Логотип
Журналда укыгыз

Җир йолдызы

Галия апа сабырларның иң сабыры, юмартларның иң юмарты иде. Димәк, ул Ходай Тәгаләнең иң яраткан бәндәсе булган. Ни өчендер минем күңелгә, Галия апа җылый беләме икән, дигән уй килә иде.

Галия апа сабырларның иң сабыры, юмартларның иң юмарты иде. Димәк, ул Ходай Тәгаләнең иң яраткан бәндәсе булган. Ни өчендер минем күңелгә, Галия апа җылый беләме икән, дигән уй килә иде. Бәлки җылагандыр ул да, ләкин беркайчан да күз яшен кешегә күрсәтмәде. Оренбург якларына гастрольгә баргач, без аның туган шәһәре Орскида, әле дә сакланган туган йортында булдык. Сакланмаслык та түгел шул йорт. Чын байларча: нәзәкатьле итеп, гасырдангасырга күчәрлек итеп салынган. Менә шундый бай, затлы, белемле, дини тормыштан йолкып, куып чыгарылган Галия апа дөньяның ачысын-төчесен лаеклы күтәрә ала.

Исән вакытында без аннан үрнәк ала идек. Инде аның вафатына шактый гомер узды, ләкин без аны һәрчак яратып, олылап, сагынып искә алабыз.

Бәхетле хатын-кыз, талантлы, кызыклы актриса иде ул. Ул искиткеч шәхес, күпкырлы иҗат кешесе Хәким Сәлимҗанов белән гомер итте. Ил күләмендә бармак белән генә саналганнар арасына керерлек зур режиссёр Марсель абыйны дөньяга тудырып, тәрбияләп үстерде. Матурлыгы, акылы белән дан тотарлык кыз үстерде. Галия апаның бай, затлы нәселдән икенлеге, заманның укымышлы, тәрбияле, белемле кешесе булуы бөтен торышыннан, йөрешеннән, халәтеннән сизелеп тора иде. Беркайчан вакланмас, ашыкмас, зарланмас, каударланмас, һаваланмас. Чын мәгънәсендә – якты җир йолдызы.

Чит илгә китү бик зур җинаять саналган чорда, кызы үзенең гаиләсе белән (Галия апаның барлык оныкларын алып!) илдән киткәндә ничек түзә һәм бу газиз кешеләре белән гомеренең соңгы минутларында да күрешә алмауны ничек кичерә алды икән ул?.. Чынлап та, сабырлыкны мулдан татып, Ходай Тәгаләнең яраткан бәндәсе булуын гомере буе аклап килде Галия апа. Ә юмартлыгы безнең тарафларга да тия иде. Яшь, хәерче артистлар, күпме акча сорасак та, шул кадәрле биреп тора иде.

Ә гастрольләрдә Галия апа Нигъмәтуллина артистларны бергә җыючы булыр иде. Җыр ярата, үзе дә кушылып акрын гына җырлый. Андый мизгелләрдә Галия апа ачылып-хисләнеп китә, күңел канатлары талпынып алган сыман була иде.

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан язмасы. 2001 ел

Мәкаләнең алдагы өлеше                                                                                                                                    Мәкаләнең  дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк