Данир Сабиров: «Берегите меня! Таких больше не делают!»
Туган көн үтеп китү беләнмени ул! Аеруча үзеңнең яраткан кумирың туган көннән соң фотолар, хис-кичерешләр һәм дә ки кемнең нәрсә бүләк иткәне белән уртаклашмаган булса. Әнә, Данир Сабиров та якынлашып...
Туган көн үтеп китү беләнмени ул! Аеруча үзеңнең яраткан кумирың туган көннән соң фотолар, хис-кичерешләр һәм дә ки кемнең нәрсә бүләк иткәне белән уртаклашмаган булса. Әнә, Данир Сабиров та якынлашып килүче Рамазан ае якынлашу белән котлап, яңа гына туган көн бүләкләре белән уртаклаша башлады. Күрдегезме инстабитенә элгән, дусты Роберт бүләк иткән футболка белән шарлар янәшәсендә төшкән фотосын? Юмористның дуслары да юморист инде аның. «Берегите меня! Таких больше не делают!» дигән шигарь сырланган футболкасы зерә килешеп тә тора Сабировка. Эзенә басып килүчеләре шактый булса да, юмор өлкәсендә аны узып китәрдәй талантлар әле күренеп тормый шул. Шуңа, беренче февральдә үк туып, кичә генә шул көннән фото элгән Данирның шигаре белән килешик тә, үзен дә башланып киткән изге аебыз белән котлыйк әле. Һәм саклыйк та...
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк