Логотип
Журналда укыгыз

«Актёр – ул бәхетле кеше!»

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Назлыгөл Хәбибуллина белән әңгәмә.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Назлыгөл Хәбибуллина белән әңгәмә.

 

– Назлыгөл, иҗат юлына кайчан бастыгыз? Актриса булуыгызга кем зур йогынты ясады?

 

– Сәхнә артын беренче тапкыр дүрт яшемдә күрдем. Әтием Ядкәр Хәбибуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов белән концертлар куеп йөри иде.

 

Әле дә хәтерлим, икетуган сеңлем белән сәхнә артында басып торабыз. Ул вакытта Зәйнәб апа биючеләр белән чыгыш ясый иде, Зөфәр абыйның биючеләрен күрмәгәч, без дә чыктык биергә. Тамашачылар безне җылы кабул итте, аларның алкышлары һаман да колакта яңгырый. Безгә хәтта 5 кызыл розадан торган чәчәк бәйләме бүләк иттеләр, алар әле дә күз алдымда. Сәхнә артының җылы атмосферасын тоеп, гашыйк булдым. Шул чактан бирле мин тормышымны киләчәктә сәхнә белән бәйләячәгемә инандым.

 

Актриса булуымда әтием зур йогынты ясады, аңа рәхмәтем чиксез. Мәктәптә укыганда әти миңа күп спектакльләр күрсәтте.

 

– Театр белән беренче тапкыр очрашканыгызны хәтерлисезме?

 

– Беренче тапкыр театрга кайчан атлаганымны хәтерләмим. Шунысын төгәл әйтә алам: телевизорда барган спектакльләрне карый идем. Иң яратканы – безнең Кариев театры репертуарыннан «Алмачуар» спектакле.

 

– Спектакльгә ничек әзерләнәсез?

 

– Спектакльгә бер көн кала, текстны кабатлыйм һәм режиссёр сүзләрен искә алам. Көне килеп җиткәч, бер сәгать кала, беркем белән дә сөйләшмәскә тырышам. Көч-кодрәтемне саклап, аны тамашачыга җиткерергә тырышам.

 

– Сезгә образдан чыгуы авыр биреләме?

 

– Образдан чыгу миңа авыр бирелми. Киресенчә, спектакльдән соң ниндидер җиңеллек хис итәм. Русларда «гештальтны ябу» (Г.В: ниндидер булса гамәлне тәмамлау) дигән төшенчә бар. Мин дә үземне нәкъ шул гештальтны япкан кебек хис итәм.

 

– Эшегезне нинди һөнәр белән чагыштырыр идегез?

 

– Миңа калса, бу бик кызык сорау. Беренчедән, армия хезмәте белән чагыштырыр идем. Актёр кеше дә тәртипне бозмаска, тыңлый белергә тиеш кеше. Аның каравы театрга, армиягә җитмәгән сыйфат – азатлык хас.

Икенчедән, безне эшчәнлекне рәссам һөнәре белән чагыштыра алам. Артистлар да сәхнәдә башта булган образларны тудыра.

 

– Сезнең өчен театр нәрсә ул?

 

– Театр минем өчен... мәхәббәт. Ул минем сөйгән ярым! Кияүдә булмагач, театр аны әлегә алмаштырып тора.

– Нинди роль Сезгә килешер иде? Хыялдагы ролегез – ул нинди?

 

– Мин театрда яңа кеше, шуңа күрә нинди роль килешер икәнен әйтә алмыйм – мин һәрвакыт эзләнүдә. Хыялдагы булган ролем, бәлки, комик рольдер. Шулай ук минем көчле рухлы хатын-кыз образын иҗат итәсем килә. Мәсәлән, Мария Стюарт, Жанна Дарк кебек хатын-кызларны уйнап карар идем.

 

– Театр традицияләрне сакларга яки заман белән бергә атларга тиешме?

 

– Мин икесенә дә каршы түгел. Һичшиксез, театр традицияләрен саклап калачак, ул аның нигезе. Әмма театр – ул сәнгать, ә сәнгать – ул азатлык. Сәнгатьне кысаларга салырга ярамый. Миңа калса, театр традицияләрне күз алдында тотып, үзгәрешләр кертеп яшәргә тиеш.

 

«Актёр ул...» дигән гыйбарәне ничек дәвам итәрсез?

 

–  Актёр ул бәхетле кеше!

 

– Соңгы укылган китабыгыз?

 

– Аллага шөкер, изизоляция чорында буш вакыт күп булгач, шактый китаплар укылды. Күптән түгел Эрих Фроммның «Искусство любить» дигән китабын укыдым. Әле актёрлык осталыгыннан яңадан Михаил Чехов, Всеволод Мейерхольд, Константин Станиславскийны укып чыктым.

 

– Үзегезнең иң яхшы һәм тискәре сыйфатларыгызны атагыз.

 

– Яхшы сыйфатларымны әйтү авыррак, мактанырга яратмыйм. Ләкин күбесе мин бик тәмле ашарга пешерәм дип әйтәләр. Аннан соң, үземдә эмпатия күп дип әйтә алам. Тискәре сыйфатларга килгәндә, мин кызу канлы кеше. Ачуыма тисәләр, турыдан-тура нәрсә уйлаганымны җиткерәм.

 

– Әгәр алтын балык тотсагыз, нинди өч теләгегезне чынга ашырыр идегез?

 

– Әгәр дә мин алтын балык тотсам, иң беренче итеп тигез хокуклар теләр идем. Икенчедән, барлык авырулардан дару сорармын. Миңа калса, җанварларга да, кешегә дә сәламәтлек җитми. Кеше сәламәт булса, ул бәхетле булачак. Барчабызга да бәхет телим. Өченче теләкне үземә калдырырмын. Үземә акчасы бетми торган кошелек телим! (Елмая).

Әңгәмә «Сәхнә» журналы Кыскалыкта – осталык» сәхифәсендә 2020 елның июнь санында бастырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк