Логотип
Журналда укыгыз

Шәхси тормышны иҗатка алыштырдым

Татар эстрадасының яшь җырчысы Лэйна белән әңгәмә.

– Лэйна, җырчы буларак синең тормышта иң зур роль уйнаган вакыйга нинди булды?

‒ Тормышымдагы иң зур вакыйга Татарстан буйлап гастрольләр турына чыгуым булды. Әле артист буларак танылып кына килгәндә, 16 шәһәрдә концерт кую минем өчен зур дәрәҗә, иҗат юлымның яңа баскычы булды. Үземнең тамашачымны күреп, алар белән аралашып, миңа булган яхшы мөнәсәбәтен күрү мине тагын да катырак илһамландырып, яңа җырлар иҗат итәргә бер этәргеч булды. Әле алга таба да концертларыбыз булыр дип ышанам.

– Зур сәхнәдә башка җыр белән танылсаң да, «Малай на белом барсе» җыры сиңа зур популярлык алып килде. Бу проектның уңышын нидән күрәсең?

‒ Бу проектның уңышы җырның үзендә генә түгел, клибында да дип әйтер идем. Без аларны бер вакытта иҗат иттек. Аның үзенчәлеге шунда: яшь кызның ир-егетләргә булган мәхәббәте хакында түгел, ә туган ягына булган мәхәббәте турында җырлавы. Биредә төрле шәһәр исемнәре яңгырый, үзенә күрә иронияле шаяртулар да бар. Күбесенчә нәкъ менә шушы патриотлык хисләре, Татарстанны яратучыларны җыр тирәсенә берләштергәндер. Җырда яңгыраган шәһәр атамалары билгеле бер шәхси истәлекләргә бәйле кулланылды. Шулай да «Малай на белом барсе» җыры шәһәрләр турында түгел, Татарстан турында. Һәркем бу җырда үз өлешен тапкандыр дип өметләнәм.

– Театр училищесында укуыңны тәмамладыңмы?

‒ Театр училищесында мин бик яратып укыдым, ләкин Казанда булачак альбом презентациясенә әзерлек чоры башлангач, академик отпуск алырга туры килде. Аннан соң инде, билгеле, күп концертлар планлаштырылды, клиплар төшерү һәм җырлар яздыруны уку белән бергә алып барып булмаячагын аңладык.

– Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров янәшәсендә сине еш күрә идек. Хәзер сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

‒ Әйе, чыннан да, без Рөстәм белән күп вакытыбызны бергә уздыра идек. Безне уртак кызыксынулар бәйли, икебез дә театрал. Көндәлектә төрле спектакль күренешләрен кабатлап, бергә фотога төшеп, гитарага һәм укулелега кушылып җырлап, бергә вакыт үткәрә идек.

Хәзер аралашмавыбызның сәбәбе ‒ безнең юлларыбыз икегә аерылды. Көннәрдән бер көнне мин үземне нәкъ менә хәзерге вакытта күбрәк иҗатка багышларга кирәклеген аңладым. 2018 елны февралендә Уфаның зур сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясадым. Шушы вакыйгадан соң тамашачы мәхәббәтенең көчен аңладым. Татарстанга кайткач, кемнеңдер концертында кунак буларак җырларга гына түгел, үз тамашачым өчен иҗат итәргә теләвемне төгәл аңладым. Шул вакытта Рөстәм минем иҗатны сайлавымны аңлагандыр, мөгаен. Минем тарафтан бу бик матур гамәл булмагандыр, бәлки... Һәркем үзенчә бәяләр. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлагач, уйнап-көлеп, ял итеп йөрергә вакытым аз булачагын аңладым. Контракт төзегәдә дә Рөстәм минем белән иде, ул һәрвакыт минем уңышка ирешәчәгемә ышанып, мине үсендереп торды. Хәзер без берничек тә аралашмыйбыз. Инстаграмда күрәм, аның тормышында барысы да яхшы. Ул да минем уңышларыма сөенәдер дип ышанам. Шулай килеп чыкты, әлегә мин шәхси тормыш урынына иҗатны сайладым.

– Нинди рус яисә чит ил артисты белән дуэт җырларга теләр идең?

‒ Jony дигән Әзербайҗан егете бар, ул мәхәббәт турында шундый матур җырлар башкара. Аның белән дуэт җырлар идем.

– Elvin Grey төркеме белән тыгыз хезмәттәшлек итәсеңме?

‒ Elvin Grey лейблы белән мине берни дә бәйләми. Күпләр бутап, мине Elvin Grey төркемендә дип уйлый. Бу ялгыш мәгълүмат. Радик Юльякшин миңа иҗат юлымның башлангыч чорында бик зур ярдәм күрсәтте, мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтлемен. Без бары тик коллегалар.

– Туган җиреңә, әти-әниләрең янына еш кайтасыңмы? Алар син сайлаган иҗат юнәлешен ничек кабул итә?

‒ Әти-әнием янына еш кайтып йөри алмыйм, алар үзләре Казанга киләләр. (Көлә). Ник дигәндә, электричка белән анда кайтып килер өчен 6 сәгать вакыт кирәк. Минем өчен ул шундый күп! Әти-әнием минем вакытым юклыгын яхшы аңлый, шуңа күрә ял көннәрендә җыелышып, үзләре минем яныма киләләр. Ит, авыл күчтәнәчләре алып киләләр. Әтием рульдә булса, әнием аның янәшәсендә тирә якның матурлыгына хозурланып, шигырьләр язарга ярата. Әти-әнием иҗатыма да уңай карашта, һәрвакыт киңәшләрен биреп, миңа төрле яклап ярдәм итеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк