – Гөлназ хәзер үз балаларын акырта-бакырта чаба икән... Эээх, балачакка – әбекәй-бабакайлы балачак истәлекләрен яңарттың, Гөлназ... Мунчасы аның хәзер дә шул ук мунча инде, әмма кечкенә чактагы кайнарлыгы гына сүрелә төшкән кебек.
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк