Логотип
Журналда укыгыз

Зөләйха

Тинчурин театрында куелган һәр спектакльдә диярлек ул тудырган образлар яши. Гадәти тормыштан сәхнәгә менгән гап-гади кешеләр диярсең – Зөләйха Хәкимҗанова башкарган рольләр әнә шундый – үзе кебек, эчкерсез, ихлас.

«Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектаклендә (К.Гольдони) – Джакомо, «Ак тәүбә, кара тәүбә»дә (Т.Миңнуллин) – Алинә, «Алай түгел, болай ул»да (Т.Миңнуллин) – Фәридә, «Ефәк баулы былбыл кош»та – Шифан, «Ташкыннар»да (Т.Гыйззәт) – Айсылу, «Әниемнең ак күлмәге»ндә (Ш.Хөсәенов) – Гөлчирә, «Аты барның – дәрте бар»да (Н.Гаетбай) – Балбикә, «Ай булмаса, йолдыз бар»да (Т.Миңнуллин) – Ания – Татарстанның халык артисткасы, К.Тинчурин исеменәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөләйха Рәфыйк кызы Хәкимҗанованың рольләрен саный китсәң, журнал битләре дә җитмәс, мөгаен. Чөнки Тинчурин театрында куелган һәр спектакльдә диярлек ул тудырган образлар яши. Гадәти тормыштан сәхнәгә менгән гап-гади кешеләр диярсең – Зөләйха Хәкимҗанова башкарган рольләр әнә шундый – үзе кебек, эчкерсез, ихлас. Әстерханның көләч кояшында коенып үскән чибәр дала кызы тәүге тапкыр Казан тамашачысы күңелен ничек яулады исә, СөбханАллаҺ, бүген дә театр өчен кадерле артистка, тамашачы өчен талантлы шәхес. Юк хәзер ул даланыкы түгел, ул безнеке, үзебезнең Зөләйхабыз.

– Зөләйха ханым, яшьлегегездә, җылы, кояшлы Әстерханны калдырып, ничекләр итеп шулай еракка – Казанга килергә булдыгыз? Театр артисты булу теләге шулкадәр көчле идеме?

– Ә бит мин балачактан артистка булам дип хыялланмадым. Туган авылым Ярлы Түбә Әстерхан шәһәреннән җиде генә чакрым ераклыкта урнашкан. Ул чакта башкаланың хәтта кирмәне авылдан күренә иде. Әтием Рәфыйк – иҗатка, сәнгатькә мөкиббән кеше, озак еллар авылыбыз клубында мөдир булып эшләде. Үзенә күрә һәвәскәр режиссёр буларак, спектакльләр куеп, мине рольләргә кертә башлады. Бик нык карышсам да, әти: «Урамнан кеше эзлим мени? Әйдә, син катнашып кара әле!» – дия-дия мине спектакльләрдә уйнарга күндерде. Шулай итеп, әтинең үгет-нәсыйхәтләре аша мин әкрен генә театр пәрдәләрен «ачып», зур сәнгать дөньясына аяк бастым. Әти бик матур җырлый, әнием Раузаҗан да моңлы тавыш иясе иде. Ул һәрвакыт әтинең янәшәсендә, аңа ярдәм итеп торды. Нәрсәгә тотынсалар да, бөтен эшне бергә башкарганнары истә калган. Шушы сыйфатлары бик сокландыра иде.

Сигезенче сыйныфны тәмамлаган елны, Әстерхан каласының Нариман халык театрын, биналарында төзеклек эшләре алып барылу сәбәпле, Ярлы Түбәгә күчерделәр. Ул чакта мин тегүчелеккә укырга керәм дип ниятләп йөри идем. Тегүгә осталыгым бар, ә артистка булам дигән уйны әле дә урап узган мәлләрем. Шунда әти: «Әйдә, син дә шушы театрда эшләп кара әле», – диде. Баксаң, халык театрына кассир, костюм белгече дә кирәк икән. «Булдыра алсаң, эшләп китәрсең, булдыра алмасаң, үзең теләгән һөнәрне сайларсың», – дип әти монда да хәлиткеч тәкъдим ясады, миңа Нариман халык театрында урын тапты. Озак та үтмәде, анда төп рольләрне уйный башладым. Шушы рольләр белән театраль фестивальләрдә даими җиңү яулаганнарым истә калган. Арада күңелгә уелып калганы М.Кәрим әсәре буенча куелган «Ай тотылган төндә» спектаклендәге Зөбәрҗәт, Г.Гәҗибәковның «Аршинмал алан»ында Гөлчәһрә рольләредер, мөгаен.

Шулай да зур сәхнә Сезне Казанда көткән…

– Әйе, бу тарихның сәбәпчесе – Нариман халык театрының артисткасы, режиссёры Сылу ханым Досаева. Ул чорда аның кызы Земфира Досаева Казанда күчмә театр артисткасы иде (хәзерге К.Тинчурин театры). Сылу ханым аның янына күчәргә ниятләп йөргәндә, мине дә үзеннән калдырасы килмәде. «Син монда калсаң, югалырсың, сиңа, һичшиксез, зур театрларда уйнарга кирәк», – дип, иңнәремә канат куйды, Казан театры дигән хыялны чынга ашырырга ярдәм итте.

– Әти-әниегез күз өстенәге каш кебек гүзәл кызларын еракка чыгарып җибәрергә курыкмадылармы?

– Юк, киресенчә, алар бик сөенделәр. Аеруча әти бик шатланды. Аннан Сылу ханымга ышандылар, аның тәкъдименә каршы килмәделәр. Өстәвенә, халык театрында сигез ел эшләү дәверендә, читтән торып, Әстерхан мәдәни-агарту училищесының, Киров исемендәге Әстерхан дәүләт рус театрының баш режиссёры, СССРның халык артисты Яков Иванович Образцов җитәкчелегендәге режиссёрлар әзерләү бүлеген тәмамлаган белгеч идем. Әти-әнием минем алга таба үсүемне теләгәндер, бер дә карышмадылар.

Казан ничек каршы алды Әстерхан гүзәлен?

– Казанга килү белән мин бу шәһәрнең матурлыгына таң калдым. Мондагы яшеллек, агачлар, шәһәр уртасында төз итеп басып торучы нечкә билле каеннар… Әти-әниемә беренче хатларымда шушы яшеллеккә хозурлануымны белдереп яза идем. Әстерхан җире кояшлы булса да, анда мондый яшеллек юк, мондагы табигать күңелемне шунда ук әсир итте.

Күчмә театрда да мине, бик җылы каршы алдылар. Мөнирә апа Шаһидуллина, Фердинанд һәм Люция апай Фарсиннар һәм театрның башка олпат артистлары бик яхшы мөнәсәбәттә иделәр.

Алар, иң элек, минем чиста итеп татарча сөләшүемә гаҗәпләнделәр. Чөнки әнием Нугай татары, әтиемнең нәсел җепләре Казан белән тоташса да, сөйләм телебез үзгә иде. Ләкин әти, хезмәтенә бәйле сәбәплеме, татар телендә бик күп китаплар, журналлар яздырды. Ә мин шуларның берсен дә калдырмый укып бардым. Әнә шулай тел шомарды, мин, чынлап та, саф татарча сөйләшә, аралаша идем.

Зөләйха ханым, башкала театрында иҗат тормышыгыз ничек башланды?

– Данлыклы татар режиссёры Марсель Сәлимҗановның Карло Гольдони әсәре буенча куйган «Ике хуҗаның хезмәтчесе» пьесасында Джокомо роленнән! Килеп керүгә, танылган режиссёр белән эшли башладым. Безнең театрда Марсель Хәким улы өч спектакль куйды, өчесендә дә рольле булу бәхетенә ирештем. Алай гына да түгел, тәүге рольләрем классик әсәрләрдән башланды. Күчмә театр булгач, труппа белән һәрвакыт гастрольләрдә, юлда. Ул чакта яшьлек белән авырлыклар да җиңел тоелган. Иҗат итү дәрте белән янып-көеп, халык белән сәнгать казанында бергә кайнаган, театрның халыкка аеруча да якын булган вакыты иде ул.

– Тинчурин театры хәзер дә халык күңелендә бертөрле үзгә урын тота, килешәсезме?

– Мин моны театрыбызның электән халык белән тыгыз элемтәдә булуы белән аңлатам. Гастрольләр белән авылларга килеп төшкәндә, без аларның, ә алар безнең яшәешне күргән, аралар шуның белән дә якынайган дип уйлыйм. Халкыбыз, тамашачы арасындагы бу күзгә күренмәс күңел җепләре әле дә булса саклана.

Зөләйха ханым, репертуарыгызда ничә роль бар микән, санаганыгыз бармы?

– Бар, иҗат сандыгымда йөзгә якын ролем саклана, төгәлрәге – туксан сигез. Саныйм, чөнки һәрберсе якын, һәрберсе кадерле. Аларны яраткан, яратмаганнарга бүлмим. Һөнәремне сөям икән, димәк, рольләремне дә. Төп роль, икенче пландагы яки массадагы роль дип тә нәүмизләндермим – нинди роль бирсәләр, шуннан рәхәтлек табып, сөенеп уйнадым һәм, шөкер, уйныйм. Менә хәзер дә яңа спектакль куярга әзерләнәбез.

– Сезнең төрле амплуадагы рольләрегез ничек шулай төрле һәм табигый килеп чыга? Рольне режиссёр ничек күрә шулай күзаллыйсызмы, әллә үзегез тулыландырып бетерәсезме?

– Роль бирелгәч тә, аннан җыелма образ төзи башлыйм. Шул спектакль, шул героиня белән яшим. Шәһәр транспортына утырсам да, урамда, кибеттә булсам да, һәрчак кешеләрне күзәтәм. «Әһә, менә бу хатын кулын болай куйды, болай йөри» дип ролем белән чагыштырам, детальләр туплыйм. Ә менә кайбер рольләргә янәшәмдә яшәгән кешеләрнең холык-фигыльләре туры килә, аларга карап өйрәнәм. Үземнең хис-кичерешләрем дә чагыла.

– Театр артистының, бигрәк тә артистканың, бәхете нидән дип уйлыйсыз?

– Кәрим Тинчурин театрында 46 нчы елымны эшлим. Шул дәвердә 17 режиссёр белән эшләү бәхете эләкте. Ә гомумән театрда эшләвемә, Аллаһ кушса, быел 54 ел була икән. Шул дәвердә мин яраткан театрымнан тайпылмыйча, һөнәремә тугры калып яшәвемә бик бәхетле. Тик хатын-кызның, нинди һөнәрдә булуына карамастан, ярты бәхете гаиләдән. Бу нисбәттә, Аллаһка шөкер, үземне тулаем бәхетле кеше дип саныйм.

Казан театрында берәр ел эшләгәч, әниләргә «монда бик ошый, тагын эшләп карыйм әле» дип хат яздым. Тәкъдир, ике ел дигәндә театрыбызга Вазыйх атлы шофер егет килеп керде. Шунда ук бер-беребезне күреп, таныштык, табыштык. Мәхәббәт җимешебез булып кызыбыз Энҗе туды. Ирем минем өчен нык терәк кенә түгел, аңлаучым да булды. Күпсанлы рольләрем, ярты гасырга якын яраткан һөнәремә тугрылыгым, кадерле театрымда эшләү бәхетем ул аның да хезмәте, тырышлыгы. Ул миңа иҗат итәргә, артистка буларак формалашу, уңышларга ирешү өчен мөмкинлекләр генә ачып калмады, үзе дә шушы театрда армый-талмый хезмәт куйды.

– Зөләйха ханым, театрыгызның тарихы бик бай, киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Театрыбызның киләчәге тагын да баерак, тирәнрәк, шулай ук дәрәҗәле булсын иде дип телим. Яшьләребез бар, бик сәләтле яшьләр килә. Андый яшьләр башка бер кая да юк дип уйлыйм, үзләренә дә әйтәм. Алар да театрыбызның күркәм традицияләрен дәвам итсеннәр иде. Чөнки безнең театр труппасы – ул чыннан да бер зур гаилә. Бездә җан җылысы, һәрчак дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Масаеп йөрү, тәкәбберлеккә урын юк. Яшьләребез шушы еллар салган театрыбыз мөнбәрен сакласыннар дигән теләк белән яшим. Без инде күп рольләр турында хыялланмыйбыз, тик сәхнә әле дә үзенә тарта, Аллаһы Тәгалә эшебезне дәвамлы итсен иде.

– Зөләйха ханым, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк