Логотип
Блоги

Азат Фазлыев нишләп ябыккан?

Сез табак-савыты шалтырамаган гаилә беләсезме ул? Гел үбешеп-кочышып кына торган? Менә җырчы Азат Фазлыевның да андый гаиләләрнең космоста гына булуына иманы камил. Ут яндырып ызгышып алуы да, чәчәклә...

Сез табак-савыты шалтырамаган гаилә беләсезме ул? Гел үбешеп-кочышып кына торган? Менә җырчы Азат Фазлыевның да андый гаиләләрнең космоста гына булуына иманы камил. Ут яндырып ызгышып алуы да, чәчәкләр, матур сүзләр белән кавышу балы да булырга тиеш шул мәхәббәтнең. Кризислары да үзе белән янәшә булырга тиеш гаиләнең. Азат фикере дә шуңа тәңгәл. «Безнең гаиләгә кризис дигәннәре бергә яшәүгә җиде ел булгач килде. Бәлки, гаеп минем өстә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, Алсу исә җирдән йөри. Минемчә ничек? Бар да җиңел һәм гади, ә Алсу җиде кат уйлаганнан соң гына бер кат кисә...» ‒ ди Фазлыев. Ул кризис вакытында Азат бер ай эчендә 16 килога ябыга. Бозым-мазарга ышанучан кеше булмаса да, өшкерә торган әби ишеген дә шакырга туры килә җырчыга. Чөнки бер нәрсә дә кызык булмау, хәтта балалар да күзгә күренми башлавы күңелгә шик кертә... Әлеге сынауны Азат тормыш иптәше белән бергә җиңеп чыга. Бүген исә авыз тутырып Алсуына зирәклеге, акыллы булуы өчен рәхмәт әйтә һәм өстәргә дә онытмый: «Гаилә һәм аны саклап калу ‒ беренче урында!»

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк