Логотип
Журналда укыгыз

Җырның җыртыгы юк. Җыр ничек туа?

Җырның җыртыгы юк диләр. Дөрестән дә, җыр ул һәрвакыт күмәк иҗат җимеше. Тамашачы игътибарына барып ирешкәнче, без көн саен радио яисә телевидениедән ишетергә күнеккән җырларга ничәмә ничә кешенең хезмәте керүе хакында уйланмыйбыз да бит. Ә уйлап карасаң, һәрбер җырның үз тарихы, үз тормышы… «Сәхнә» журналы өчен яраткан артистларыбыз үзләренең репертуарындагы җырларның иҗат ителү һәм барлыкка килү тарихы белән уртаклаштылар.

Җырның җыртыгы юк диләр. Дөрестән дә, җыр ул һәрвакыт күмәк иҗат җимеше. Тамашачы игътибарына барып ирешкәнче, без көн саен радио яисә телевидениедән ишетергә күнеккән җырларга ничәмә ничә кешенең хезмәте керүе хакында уйланмыйбыз да бит. Ә уйлап карасаң, һәрбер җырның үз тарихы, үз тормышы… «Сәхнә» журналы өчен яраткан артистларыбыз үзләренең репертуарындагы җырларның иҗат ителү һәм барлыкка килү тарихы белән уртаклаштылар.

Резидә Шәрәфиева, Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе солисткасы:

– Җырлар – ул яңа матур күлмәк кебек! Ул синең балаң кебек! Миңа җырның сүзләре мөһим, эчтәлеге минем халәтемә туры килергә тиеш, шулай булганда гына аны үзең аша үткәреп җырлап, тамашачыга җиткерергә була. Һәрбер җырымны яратам, алар миңа бик кадерле! Оскар Усмановның Нәкыйп Галимов сүзләренә язылган «Бүләк итәм күңелем җылысын» дигән җырыма Уфага барып клип төшердек. Ул клипта мин сөйгәнем белән «Запорожец» маркалы машинага утырып качарга тиеш. Каяндыр сары «запарай» тапканнар. Уфа урамын иңләп-буйлап и куабыз, борылышларны уйлап та бирмичә чабабыз, ә артыбыздан автоматларын тәрәзәдән чыгарып «кәттә» егетләр джипта безне куа килә. Бу хәлне урамда күргән халык шаккатты. Шулай куыша торгач, бордюрга менеп көпчәкне эштән чыгарып, машина йөрмәс хәлгә килде. Әле Уфадан 40 чакрым ераклыктагы авыл янындагы таулы-яланлы урында машинабыз шартларга тиеш. Аны сөйрәтеп алып бардылар, астына тратил куеп, барыбыз да тау артына качып, җиргә ятып шартлаганын көтәбез. Ә ул шартламый, янына да барырга куркалар. Бик озак азаплансалар да, шартлата алмадылар, видеомонтаж ясадылар. Бик кызык тамаша булган иде, бер тәүлек дигәндә, хәлдән таеп өйгә кузгалдык. Клипларның кадр арты тагы да кызыграк була ул шулай.

Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисткасы:

– Минем фикеремчә, татар эстрадасында иң шәп җырлар 80-90 елларда, 2000 елларның башында иҗат ителгән. 100% хит халык җырлары гына була ала дип саныйм. Безнең буын җырчылары шул матур традицияләрне дәвам итү, телебезне саклау өчен иҗат итә, тырыша.

Репертуарымдагы барлык җырларым да бертөрле туплана: авторлар тәкъдим итә, мин тавышыма яраштырып демо-версиясен яздырам да аранжировка ясау остасына җибәрәм, ул җырның язмышын хәл итә. Соңгы арада иҗат иткән җырымның композиторы Риваль Хисмәтуллин, аның белән эшләве бик уңайлы, аеруча ошый.

«Сине көтәм» җырының туу тарихын сөйлисем килә. Хезмәттәшем, яраткан дустым Ләйсән Мәхмүтованың бүләге ул. Әлеге бик матур, ягымлы җырны махсус минем өчен иҗат итте, исеме «Моңлы җырым» дип атала иде. Кушымта өлешендәге беренче юллыктагы сүзләре буенча халык теленә ул «Сине көтәм» исеме белән кереп калды. Ул вакытта әле ленталы кассеталар куллана идек, фортепианода уйнаган көйне шуңа яздырып, Ләйсән кулыма тапшырды. Ишетүгә үк, җырга гашыйк булдым! Эчтәлеге дә бик ошады, шигырьнең авторы – Нәкыя Йосыпова. Бу тема күңелемә бик якын иде, мәхәббәтемне көтеп йөргән яшь, самими чагым бит. «Барс Медиа» компаниясе белән контракт төзеп эшләгән вакытларым иде, музыкаль продюсерыбыз Фәрит Таишевка да җыр бик ошады. «Сине көтәм»гә клип та төшердек. Репертуарымдагы иң шәп җырларымның берсе ул, «Татар җыры» фестивалендә ике «Алтын барс» премиясенә лаек булды.

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:

Һәрбер җырның да үз тарихы була. Мин үземнең «Без авыл кызлары» дип аталган җырымның текстын һәрвакыт күңелемдә йөрттем. Авыл кызлары турында бер җыр да юк иде. Шулай итеп мин, үзем дә чат авыл кызы булганлыктан, репертуарымда мондый җырны булдырырга теләдем. Сүзләрен Эльвира Сафина махсус миңа атап язды. Аның шигыре тууга, үзем көен иҗат иттем.

Андый җырларга клип та төшерелсә, ул халык күңелендә әйбәтрәк кала һәм популярлаша. Шуннан без Алмаз Вәлиев белән клип төшерү өстендә эшли башладык. Җыр авыл кызлары турында булгач, аның клибы да авылда төшерелергә тиеш иде. Шул ук авыл кызлары, авыл халкы катнашында уңышлы булыр дип уйладык.

Шуннан бер көнне тоттык та авылга кайтып киттек. Үзебезгә, Актанышка. Бер көндә клипны төшереп тә бетердек. Ул клип көне буе төшерелде. Чөнки әзерлексез авыл халкын тиз генә кирәгенчә оештыру җиңелләрдән түгел. Һәр авылда берничә оештырып йөрүче кеше була, шуларга үземнең теләкләрне белдереп, тиз-тиз генә апаларны җыеп, өй буенча йөреп, икенче көнгә планлаштырдык. Әле бит яңгыр яумавы да кирәк. Анда печән өсте вакыты. Һәр катнашучы әле килеш-кыяфәтен туры китереп чыгып китәргә дә тиеш. Ул көнне беркем дә эшли алмады, чөнки төп состав хатын-кызлар безнең белән иде. Алар шулкадәр теләп, мине көтеп, чын күңелдән катнаштылар.

Нәтиҗәдә, шушы җыр чыннан да популярлашты бит. Кая гына барсам да аны яраталар, телевидениедә дә еш әйләндерәләр. Клипны төшереп тә, аны тамашачыга җиткерергә мөмкинлегең булмаса, ул онытылып ята бит. Миңа күп кенә авылдаш апалар: «Лилия, безне хәзер кибеттә дә, почтада да, банкта да таныйлар. Чистый популярлаштырып бетердең безне. Син теге Лилия Муллагалиеваның клибында төшкән апа бит, дип туктатып сорыйлар», – дип сөйләделәр. Мин генә түгел, алар да популяр булды. Клиптагы төп геройлар эзсез калмыйлар. Туй күренешен төшергәндә, бер-берсенә чит булган кешеләрне киендереп туй ясарга туры килде. Уңышлы гына башкарып чыктык анысын да.

Бервакыт Дубайга Чулпан Гарипова белән «Мәхәббәтле язмыш» дигән тапшыру төшерергә дип барган җирдән «Мәхәббәт ул сөю» җырына клип та төшереп кайттык. Чүлгә барырга туры килде дә, тукта мин әйтәм, болай гына китеп булмый бит инде моннан. Берәр җырга клип төшерергә кирәк дип, видеооператор, сценарист үзебез белән булгач, мөмкинлекне ычкындырмаска булдык. Шулай итеп «Мәхәббәт зур сөю» клибы барлыкка килде, видеооператор — Илдар. Шундый бик матур, романтик, назлы, үзенчәлекле клип килеп чыкты.

Кайбер клипны башта алдан уйлап йөрисең, кайбер клип әзер җырны тыңлауга ук күз алдына килеп баса. Минем беркайчан да режиссёрлар белән эшләгән юк, үз фантазиям җитәрлек. Әле хәзер менә Диләрә Шәрипова сүзләренә «Гөрләвекле балачак» дигән җыр яздык. Башта клип булыр дигән исәп юк иде, әзер җырны тыңлагач, һәркемнең балачагына кагыла торган сүзләре күңелгә ятты. Ул барыбызны да янәдән балачакка алып кайта, бу җырны болай гына калдырып булмый дип, аңа да хәзер клип әзерлибез. Әлеге клипны мин комлы рәсем итеп күз алдыма китерәм. Андый техника белән эшләүче профессионаллар бик сирәк икән. Смоленск шәһәреннән шундый кызны эзләп табып, мөрәҗәгать иттек.

Ә репертуар җырларын сайлауга килгәндә, көйләрен мин инде 7-8 ел үзем язам, бөтен җырымның көйләре үземнеке. Шигырьләрне бүләк итеп тә бирәләр, Гөлүсә Шаһбан, Эльвира Сафина, Роберт абый Миңнуллин шигырьләрен яратам. Диләрә Шәрипованың сүзләренә көй язганым юк иде әле. Соңгы арада аның шигырьләре белән кызыксынам, шул кадәр тирән эчтәлекле, үзе бер хикәя кебек алар.

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2020 елның июль санында бастырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк