Зәлилә: «Җырчы булмасам, тарихчы булыр идем»

Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең лауреаты Зәлилә белән әңгәмә.
– Зәлилә, үзизоляция режимы Сезгә ничек тәэсир итте? Сез карантинның уңай якларын күрәсезме?
– Начар тәэсир итте дип әйтә алмыйм. Шулай да мин бик үк өйдә ятарга ярата торган кеше түгел, миңа ирек җитми: физик һәм күңел халәте ягыннан да. Аның каравы карантинның уңай ягы да бар: эшләнмәгән эшләрне, яңа җырларны җиренә җиткереп бетерү мөмкинлеге!
– Артист булу өчен иң беренче чиратта нинди сыйфатлар кирәк дип саныйсың?
– Иң беренче чиратта кирәк – теләк! Аннан соң тырышлык, харизм һәм үҗәтлек.
– Җырчы булмасагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?
– Тарихчы булыр идем.
– Сезнең остазыгыз кем?
– Бер генә конкрет остазым бар дип әйтә алмыйм, чөнки кечкенәдән алып , бүгенге көнгә кадәр мин бик күп укытучыларда белем тупладым. Хәзер дә бер генә остаз белән шөгылләнмим.
– Сезнеңчә, тормышта һәрбер кешенең төп бурычы нинди?
– Төрле кеше өчен төрлечә! Куйган максатыңнан торадыр ул. Артист буларак минем төп бурычым – җырлау һәм торнмыштан тәм табып яшәү!
– Булдыра алсагыз, үзегездә нинди сыйфатларны үзгәртер идегез?
– Мин кире һәм үз сүзле! Әлбәттә, кайсыдыр ситуациядә бу сыйфатлар яхшы чагыла, ләкин күп очракта начар тәмамлана! (Елмая.)
– Төшенкелеккә бирелгән чакларда күңелегезне ничек күтәрәсез?
– Колакчыннар аша музыка кабызып биергә тотынам яки туңдырма ашыйм. Бу процесс күңелемне генә күтәреп калмый, ә инде минем иҗатыма яңа идеяләр дә бирә!
– Артист тормышы юл белән бәйле дип әйтеп була. Һичшиксез, гастрольләр күп көчне ала. Үз-үзеңдә көч-дәрманны саклап калу серен укучыларга бәян итегезче.
– Юлда йөрергә яратам һәм гастроль процессыннан үземә ләззәт алам, Аллага шөкер!
– Алдагы иҗади планнарыгыз? Тамашачыга әйтер сүзегез?
– Планнар зурдан! Көн-төн эшлибез, артист өчен ял да, йокы да юк! Ә тамашачыларыбызга сабырлык телим, инде күп вакыт та узмас без яңадан концертарыбызда кабат очырашырбыз! Мин Сезне сагынам!
Әңгәмә «Сәхнә» журналы Кыскалыкта – осталык» сәхифәсендә 2020 елның май санында бастырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте