Логотип
Журналда укыгыз

Ярамыйга карамый

«Бер фикер» рубрикасы.

Хөрмәтле редакция!

Йөрәгемдә кайнап торган хисләремне сиңа язып җибәрергә булдым. Чөнки серләремне уртаклашырлык, хисләремне аңларлык бер кешем дә юк. Беркем дә мине аңламый.

Мин үзем VII класста укыйм. Артист булырга хыялланам. Көтмәгәндә, баштанаяк физика укытучысы Камил абыйга гашыйк булдым. Аны күрмичә бер көн тора алмыйм бугай инде. Ял көннәре, алдагы каникуллар өчен кайгырам, күрми ничек түзәрмен, дип. Ул миннән шактый олы, но мин үзем дә бала-чага кебек күренмим. Мәктәпкә очып кына барам, физика китабымны үбепләр бетерәм, әле ярый син бар, дип. Камил абый сөенә, мине физика ярата дип уйлый. Ә мин аны яратам. Аның хатыны миңа җен карчыгы булып күренә. Ул болай да бик ямьсез. Камил абый аның белән бәхетсез инде, күренеп тора. Ничек кенә шул хатыннан котылырга инде? Чирләми дә ичмасам. Күрми торыр идем. Биология дәресе тоташ газап минем өчен. Укып чыккач, Камил абыйны тартып алачакмын мин аннан. Бөтен кешегә үч итеп. Алайса дус кызларым миннән читләшеп бетте. Алай ярамый диләр. Ә мин мәхәббәтем өчен ярамыйга да карамаячакмын! Мин гаеплеме инде аларга малай-шалай ошаганга? Ә мин үз мәхәббәтем өчен көрәшәчәкмен. Әнә чит ил киноларында, исләре дә китми, теләгән кешеләре белән йөриләр, теләгән кешеләренә кияүгә чыгалар, хатыннарыннан тартып алып булса да. Алайса, «ярамый»лар туйдырды инде. Әгәр Камил абыйның хатыны юлга аркылы төшсә, мин аның иманын укытачакмын! Менә бу журналны укыса, белеп торсын. Исемнәрне дә үзгәртмим шуңа күрә.

Телевизордан күрсәтәләр бит: артистлар аерылыша да, үз яраткан кешеләре белән яши башлыйлар. Дөрес эшлиләр бит инде.

Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиеваның җавабы:

– Мондый сюжет тормышта бик еш очрый. Мәктәп еллары вакытында яшүсмер кызлар бик еш үзләренең укытучыларына гашыйк булалар. Монда инде күренеп тора, физиологик яктан карасак, кызның гормоннары ташый торган чагы. Хатның башында артист булырга хыялланам дип яза ул. Мин бу кызга үзенең бөтен көчен һәм энергиясен шушы өлкәгә җибәрергә киңәш итәр идем. Шигырьләр өйрәнүгә, җырлар ятлауга, китаплар укуга – рухи яктан үзен үстерү өчен. Аннары әкренләп бу мәхәббәт тә онытыла башлый, күзләренә башка дөнья күренә башлый. Бәлки Казанга артистлыкка укырга керү өчен имтихан бирергә барып, бүтән бер яшь егеткә гашыйк та булып куяр әле!

Хатның авторын бик каты тәнкыйтьләп тә булмый, чөнки ул әле бала гына. 7 нче сыйныф ул 14 яшь тирәседер инде. Әлегә ул бала акылы белән фикер йөртә. Бик кыю кызга охшаган, тормыш юлында бик югары үрләргә менәр дип өметләнәм. Бары тик уңышлар телим.

Ләкин, шуны да әйтәсем килә: башка гаиләнең бәхетсезлегендә үз бәхетеңне корып булмый. Моны һәркем белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк