Логотип
Журналда укыгыз

ШАХ... МАТ!

«Кызык уен ул шахмат. Отасың икән – яхшы! Оттырсаң да әллә ни куркыныч түгел, фигураларны тезәсең дә, яңадан башлыйсың. Ә тормышта бөтенләй башкача.

«Кызык уен ул шахмат. Отасың икән – яхшы! Оттырсаң да әллә ни куркыныч түгел, фигураларны тезәсең дә, яңадан башлыйсың. Ә тормышта бөтенләй башкача. Монда яшәеш хәл ителә. Ә ул ак һәм кара шакмакларга бүленмәгән – чыгу юлын табарга кирәк». «Шах...Мат!» – К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Л. Сәләхәтдинова әсәре буенча (И. Абдулла тәрҗемәсе) – ошбу театр тарихында беренче тапкыр куелган моноспектакль. Фәлсәфи, югарыдагы кинаяле сүзләр белән башланса да, тамаша үтә мавыктыргыч, бер сулышта карала, көчле тәэсирләр калдыра. Унсигез яшьтән өлкән һәркем өчен бу спектакльне барып карау яхшы булыр иде дим хәтта. 

Театрда детектив кино

Хәер, унсигез яшь – канун тәртибе, чынлыкта, яшүсмерләр өчен бу спектакльнең әһәмияте файдалырак та булыр иде әле. Тормышның ак-карасы кәттә кием һәм шаккаттыра торган гамәл генә түгел, яшәештә игътибар итәрлек әллә нинди кискен мәсьәләләр бар һәм алар сине читләтеп үтәр дип беркем дә әйтә алмый. Спектакльнең герое һәм бердәнбер персонажы белән дә шулай була. Әтисе – тирә-якта танылган прокурор, нәселләре белән шушы вазифага хезмәт иткән кешеләр. Бик принципиаль, коры, кырыс шәхес хәзер инде рок һәм шахмат белән шашкан бердәнбер малаен да хокук белгече итмәкче. Гаҗәп, сәхнәдә ул зат юк, барысы да аның инде урта яшькә җиткән улы тарафыннан бәян ителә, тик ата турындагы һәр сүздән бу мәгърур кешене күз алдына китергән саен җан өшеп, тән чымырдап куя. Сер булмасын, спектакль башында «ничек кенә сәгать тә ун минут бер генә персонаж сөйләгәнне тыңлап бетерербез» дип кыбырсып утырган тамашачы бу мизгелләрдә тулысы белән спектакль тирәнлегендә йөзә башлый, төп һәм бердәнбер рольне башкаручы – Рөстәм Гайзуллин – Прокурорның һәр сүзен йотып утыра. Әйтергә кирәк, Рөстәмне күп спектакльләрдә, күп образлар да күргән тамашачы, бу артистны бүген яңа яктан ачты. Кыскасы, төп герой яшьлегендә рок белән мавыгуларын онытырга мәҗбүр булып, прокурор булырга әзерләнә башлый – үҗәтләнеп, ярышып, һөнәренең якасына ябыша ул. Шәхси тормышында булган коточкыч хәлләр аның юлында очраган һәр киртәне җимереп барырга җилкән булып җәелә, сәләтле егет көндәшләрен бер-бер артлы егып салып, максатыннан ары берни күрми әнисен үтерүчене эзли башлый...

Тамашаның моноспектакль булуы бер үзенчәлек булса, детектив жанрында куелуы көтелмәгән формат. Театрда мондый жанр еш очрамый, татар сәхнәсендә тулаем детектив буларак танылган спектакльләр юк та бит. Ә монда башыннан ахырына кадәр син үзеңне җеп тартып барган кебек хис итәсең, менә хәзер тартып куйсаң, бер сер ачылыр, аннан яңа дәлилләр килеп чыгар да алдагысын белерсең, шулай хакыйкатькә дә якынаясың кебек... Кискен сюжетлы, көтелмәгән борылышларга бай итеп эшләнгән спектакль. Алда ни булыр дип тын да алмый күзәтеп утырасың. Беравык театр залында икәнлегеңне дә онытасың хәтта, детектив кино караган кебек тоела башлый, бик шәп уйланылган! Афәрин!

Детектив сюжет бер вакыйга янында гына әйләнми. Үзара нык бәйле булсалар да, Прокурорны бүгенге хәлгә китергән факторлар башка җинаятькә барып тоташа. Фармакология өлкәсендә эшләүче, бик башлы, талантлы яшь кызны вәхшиләрчә үтереп ташлаулары турындагы хәбәр шәһәрнең астынөскә китерә. Прокурор җиң сызганып, бу эшкә алына, бу юлы инде үтерүче җәзасыннан котыла алмас, халык алдында үз гаебен, һичшиксез, таныячак. Прокурорның адымнары нык, вөҗданы калкусыз, дәлилләр анык һәм җитәрлек, тик... дөньясы ялганнан корылган, кешеләре куркак, хакимлек һәм акча өстенлек алган җәмгыятьтә прокурор погонлы пешка ролендә кала. Шах...

«Шак-шак» – шок! 

Спектакльнең кульминацион өлеше нәкъ менә шушы идән астында шакылдаган тавыш яңгыраган мизгелдер. Аңа кадәр дә моноспектакльдә шикләнерлек ишарәләр күп: Прокурор ишектән түгел, ә идән астыннан пәйда була. Кулыннан пистолеты төшми диярлек, ул нык киеренке халәттә, һәм һаман кемгәдер мөрәҗәгать итә... Баштарак ул тамашачы белән сөйләшә кебек тоелса да, шушы урында барына да ачыклык  кертелә – идән астында кемдер бар!.. Утырган креслоңа ныграк тотынырга вакыт.

Шакыган тавыш, су агышы, пистолет атуы, агач өстендә шахмат стратегиясен сызганда шыгырдаган тавыш – әйтергә кирәк, болар барысы да спектакльнең тәэсирен арттыруда көчле корал булып хезмәт иттеләр. Шулай ук Прокурорның идән асты иясен ашатырга дип консерваны пычак белән ачуы да. Кайнар йөрәкле прокурорның салкын корал белән оста идарә итүен күзәтү кызык. Гайзуллин–Прокурор боларның барысын да гаҗәеп тизлек һәм осталык белән эшли, аның һәр адымыннан «вещдок» – дәлил эзләүче тамашачыга әле бер деталь ачыла, әле икенче хәл сәерсенү уята, Прокурор эзеннән күзләр сәхнәнең бер почмагыннан икенчесенә йөгерә... Менә ул йокыдан уянгач та, иң беренче йөгереп барып, пистолетына ябыша, аннан соң шакылдауга игътибар итми тәфсилләп бит-кулларын юа, тимер чокырдан су йотып куя... Тормышы асты-өскә килеп упкын алдында калганда зур тәрәзәләрен ачып, аска карый – анда да кызыл шәүлә, анда 
чын упкын... Тормыш гөмбәзе ачыла башлаганда янә шул тәрәзәләрне киң итеп ача – анда елга ага, ургылып аккан су тавышы чистарыну билгесе кебек тоемлана. Шул тавыштан тамашачы изрәп, тынычлангандай була... Әмма ак шакмаклар бик тиз кара белән алышына һәм Прокурор кулына кабат корал алырга мәҗбүр.  

Ис, төс, тавыш...

Күз белән түгел, борын белән тоемларлык детальләр дә бар спектакльдә. Шуларның берсе – тәмәке исе, геройның тәмәке көйрәтүе. Шул һәм тагын бер сәбәпне күздә тотып, спектакльгә яшь чикләве 18+ дип куелган да инде. Бу алым вакыйгаларның тәэсирен, Прокурорның хискичерешләрен, сәхнәдәге киренкелекне арттырса да, тәмәкенең зәһәр исе бераз башны бутый, игътибарны читкә юнәлтә дияр идем. Ә башка детальләр шулкадәр отышлы кулланылган, спектакль турында кайта-кайта шуларны искә төшереп йөрисең. Спектакльне куючы режиссёр Марсель Мәхмүтовның креативлыгына сокланмый мөмкин түгел! Ә бит бу аның зур сәхнәдә тәүге эше, һичшиксез, уңышлы эше!

Спектакльнең буеннан-буена сәхнә өстендәге зур экраннан видеокадрлар күрсәтелә. Алары да бик кызыклы, шомлы, хәтта куркыныч итеп төшерелгән. Менә иң элек далада кылганнар чайкалган кебек буталчыграк кадрлар, алар билгесезлек турында ишарәли. Прокурорның көндәше танылган адвокат Волк пәйда булганда эре план белән агач култыксадан йонлы кулын шудырып баручы ерткычны хәтерләтүче ирнең ярым гәүдәсе сурәтләнә... Алга таба кайчандыр мәгърур ата-прокурорның инвалидлар коляскасына чүккән гәүдәсе совет йорты коридорлары буенча тәгәри... Икенче җинаять эше фигуранты – яшь кызның котылырга теләп чабуы шулкадәр реалистик итеп төшерелгән, бу урында тамакка төшеп утырган төер күз яшьләренә әйләнергә дә күп калмый... Куркыныч, мистик геройлар да күзгә чалына, үтә шомлы өлеше күбрәк шунда булгандыр.

Спектакльнең музыкаль бизәлеше аерым мактауга лаек. Зөлфәт Вәлиуллинның һәр композициясе Рөстәм Гайзуллинның сүзләре белән тандем булып яңгырый. Рәссам Роман Моров  иҗаты – декорацияләр дә шул ук максатка тугры – әллә сараймы бу, базмы,  ташландык, иске йортмы – Прокурорның яшәү урыны шушымы дип, гаҗизләнеп куйганда, спектакль тәмамлангач, төеннәр чишелгәч кенә аңлашыла –  бу яшәү урыны – Прокурорның күңеле, ләбаса! Еллар буе газапланып яшәгән күңелнең иярләнгән урыны әнә шундый хәлгә килгән. Гаделлеккә сусаган, кешеләрнең икейөзлелегеннән арган күңел җан асраган оя шундый була, күрәсең. Әмма шундый күңел генә көрәшергә сәләтле, күңеле шундый булган кеше генә дөреслекне казып  чыгара ала. Тормыш андыйларга «шах» дисә, ахыр чиктә җавап барыбер – «мат» булачак! Афәрин, Тинчурин театры, янә шаккаттырдың, янә көчеңне дәлилләдең! Премьераң белән!

Марсель Мәхмүтов, моноспектакльнең режиссёры:

Әлеге спектакльне кую нияте 2018 нче елда ук барлыкка килде. Рөстәм (артист Рөстәм Гайзуллин Ә.Б.) минем янга килде дә: «Марсель, минем моноспектакльдә уйныйсым килә. Сине режиссёр итеп күрәм! Ерып чыксаң, син генә чыгасың!» – дип кызыклы идеясен җиткерде. Дөресен әйтим, моноспектакльдә уйнау хыялы миндә дә яши иде. Шунда без Лилия Сәләхәтдинова белән уйлаштык та, «әйдә әле, Рөстәмнең үзенә туры килердәй образны тудырыйк», дидек. Төрле профессияләрне чагыштырдык һәм прокурорга тукталдык. Бу һөнәр иясен әле беркемнең дә чагылдырганы юк, Рөстәмнең органикасына да туры килүен аңладык та, гаделлек хаким итүе турында махсус пьеса язарга булдык.

Детектив жанрында, документаль фильм кадрларын кулланып эшләү авыр булмады, чөнки видеоконтент төшерү тәҗрибәсе бар иде. Ә менә моноспектакльне тамашачыга тәкъдим итү, дөресен әйтим, куркытты. Безнең тамашачы, башлыча, күп артистлы  җырлы-биюле, шоу-тамашалы сәхнәне, спектакльләрне үз итә. Ә бу спектакль боларның киресе. Шуңа да аны тамашачы хозурына куеп, күпмедер рискка бардык дияр идем. Шөкер, тамашачы җылы кабул итте, хәтта өлкәнрәк буын кешеләре дә килеп-килеп уңай бәяләрен җиткерделәр. Бу минем өчен сөенечле хәл. Гәрчә, үзем әле спектакльне тамаша залыннан караганым юк. Нык борчылдым, шул сәбәпле, премьераларны сәхнә артыннан гына тыңладым. Соңгы вакытта бөтен уйларым, энергиям, көчем «Шах... Мат!»ка юнәлтелгәнгәме, хәтта Рөстәмнең тавышыннан аның ничек барганын тәгаен белдем.

Әйтергә кирәк, Рөстәм белән эшләве бик җиңел булды, чөнки без бер дулкында, бер ешлыкта фикер йөртүче дуслар. Безне унбиш еллык дуслык бәйли. Шуңа да аның белән эчкерсез, дусларча, рәхәтләнеп эшләдек. Өстәвенә, ул үзенең эшен яхшы белә торган, табигатьтән бик көчле артист. Үзенә дә бу процесс кызык булгандыр дип уйлыйм, тамашачы алдында ул бөтенләй башка образда ачылды.

Рөстәм Гайзуллин, Татарстанның атказанган артисты, Прокурор ролен башкаручы: 

Моноспектакльгә алыну куркытмадымы?

Р.Г. – Алынганда куркытмады, чөнки бу минем күптәнге хыялым иде. Эшкә тотынгач кына шүрләтә башлады. Процесска тирәнрәк кергән саен, моның бик катлаулы хезмәт икәнлеге ачыкланды.

Спектакльдә иң кыен вакытлар?

Р.Г. – Беренчедән, текст ятлау кыенлыгы. Моңа кадәр, 20 елга якын эшләп, үз гомеремдә пьесаны өйдә ятлаганым юк иде, чөнки репетицияләр барышында, партнёрың белән реплика арты репликага ияреп, сүзләр шунда ук хәтердә кала. Ә монда тулы бер пьесаны берүзеңә ятлыйсы.

Сәхнәдә дә үзеңә генә уйнау авыр түгелме?

Р.Г. – Җиңел түгел, шулай да репетицияләр саны арткан саен, спектакльнең тулы бер картинасы формалашкач, бу процесска төшенәсең, аны аңлый башлыйсың. Ә менә спектакль тәмамлангач, тамашачы алдына үзем генә баш ияргә чыгу сәер булды. Хәер, сәхнәдә үзем генә дию дөрес тә булмас, спектакльнең уңышы – эшләү процессында формалашкан көчле команданың зур теләк белән бербереңә терәк булып эшләвендә. Эш башланганда кайбер хезмәттәшләрем спектакль барып чыгасына ышанып та бетмәде сыман, әмма берничә репетициядән соң фикерләре үзгәрде, үзләренә дә кызык булып китте. Иртән уянганда да, кич йокларга ятканда да, ашаганда да уйларыбыз шушы спектакль турында булды. Команда белән үзебезне шушы эшкә багышладык.

– Ролегезне гаять осталык белән башкарып чыгарга нәрсә ярдәм итте?

Р.Г. – Режиссёр, дустым Марсель Мәхмүтов белән бик аңлашып эшләдек. Менә шул да нык ярдәм итте. Спектакльнең рәссамын да билгеләп үтәсем килә — Роман Витальевич Моров. Кайчандыр театрыбызда баш рәссам булып хезмәт куйган иде. Бу проектка аны махсус чакырдык.

– Образыгыз ничек туды? Аңа охшаган кеше бармы? 

Р.Г. – Прокурор образына килгәндә, кемгәдер охшарга тырышмадым, героемның тормышында булган вакыйгаларны күңелем, йөрәгем аша үткәрдем, аны аңларга тырыштым, сәхнәдә ул булып яшәдем. Шулай да, премьераның пресс-күрсәтүеннән соң республиканың баш прокуроры Илдус Сәет улы Нәфыйковның тормыш иптәше: «Сез кайвакыт образга шулкадәр туры килдегез, хәтта мин кайбер сәхнәләрдә сездә Илдус Сәет улын таныдым», – диде.

Бу спектакль әле хыял формасында гына булганда, эшнең башында торган, проектны әзерләүче театрыбыз директоры урынбасары Марсель Рузил улына олуг рәхмәтем. Ышанып, мөмкинлек биргән Фәнис Наил улына да рәхмәтлемен. 

Командада булган һәр кешегә: режиссёр ярдәмчеләре – Азалия Гайнетдинова, Альбина Сираевага; тавыш операторы – Ранил Мусеевка; яктырту цехы мөдире, ут куючы рәссам буларак үсеп, ачылып килүче – Илдар Шакировка; видео проекция өчен җаваплы – Илназ Гафиятовка; реквизит цехы мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Габделсамат Әглиевичка; костюмер – Юлия Выборновага; бутафория цехы хезмәткәрләре – Әлфия Вәлиева, Айгөл Ваһапова, Юлия Логиновага; мебель һәм столяр цехы хезмәткәрләре – Фәнис Шәмсетдинов, Айрат Садыйковка; сәхнә машинистлары – Әнәс Мөбәрәкшин, Илназ Гарифуллин, Айдар Лотфуллин, Айдар Мостафинга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Барысы да булсын дип, зур җаваплылык белән янып йөрделәр. Терәк булдылар, ышаныч уяттылар, җан аттылар. Театрыбызда чын профессионаллар эшләвенә кабат инандым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк