Логотип
Журналда укыгыз

Үзебезнеке ул

Мин матбугат очрашуларында ошбу күркәм һәм Якты ханымга хәтта сорау бирергә дә уңайсызланам, ир-ат башың белән ничекләр итеп Матурлык министрлыгының башын катырмак кирәк, янәсе. Әлбәттә, бу язучының образлы сүзе, ләкин ихластан әйтелгән сүз.

Без бүген Матурлык дефицит заманда яшибез. Һәркемнең күңеле Матурлык тели. Тик барыбызга да җитсен иде ул! Без аны чәчәкле болыннан, искиткеч гүзәл табигать күренешләреннән генә дә түгел, әдәбият-сәнгатьтән, үзара мөнәсәбәтләрдән, театрдан, концертлардан эзлибез бугай. Мәдәният министрлыгы нәкъ менә шушы матурлык сагында тора. Ә министрыбыз Ирада Хафизҗан кызы Әюпова исә безнең җаннар сусаган Гүзәллекнең саф чишмә кебек чыганагы дисәк тә хак булыр. Шуңа күрә дә без Ирада ханым турында сүз чыкканда «Үзебезнеке ул!» дип әйтеп куярга яратабыз.

Мин матбугат очрашуларында ошбу күркәм һәм Якты ханымга хәтта сорау бирергә дә уңайсызланам, ир-ат башың белән ничекләр итеп Матурлык министрлыгының башын катырмак кирәк, янәсе. Әлбәттә, бу язучының образлы сүзе, ләкин ихластан әйтелгән сүз. Хактыр ки, Ирада Хафизҗановна җитәкчелегендә Министрлык Матурлык чыганагы ул.

Ирада ханымның үзен исә гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Халык тормышын һәрдаим матур рухи бәйрәм итүче һәм шуңа бар көчен түккән Шәхесебез котлауларга, ихлас сүзләргә, җылы теләкләргә бик лаек!

Әлеге энҗе сүзләр Ирада Хафизҗан кызы Әюпованы «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы укучылары, авторларыбыз – сәнгать әһелләре котлавы итеп тә кабул ителсен!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк