Логотип
Журналда укыгыз

Резедәкәй

Сәхнәгә чыкса, ут уйната, диләр аның турында. Рольләренең олысы кечесе юк — һәркайсы ялкынлы, тамашачы күңелен әсирли. Башкарган җырларын да танылгантанылмаган диеп бармак төртүче табылмас — барысы да халык күңелендә — мәгънәле, аһәңле, моңлы...

Сәхнәгә чыкса, ут уйната, диләр аның турында. Рольләренең олысы кечесе юк — һәркайсы ялкынлы, тамашачы күңелен әсирли. Башкарган җырларын да танылган диеп бармак төртүче табылмас — барысы да халык күңелендә — мәгънәле, аһәңле, моңлы. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Татарстанның халык артисты, җырчы Резедә Төхфәтуллина иҗат диңгезендәге җыр-моң һәм театр җилкәннәрен әнә шулай аудармыйча тигез, бөтен итеп алып баручы сирәк шәхесләрнең берсе. Ә тормышта ул балкып, янып торучы кояш сыман — нинди генә халәттән дә яктылык кына табып калмый, тирә-юньдәгеләр белән бүлешә белүче гаҗәеп ханым.

– Резедә ханым, күркәм юбилеегызны каршы алганда, хезмәт юлыгызның башланган мәленә әйләнеп кайтыйк әле. Ул чакта бит җыр сәнгатен түгел, ә театрны сайлагансыз… Хәтта 1988 елда «Татар җыры» бәйгесендә дипломант булгач та, Сезне шунда ук Дәүләт филармониясенә эшкә чакырган булганнар, ләкин Сез театр артисткасы булуны хуп күргәнсез…

— Беләсезме, мин беркайчан да театр артисткасы булам дип хыялланмадым, андый теләк белән янып йөрмәдем. Кечкенәдән җырларга яраттым. Тормышымның мондый юнәлеш сайлавын бары язмыш, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире итеп кабул итәм. Театр училищесына укырга керүемне дә, шул исәптән. Нәкъ менә училищены тәмамлаганда, диплом спектакле белән сәхнәдә имтихан тотканда, безнең хезмәтне күрергә дип ул чакта К.Тинчурин театрының баш режиссёры Дамир Сираҗиев килде. Без инде чыгарылыш курсы студентлары, кемнең кая барасы билгеләнгән. Тик һәркемнең дә күңеле Казанда, бөтен студент та Казан театры артисты булырга хыяллана иде. Мине филармониягә билгеләделәр. Шушы диплом спектаклендә уйнавымны күреп, танылган режиссёр мине Тинчурин театрына эшкә чакырды. Бу минем бер хыялымның чынга ашуы булса, икенчесе — яшьлек мәхәббәтем, шулай ук К.Тинчурин театры артисты Ринат Әкбәровның Казанда калуы да бу фикеремә йогынты ясады кебек.

 19 яшемдә кияүгә чыктым, 20дә әни булдым! Каенаналарым бик әйбәт иде, улымны караштылар, эшләү өчен күп мөмкинлекләр ачылды. Театрга килү белән, җиң сызганып, эшли башладым — бер генә көнем дә рольсез узмады, рольләремнән уңдым, халык алдында шушы тәүге рольләрем аша җырчы-актриса буларак танылдым. Бу карарым өчен беркайчан да үкенмәдем, киресенчә, театр артисткасы булуым белән аеруча горурланам. Театрда син якланган, сакланган. Мин хәтта сәхнәгә җырларга чыкканда үземне театр артисткасы итеп таныштырта идем.

— Кәрим Тинчурин театрында эшли башлау белән Сезгә М.Фәйзинең «Галиябану» спекталендә төп роль — Галиябануны уйнау бәхете елмайган. Нинди хисләр белән каршы алдыгыз бу рольне?

— Рольне биргәч, уйнарга кирәк дип кабул иттем. Тик бер кыенлык бар иде — минем тавыш калынрак. Ә Галиябану башкарасы җырлар лирик әсәрләр. Аеруча нечкәлек сорый торган җырлар иде. Әлбәттә, миңа аларны башкару бераз кыенрак булды. Минем тавышым иратныкыннан артык аерылмый, түбән тавыш булып санала. Шул ук вакытта ир-ат тавышының тональлеге белән төгәл тәңгәл килми. Хәтерлим, хәтта спектакль җырларын алдан яздырдык, тавыш тональлеген көйләү өчен байтак тырышырга туры килде. Беренче ролем буларак нык җаваплылык тойсам, җырларны дөрес тонда ничек җырлармын дигән борчу белән чыга идем сәхнәгә.

— Резеда ханым, Сезне бит әле Галиябануны уйнарга Г.Камал театрына да чакырганнар, тик Сез анда уйнаудан баш тарткансыз…

— Шамил Закиров чакырды мине. Спектакльнең режиссёры Празат Исәнбәт иде. Чынлыкта Камал театры сәхнәсендә дә башкардым әлеге рольне. Тик монда да тавыш тональлегем туры килмәү сәбәпле, авырлыклар тоя идем. Аннан сәбәп — мин инде Тинчурин театрын яратып, үз итеп өлгергән идем. Үз гримеркаларым, сәхнә артлары, хезмәттәшләрем… Миңа шул даирәдә рәхәт, илһамым ташып тора иде. Нинди генә дәрәҗәле театр да бу хисләремне алыштыра алмас кебек тоелды. Шуңа да бу рольгә, хәтта мөмкинлеккә дә теш-тырнагым белән ябышмадым, «Галиябану»ны ике тапкыр уйнаганнан соң, кире үз театрыма кайттым.

Аның каравы, Тинчурин сәхнәсендә Разил Вәлиев әсәре буенча «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклендә Зөһрә роле аша шунда ук уңыш казандым. Танылган композитор Луиза Батыр-Болгари әсәрләре буенча куелган җырларны җырлап кинәндем, тональлегемә дә, күңел халәтемә дә туры килде бу ролем. Шунда гына кеше үзен кайда яхшы, уңайлы хис итә, шунда гына гармониягә ирешә, дәртләнеп эшли ала дигән фикергә килдем.

— Репертуарыгызда гел җырлый торган рольләрме?

— Җырлый торганнары күбрәк дип уйлыйм. Элеккеге спектакльләрдә җырсыз спектакль бик сирәк иде. Спектакльгә аерым җырлар языла, аларны оркестр белән җырлый яки махсус яздыра идек. Чөнки спектакльдә яңгыраган җырлар тамашачы күңелендә аерым урын ала, алар — җанлы, ихлас, уйнаган рольгә бәйле, йөрәк түреннән саркый. Ә күңел белән җырланган җырлар алар башка бит. Хәзер менә киресенчә, спектакльләрдә булган җырларны да алып аталар кебек. Сәхнә бизәлешендә дә үзгәрешләр күрәм, яп-якты, чуар сәхнәләр төсләрен үзгәртте, театрның җаны үзгәрүме бу, шәхсән миңа шулай тоела.

— Кайсы гына рольне уйнасагыз да — олымы, кечеме Сез — истә кала торган артистка! Сездәге бу харизма, ялкын, сәләт каян килә, әти-әниегездәнме?

— Хикмәт, әти-әнием сәнгать кешеләре түгел иде. Гомер буе конторда хисапчылар булып эшләделәр. Туганнарыбыз арасында җырлау сәләте булганнарын беләм, тик миндәге бу сәләтне бәйләр кешене тапмыйм. Тик шулай да еш кына җырчы яки театр аристкасы булмасам, нинди һөнәрне иярләр идем дип уйланам. Бәлки яхшы оештыручы булыр идем. Миндә мондый сәләт азмы-күпме бар бит. Концертларымны үзем оештырып, гастрольләрне билгеләвем — билгеле шушы сәләт җимешем. Бу сыйфатны җаваплылык дип атарга мөмкин. Элек бит концерт кую мәсьәләсен хәл итү шактый катлаулы иде. Колхоз председательләре, район җитәкчеләре белән килешенеп эшли идек. Бу нисбәттә мин үземне дипломат та дия алам, ягъни кеше белән сөйләшә алу, аралашу осталыгым бар. Аллаһка шөкер, алдымда торган мәсьәләне чишми калганым юк.

— Сез — төрле характердагы рольләр иясе. Зөһрә («Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» Р.Вәлиев), Мәйсәрә («Американ» К.Тинчурин), Хәлимә («Күрәсем килгән иде» И.Мәхмүтова), Эльвира ( «Бәйрәм белән, кызлар!» Ш.Фәхретдинов), Аппак («Итил суы ака торур» Н.Фәттах), Хәмдия («Ак калфак» М.Фәйзи), Гөләндәм («Ике килен-килендәш» Х.Вахит) — рольләрегез исемлеген дәвам итәргә мөмкин. Шулай да үзегезне кайсы амплуадагы актриса дип саныйсыз — комедия жанрындагымы яисә драма актрисасы дипме?

— Комедия рольләрен уйнау, драматик рольләргә караганда күпкә авыррак. Чөнки комедия рольләрендә син тамашачыга энергия бирәсең, ә ул иң элек үзеңдә булырга тиеш. Минем холкыма күбрәк комик рольләр туры килә кебек — шаян, җитез, сәхнәдә ут уйната торган! Чөнки мин үзем шундый — һич кенә дә бер урында тик кенә басып тора белмим! Елап, сыкрап торган рольләргә караганда сикереп, тыпырдап, көлеп, җырлап торган рольләргә өстенлек бирәм.

— Сезне шундый рольләр аша яратабыз да бугай… Ә кайсы ролегез күңелегезгә аеруча хуш килә, кайсы якынрак?

— Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» спектаклендә әби-карчык ролен бирделәр. Шушы рольне кабул итә алмадым, уйнавымны күз алдына китерә алмыйча, хәтта бер-ике көн елап та алдым. Тик уйный торгач, бу ролем миңа рәхәтлек бирә башлады. Шушы ролемне көтеп ала башладым. Ахыры хәерле булды бит моның, дип сөенеп йөрдем. Кайчак ролеңне ярату өчен аның төп роль булу-булмавы да мөһим түгел икән. Рольнең дә кадерле, кадерсезе булмый торгандыр. Эшеңнән, хезмәтеңнән ләззәт алу — зур бәхет. Театрыма да мин өйгә кайткан кебек барам, менә шул мөһим.

— Төрле амплуадагы күпсанлы рольләрегезне нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз?

 — Җавабымны дежур сүзләр дип санарсыз, ләкин бу рольләремне эшләргә теләү, хезмәтемне ярату хисе берләштерә дип уйлыйм. Миңа рольләремнең нинди булуы мөһим түгел, Аппакмы ул, Эльвира, Мәйсәрәме, Магдаленамы — мин аларны шушы бер теләк аша уйнадым, хезмәтемне ярату барәбәренә җиренә җиткереп башкардым. Көн дә театрга эшкә бару, репетицияләрдә катнашу, тәүге тапкыр рольне сәхнәгә чыгару — болар хезмәтемнең баскычлары. Без бит инде икенче төрле халык, үзегез беләсез (көлә). Шул галәмәт тә үз өлешен кертәдер.

— Резеда ханым, бөтенләй рольсез калган чакларыгыз булдымы?

— Аена бер генә спектакль куйган, берничә ай театрга йөрмәгән вакытларым да булды. Ләкин мин төшенкелеккә бирелмәдем, ә, киресенчә, үземне җыр сәнгатендә сыный башладым, рәхәтләнеп җырладым. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә миңа шушы сәләтемне үстерер өчен вакытын, җаен биргәндер. Театрдагы тормышымда тынлык урнашканда, мин үземне җырчы итеп таныдым, халык та Резедә Төхфәтуллина исемле актриса гына түгел, җырчы барын да белде . Әнә шулай иҗат тормышымда алтын урталыкка ирештем дип әйтә алам.

— Ә үзегезнең рольдән баш тартканыгыз булдымы?

— Исламия Мәхмүтованың «Резидәкәй», «Мәхәббәт чишмәсендә» спектакльләрендә икенче составтагы төп рольләр… Дөрес, мин алардан баш тартмадым да, ләкин ничектер теш-тырнагым белән дә «ябышмадым». Сиңа буласы әйбер тешне сындырып керә, диләр бит, димәк, миңа насыйп булмаган.

— Сез татар эстрадасында да популяр. Хәзерге күзлектән караганда кайсы өлкә күңелегезгә якынрак — җыр сәнгатеме яки театрмы?

— Бәлки хезмәтемнең башлангыч чорында мин театр дияр идем, ә менә хәзер, елларга борылып караганда, халык мине күбрәк җырчы буларак беләдер дигән нәтиҗәгә киләм. Үзем өчен дә җыр сәнгате бизмәнемне авырайта кебек. Чөнки мин бу өлкәдә үз юлым буенча йөзәм. Беркемгә дә бәйле булмыйча, тамашачыга үз-үземне ачам.

— Сез җыр сәнгатенә татар халык җырлары белән килеп кердегез. Соңрак эстрада җырларын да үз иттегез. Халык җырларын бик сирәк җырчылар гына башкара ала бит, нигә бу юнәлештә генә дәвам итәсегез килмәде?

— Халык җырларын башкарган җырчыга тамашачы һәрвакыт башка күзлектән карый. Андый җырчы теләсә-нинди җырны башкара ала. Эстрадага аяк басу белән, калын тавышым, тавыш тембрым өчен тамашачы танылган җырчыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиевага охшатты булса кирәк, мине «икенче Хәмдүнә» дип йөртә башладылар. Безнең халыкта гадәти әйбер ич инде ул яшь җырчыларга «икенче Зәйнәб, Салават» дип тамга сугу. Ул чакта бу тамга миңа кирәкми иде, хәтта комачау да итте. Ә бәлки ярдәм дә иткәндер. Чөнки мин үз йөземне, мине башкалардан аерып торучы якларымны барлый башладым, үз имиджымны, стилемне барлыкка китерү өстендә эшләдем. Шөкер, таптым дип саныйм. Хәзер инде мине тамашачы башка бер җырчы белән дә чагыштырмый.

— Сез чынлап та үз стилегез, зәвыгыгыз белән аерылып торасыз. Сәхнә киемнәрегезне нинди стилистлар уйлап чыгара, кемнәр тегә?

— Минем үз стилистым юк, кыйммәтле сәхнә костюмнары да тектермим. Зәвыгым — бар да үземнән. Ә менә кыйммәтле, катлаулы сәхнә киемнәрен күреп шаккатырга туры килә — бу фасонлы күлмәкләрне уйлап чыгарырга никадәр күп фантазия кирәк бит дип уйлап куям хәтта! Бу нисбәттә минем девиз — никадәр гади — шулкадәр матур! Билең булганда билне яшерергә түгел, күрсәтергә кирәк дип саныйм.

 — Йөзегездән елмаю китми, тавышыгыз көр, шаян! Үзегез дә бер үзгәрмисез кебек. Сөйкемлелек, яшь калуның серләрен безгә дә әйтегезче?

— Мин косметологларга йөрмим, әмма үз-үземне карыйм, хөрмәт итәм. Соңгы елларда матурлыкка игътибар итәм. Урамда да кешеләр арасында матур, сөйкемле, акыллы кешеләрне күзлим, нурлы кешеләрне эзлим, ләкин таба алмыйм. Шуңа микән, соңгы вакытта урманда йөреп кайту гадәте керде. Анда мин табигатькә хозурланам, ял итәм. Күрәсең, мин тормышымның ниндидер мәгънәле чорына аяк басам ахыры — күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек, яраткан хезмәтем — иң кадерлесе. Кешене шаккаттырам дип яшәмим, чөнки бүгенге көндә бу булырдай эш түгел. Ә үзең булып калу, булганның кадерен саклау — үземнән тора.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем ин яраткан артисткам!