Логотип
Журналда укыгыз

Матурлык алиһәсе

Бөек артисткабыз Галимә апа күктәге йолдызларга тиң. Аның исемен генә әйткәч тә күңелгә Матурлык дигән илаһи сүз килә. Кешегә шундый Матурлыкны Ходай Тәгалә генә бирә ала. Күңел матурлыгы һәм тышкы матурлык. Идеаль гармония.

Бөек артисткабыз Галимә апа күктәге йолдызларга тиң. Аның исемен генә әйткәч тә күңелгә Матурлык дигән илаһи сүз килә. Кешегә шундый Матурлыкны Ходай Тәгалә генә бирә ала. Күңел матурлыгы һәм тышкы матурлык. Идеаль гармония. Олыгая-олыгая бу матурлык кимеми, киресенчә, арта бара. Кайсы хатын-кыз бу турыда хыялланмас та, ак көнләшү белән көнләшмәс икән?!..

Ходай Тәгалә безгә, хатын-кызларга үрнәк итеп Галимә апаны җибәргәндер, мөгаен. Татар хатынкызларына гына хас тыйнаклык, итәгатьлелек, сабырлык... Оялчан. Кычкырып та сөйләшмәс үзе. Ә йөзе иман нуры белән нурландырылган.

Әйе, ул рухи азык белән яшәде. Иң зур байлыгы – театр, рольләре. Шәхес буларак – күңел пакьлеге, иманы, үз кыйбласы булу иде. Әгәр дә күп санлы башка рольләр уйнамыйча, Ш. Хөсәеновнең М. Сәлимҗанов куйган «Әни килде»сеннән Ананы гына иҗат итсә дә ул мәңге онтылмаслык образ, татар хатын-кызына, анага мәдхия җырларлык шедевр калдырыр иде. Бу аның бөтен бәхетсезлекләрен юкка чыгарырлык бәхете. Һичшиксез, зур бәхете.

Артист хезмәте бик катлаулы, кайбер тамашачы бер артистны ярата, ә икенчесен яратмаска мөмкин. Мин үз гомеремдә Галимә апаны яратмаган бер генә тамашачыны һәм театр өлкәсендә эшләгән бер генә кешене дә белмим. Чөнки андыйлар юк.

Минемчә, менә нәрсәдә тагын бер хакыйкать: Аны сәхнәдә дә, тормышта да күреп туеп булмаган. Әйе, күреп туймаслык булган ул. Караган саен карыйсы, күрәсе килгән. Рафаэль, Леонардо да Винчи кебек бөек художникларның Мадонналарына караган күк. Чын матурлык туйдырмый бит. Галимә апа Ибраһимованың иҗаты да күреп туймаслык затлы, матур мизгел булып калган.

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан язмасы. 2001 ел

Мәкаләнең башы                                                                                                                                                    Мәкаләнең  дәвамы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк