Логотип
Журналда укыгыз

«Иң зур казанышың – ул синең гаиләңдер»

Музыкант, җырчы Илнур Коләхмәтов белән әңгәмә.

Музыкант, җырчы Илнур Коләхмәтов белән әңгәмә.

– Илнур, иң элек мактыйм әле үзеңне, Аллаһы Тәгалә талантны җббирсә бирә инде кешегә! Күмәк чыгышлар белән сәхнәгә чыкканда да, үзеңнең көчле энергетикаң, харизмаң белән игътибарны җәлеп итәсең, афәрин! Кайсы якның моңлы җсандугачы син?

– Рәхмәт! Мин Башкортстан респуликасы Учалы районы Кәрим авылында туып үстем. Үземне музыкаль гаиләдән дип әйтсәм дә була. Атаем гармунда, баянда уйный, инәем бик матур җырлый.

– Илнур, син җанландырмаган халык уен коралы бармы соң ул? Курай, кубыз, думбыраларны кайчан беренче тапкыр кулыңа алдың?

– Без бала чакта туган авылымда курай, җыр, бию дәресләренә йөрдек. Ә 5 нче сыйныфта укыганда атаем белән инәем мине Уфага Г.Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернатка укырга алып килделәр. Биредә мин 7 ел уку дәверендә җентекләп музыка уен коралларында уйнарга өйрәндем, думбыра, курайны үзләштердем, кизләү (горловое пение) осталыгына өйрәндем.

Күпләр сине Илсөя Бәдретдинованың иҗади төркеменнән танып беләдер. Илсөя белән ничек таныштыгыз?

– Илсөя Ядкәровна белән мине хатыным Айгөл таныштырды. Иптәшем аның төркемендә биюче булып эшли иде. Шулвакыт Илсөя апага бер җырын яздырырга уен коралларында уйнаучы кирәк булгач, хатыным мине тәкъдим иткән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыган вакыт иде бу. 2017 елда тавыш яздыру студиясендә таныштык та, алга таба бергә иҗат итә башладык.

– Татарстанның дәүләт фольклор музыка ансамблендә дә тәҗрибә туплагансың икән. Ни өчен юлларыгыз аерылды?

– Әйе, фольклор ансамблендә мин 5 ел эшләдем. Айдар абый Фәйзрахманов җитәкчелегендә гастрольләр белән дөньяның төрле илләрендә йөрдек: Кытай, Монголия, Төркия… Кайда гына булмадык. Дәүләт ансамбленә мин шушы тәҗрибә өчен рәхмәтлемен. Ансамбльдән китүемнең сәбәбе дә бары тик артист буларак үземне төрле яктан сынап карап, яңа иҗат төрләрен үзләштерү теләге булды.

– Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова белән «Арала бу газаптан» җырын дуэт буларак башкардыгыз. Искиткеч матур иҗат җимеше!

– Бу җырны без Илсөя апай белән аеруча дулкынланып башкарабыз, чөнки ул Хәния Фәрхи иҗат иткән һәрберебезгә таныш җыр. Дуэт яздыру идеясе тулысынча Илсөя Ядкәровнаныкы, мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Апай мине һәрвакыт яңа үрләргә өнди, ул минем җитәкчем һәм мин Илсөя апайдан күп нәрсәләргә өйрәнәм, профессиональ яктан үрнәк алырга тырышам

– Инстаграмдагы «Йолдызлы машина» проекты турында сөйләп кит әле.

– «Йолдызлы машина» тапшыруының асылы шунда: мин берәр артистны чакырып, машинада аралашып утырабыз. Бергәләп аларның репертуарындагы җырларны башкарабыз, гадәттә артист җырлый, ә мин уен коралларында уйныйм. Шулай ук халык җырларын яратып башкарабыз. Проектның максаты гади – тамашачыга тере тавышны һәм тере уен коралларын ишеттерү, төрле импровизацияләр тәкъдим итеп, бөтен булган талантыңны ачу.

– Шулай да, тормышыңдагы иң зур казанышың – ул синең гаиләңдер, Илнур. Тормыш иптәшең Айгөл белән ике ир-егет тәрбиялисез. Әйт әле, син нинди әти?

– Әйе, хатыным Айгөл белән без инде 6 ел бергә, ике улыбыз бар, Аллаһка шөкер. Олы улыбыз – Айназ, төпчегебез – Илназ. Мин үземне таләпчән әти дип әйтә алам, урыны белән йомшак та булып куям инде. Минемчә, шулай кирәктер дә, ике малайны уен-көлке белән генә тәрбияләү кыен, чын ир-егет булып үссеннәр өчен урыны белән кырыс була белергә дә кирәк.

– Илнур, синең иҗатыңа һәм талантыңа сокланам. Чын күңелдән сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм гаилә иминлеге телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк