Логотип
Журналда укыгыз

Безне сәхнә кавыштырды

Бу тандемны татар эстрадасында иң күркәм гаилә үрнәге дип атар идем мин. 30 елдан артык гаилә тормышы һәм шуның белән бергә үрелеп барган иҗади эшчәнлек. Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның үзара ихлас һәм җылы мөнәсәбәтләренә сокланмаган кеше бармы икән?

Бу тандемны татар эстрадасында иң күркәм гаилә үрнәге дип атар идем мин. 30 елдан артык гаилә тормышы һәм шуның белән бергә үрелеп барган иҗади эшчәнлек. Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның үзара ихлас һәм җылы мөнәсәбәтләренә сокланмаган кеше бармы икән? Әйтерсең, алар күз карашлары белән генә дә һәр минут саен бер-берсенә мәхәббәт аңлаталар. Шушы ялкынлы хисләрнең башлангычына бергәләп күз салыйк әле.

Зөлфия: Без мәктәптә укыган вакытта үзешчән сәнгать бик көчле иде. Мәктәп балалары агитбригадалар белән районнарга ярышка барып, шунда башка авыллар белән очрашып, бер сәхнәдә чыгышлар ясый идек. Менә шул вакыттан ук бер-беребезне күзләп йөргәнбез без. Мин үзем Чакмагыш районының Югары Аташ авылыннан, Җәвит – Әхмәт авылыннан. Район сәхнәләрендә кечкенәдән үк чыгыш ясап, бер-беребезне бала вакыттан күреп, үсә төшкәч инде студент елларында да шушы сәхнәләрдә авылларыбыз даны өчен чыгыш ясап йөрдек. Үсә төшкәч бер-береңне күзләү исә олы мәхәббәткә әйләнде. Безне сәхнә таныштырды, сәхнә кавыштырды.

Җәвит: Мәктәп елларында очрашып, бер-беребезгә күз салып, концертларда бер сәхнәләрдә чыгыш ясавыбыз һәм инде студент елларындагы шушы очрашулар олы мәхәббәткә әверелеп, шуның ялкынында менә хәзер 33 ел бергә янып, көеп, җылынып гомер итәбез. Аллаһыга шөкер!

Зөлфия: Мин сәнгать училищесында укыган вакытта җәйләрен каникулга кайтуга мәдәният бүлеге мөдире шунда ук шалтыратып, хәлләремне белеп, чакырып ала торган иде. Безнең район үзәгеннән мәдәният йортында эшләгән артистлар белән һәрбер авылга барып, агитбригада оештырып, комбайнерлар кырында концертлар куя идек.

Әле үзебезнең районнан җыелышып башка районнарга гастрольләргә дә йөрдек, мин җәй көне шулай итеп үземә акча эшли идем. Әни дә көтеп ала бит инде, аңа да ярдәм кирәк. Шуңа мин көндезләрен әнигә булышып, кичләрен концертларда катнаша идем. Көзгә укырга барыр өчен яңа киемнәр алырга акча эшләвем әниләргә дә үзенчә зур файда булды.

Башта Җәвит Стәрлетамак шәһәрендә культура агарту училищесын тәмамлап туган авылында 3 ел мәдәният йорты директоры булып эшләде, ә соңыннан аны районга мәдәният бүлеге мөдире итеп алдылар. Партиянең көчле вакыты, ул замана өчен ул бик зур кеше. Хәтта урамнан җитәкләшеп йөрергә ярамый иде. Көндез урамның бер ягыннан Җәвит бара, икенче ягыннан мин! Менә шундый тәртип булган, нишлисең инде. Җәвит мәдәният йортында эшли, мин шунда көн саен репетициягә киләм. Шулай төрле районнарга концертка чыгып, бергә дуэтлар да җырлап йөрдек.

Җәвит: Аннары Зөлфия сәнгать училищесын тәмамлагач, Уфадагы сәнгать институтына укырга керде. Ә мин районда эшләгән вакытта читтән торып Казан сәнгать институтында укыйм. Күп тә үтми, мине Академия театрына эшкә чакыралар. Шулвакыт мин Зөлфиягә сорау бирдем: «Мине Казанга эшкә чакырдылар, китимме – юкмы?»

Зөлфия: Минем әле институтның беренче курсын гына тәмамлаган вакыт. Җәвит миңа «Мин өйләнеп китәм, син барсаң гына Казанга барам», — диде. Мин әле кияүгә чыгарга әзер дә түгел идем. Укуымны тәмамлап, опера җырчысы булырга хыялландым. Җәвитнең соравына мин болай җавап бирдем: «Ничек инде китмисең, Тукайлар, Муса Җәлилләр Казаны бит ул?! Чакыргач барырга кирәк. Бу бит күп кешенең хыялы…» Әле бүген дә шаккатам үземнең шулай итеп җавап бирә алганыма. Җәвитнең өйләнмичә китмим, дигән сүзе бик авыр булды, билгеле. Балачактан җырчы булырга хыялланганлыктан, институтны тәмамлыйсым килгән иде. Шулай да, ризалаштым. Өйләнештек. Җәй көне туй ясадык та, 3 көннән соң Җәвит Казанга китте, мин Башкортстанда калдым. Шуннан ике арада хат алышулар, телефоннан сөйләшүләр башланды…

Җәвитнең һәрбер хатында: «Син килмәсәң – мин кайтам!» «Юк, миңа укырга кирәк. Кайтма», – дип язып җибәргән саен кайтам да кайтам… Шулай итеп миңа Уфадагы укуымны ташлап, Казанга китәргә туры килде. Казанда яңадан консерваториягә укырга кереп, Зөләйха Хисмәтуллина сыйныфында белем алдым. Бу мәсьәләдә хатынкыз буларак миңа үзем турыда уйлау түгел, гаиләне саклап калу мөһимрәк иде. Уку, карьера – барысы да арткы планга күчте. Гаиләне саклап калдым һәм гомер буе Казанга килеп актёр булырга хыялланган Җәвитнең хыялын җимерергә юл куймадым. Беренче вакытта бик читен булды, мин Казанны кабул итә алмыйча төннәр буе елап чыга идем.

Җәвит: 3 ел йокламадым, «кире кайтып китмәсә генә ярар иде» дип, эчке күлмәгеннән тотып йокладым (Көлә.) Бер ялгансыз. Аннары тора бара ияләштек, хәзер инде үзебез дә сөенеп туя алмыйбыз, ярый килгәнбез әле. Казаннан да матур шәһәр юк! Кайларга гына барсак та, сәяхәттә атна-ун көннән соң тизрәк кайтасы килә башлый. Аллаһыга шөкер.

– Туган җирне, әти-әнине калдырып чыгып китеп, яңа тормыш кору ул һәрвакыт авыр һәм бик җаваплы адым. Зөлфия ханымның үз хыялын корбан итеп калага чыгып китүе исә – хатын-кыз тарафыннан зур батырлык та.

Җәвит: Әйе, без икебез дә бик тәвәккәл кешеләр. Зөлфиянең минем хакка укуын ташлап Казанга килүе дә, консерваториядә укыган вакытта Дәүләт филармониясенә барып үзен тыңлатканнан соң, консерваториядән китеп, шунда эшкә урнашуы да – зур кыюлык.

Зөлфия: Җәвит театрда эшләгән вакытта мин филармониягә үземне тыңлатырга барган җиремнән эшкә калдым. Аннары Җәвитне дә алдылар! Анда урнашкач та озак уйлап тормадым, консерваторияне ташладым. Шуннан соң филармониядә үзебезгә яшьләр бригадасы төзеп, яңа программалар, яңа идеяләр белән җиң сызганып эшкә керештек. Ул вакытта бернинди реклама бирерлек урын юк, шушында эшләгән чорда «Җәвит-Зөлфия Шакировлар» буларак Татарстанның һәм Башкортстанның һәрбер авылын концертлар белән йөреп чыгып, үзебезгә реклама ясадык. Хәзерге яшьләргә ул яктан күпкә рәхәтрәк.

Институтны да ташладым, консерваторияне дә ташладым… Үзем уйлыйм: ничек инде Җәвиттә ике диплом, ә миндә берәү генә дим?!

Җәвит: Әле син шуның өчен укыдың мени?! (Көлә.)

Зөлфия: Ничә ел эчемне кырып йөрде шул уйлар. Безне бит укырга әти-әниләр кертмәде, икесен дә үз тырышлыгым белән кергән җиремнән ташлап чыгып киттем. Үземчә, болай ярамый, укырга кирәк, дип, яңадан Уфадагы сәнгать институтына барып, читтән торып уку бүлеген тәмамладым. Әле аспирантурага калып, кандидатлык диссертациясе якларга тәкъдим иткәннәр иде. Ике арада һаман юлда йөрүдән кыенсындым. Хәзер кайвакыт уйлап та куям, менә шул вакытта үзем машинада йөргән булсам…

Зөлфия ханым, белүемчә, хәзер инде Сез дә автоледи?

Зөлфия: Әйе, 7-8 ел инде машина йөртәм. Баштарак Җәвит каршы булды.

Җәвит: Аның машинада йөрүе бик яхшы. Мин бит аның туган көненә машина да алып куйган идем. Ләкин барыбер ничек йөрер, дигән уй күңелне тырнады. Бик курыктым, шуңа күрә үзем исән вакытта янымда утырып йөрисең дип, 3 ел тик торган машинаны кире саттым. Хәзер инде улыбызга рәхмәт укыйбыз.

Зөлфия: Без Себер якларында гастрольләрдә булганда олы улыбыз телефоннан шалтырата: «Әни, мин сине дә автошколага яздырдым», — диюе булды, мин «ура» дип кычкырып ук җибәрдем. Җәвитнең башына таш бәргән кебек булды бу яңалык! (Көлә.)

Җәвит: Менә минем ярты чәч шунда агарды инде! Гастрольдән кайтканда башым ап-ак иде. (Көлешәбез.) Әле ахырына кадәр, укырга бармаса гына ярар иде, дип өметләнеп йөрдем. Юк инде, чыга да китә, бер дәрес калдырмый! Шуннан соң килен белән икесе дә таныклык алдылар, Зөлфия апагыз да машинага утырды. Аннары үзем дә күнектем, озын юллардан кайтканда, йокы килгән вакытларда рульгә утырта башладым. Кышкы бураннарда да алып кайтты, тора бара ышанып тапшырдым инде.

Зөлфия: Мин машина йөртергә шундый яратам. Чөнки тормышта үзем онытылып, уйларым белән ял итә белмим. Һәрвакыт баш эшләп тора, хәтта төнлә йоклаган җиремнән дә торып, берәр күлмәк сызымы ясап куярга, я булмаса җыр көе иҗат итәргә мөмкинмен. Ә машина руле артында минем бөтен игътибарым бары тик юлда гына, башым ял итә! Шул кадәрле рәхәт…

– Зөлфия ханым, машина йөртүче гүзәл затлар хатын-кыз сыйфатларын югалта, дигән фикер белән килешәсезме? Бу күнекмә ирләрне берникадәр арткы планга этеп куя бит, мөстәкыйльлек бирә.

Зөлфия: Бер иптәш кызымның шундый сүзләре хәтеремдә: «Машинага утырасың икән, ирләрдән бер башка югары булачаксың», – дип әйтте ул. Бу сүзләрдә хаклык бардыр, чөнки машина йөртү үз-үзеңә ышанычны арттыра. Хатын-кыз беркемгә дә бәйле булмый, барасы җиренә бара. Руль артына утырып мин иремнең дә ярты эшен җиңеләйттем. Үз йортыбыз белән торабыз, бер Җәвитне кая гына тартыйк, кая гына җиткерик?.. Ә хәзер мин үз кирәгемә рәхәтләнеп йөрим, Аллага шөкер!

Бервакытта да иремнән өстен булмадым, һәрвакыт Җәвитемне алга чыгарам. Карьера дип тә, үз фамилиямдә калмадым, Шакирова буларак халыкка танылдым.

– Ә мәхәббәт 3 елдан бетә дигән сүзгә ышанасызмы?

Зөлфия: Юк, без бу сүзләр белән килешмибез… Хәзер инде күпчелек гаиләләр хисапка корыла, элек тә андый очраклар күп булган. Менә безнең авылда егетләр «Мин председатель кызына өйләнәчәкмен!» – дип йөриләр иде.

Җәвит: Мин дә шулай дип йөрдем инде! Әмма безнең авылга килгән председательләрнең берсенең дә кызы булмады! (Көлешәбез.)

Зөлфия: Мин бервакытта да байлыкка кызыкмадым, икең бергә тапкан мал гына кадерле була ул.

Җәвит: Мәхәббәт 3 елдан соң бетә дигән сүзләр дөрес түгел. Аны һәрвакыт яңартып торсаң беркая да китми ул. Зөлфия дә безнең мәхәббәтне сүрелдерергә бернинди сәбәп бирми, ул минем янга көненә 7-8 тапкыр килеп «син мине яратасыңмы әле?» дип сорап тора. Яратмаган кеше белән яшәп буламыни?! Шуңа күрә мәхәббәт ул бар һәм булачак та!

Зөлфия: Мин үзем бик мәхәббәтле гаиләдә тәрбия алдым. Әни белән әти 66 ел бергә гомер иттеләр. Гаиләбездә бервакытта да тавыш чыкмады, һәрвакыт ир үз урынында – хатын-кыз үз урынында булды. Беркемгә дә бер-берсен хурламадылар. Үзем гаиләдә төпчек бала булганлыктан, үскән вакытларым аларның инде олыгайган чорына туры килде. Әтиебез әнине «Гөлмәрьямем» дип башларыннан сыйпап кына тора иде. Мин шуны күреп үстем. Шуңа күрә үземә һәрвакыт әти кебек ир эзләдем.

Олыгайган көннәреннән бер генә вакыйганы сөйлисем килә. Әнинең гомеренең соңгы елларында күзләре күрмәсләнде, 3 ел дөм караңгылыкта яшәде. Өйдәге абыйның каршы торуына карамастан, Казандагы бер клиниканы сөйләшеп, 87 яшьлек әнине операциягә алып киттек. Ходайның рәхмәте, әнинең бөтен анализлары да яхшы булып, табиблар 10 минут эчендә күз күремен кайтардылар. Ике атна Казанда тикшеренгәннән соң әнине Башкортстанга кайтардык. Без икенче бүлмәдән карап торабыз: әти белән икесе ике караватта кара-каршы утырганнар да, үзара сөйләшәләр:

– Мәскүрем, син мине сагындыңмы? – дип сорый әни.

– Син кая болай озак йөрдең соң ул? – дип әнинең соравына каршы сорау бирә. Әни соравын янәдән абатлый төшә: «Юк, әйт инде, син мине сагындыңмы соң?»

– Ә син мине сагындыңмы соң? – дип кабат сорау бирә әти.

– Сагындым!..

Аларга карап икенче якта бер Җәвит белән елап беттек. Менә шуннан соң ничек мәхәббәт 3 елдан соң бетә дип әйтеп була?!

Җәвит: Менә без инде 33 ел гомер итәбез, әле тагын шуның кадәр бергә булырга насыйп булсын!

Зөлфия: Алай димә, 33 ел бик аз, хәзер үтеп китә ул! Ул гомер миңа 33 көн кебек кенә узды да китте. Без бу дөньяга кунак булып кына киләбез. Шуңа күрә юк-барга талашып, ачуланышып, шушы кыска гомернең ямен-тәмен бетермәсәк иде! Кадерен белеп яшәсәк иде.

– Амин! Инде бүгенге көн вәзгыятенә әйләнеп кайтыйк. Дөньяда барган соңгы вакыйгалар, карантин шартлары халкыбызның психик-эмоциональ халәтенә нинди йогынты ясады икән?

Җәвит: Бу сәнгать кешеләре өчен бик авыр чор булды. Ләкин без өйдә дә тик ятмадык, эшләдек, иҗат белән дә шөгыльләндек. Әмма халыкның концертларга яңадан йөри башлап, элекке хәленә кайту мәсьәләсе безне бик борчый. Хәзер барыбер элеккечә булмас, халыкта әзрәк шикләнү, курку да калыр. Без, үз чиратыбызда, иҗатыбыз аша дөньяны яхшыга үзгәртергә тырышабыз. Шуны әйтәсе килә: ахыры хәерле булсын!

Шунысы хак: өйдә бикләнеп утыру кешеләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Зөлфия: Әйе, үзоизоляция күпме гаиләне берләштерде! Бу карантинга кадәр телефоннан сөйләшергә дә вакыт таба алмый идек, ә хәзер шушы шартларда туганнарыбызның, дусларның кадере тагын да артты. Шулар белән кабат очрашуларны бик көтәбез.

Зөлфия ханым, Сез үзегез күп кенә көйләр авторы буларак «мәгънәсез җыр» төшенчәсенә ничек карыйсыз? Җыр сәнгате аша артистлар халыкны тәрбияли түгелме соң?

Зөлфия: Мин бервакытта да мәгънәсез җырларны җырламадым һәм җырламаячакмын да. Без балачактан ватанчыл (патриотик) рухта тәрбияләнеп, классик композиторларыбызның җырларында үстек. Ә хәзерге яшьләр безнең буын иҗатын аңламый. Арасында яшьләр өчен генә җырлый торганнары да бар. Бәлки яшь буынга шундыйлар кирәктер… Заманасы икенче бит. Шулай булса да, миңа калса, безнең буынга без җырлаган җырлар кирәк. Һәр җырчы үз урынында. Шагыйрьләр арасында да җырлы шагыйрьләр бар, Роберт абый Миңнуллин, Наҗар Нәҗми… Беркемне дә үпкәләтергә теләмим. Үзем шигырь җыентыклары җыярга, аларны укырга бик яратам. Кайвакыт бер җыентыкны укып чыгып та җыр язарлык шигырь чыкмаска мөмкин. Чөнки җыр шигыре ул башка була. Репертуарыма килгәндә, минем шундый матур җырларым Җәвит язган сүзләргә күбрәк туа кебек. Үзебез дә гади халык арасыннан чыккангамы, Җәвит язган җырларның сүзләре халыкка тизрәк барып җитә.

 Җәвит: Сүзләре дә авылчарак инде! (Көлә.) Мин күп язмыйм, соңгы вакытта язсам да күрсәтмәскә тырышам. Ә шигырьләргә килгәндә, төрле авторлар бар, бик күп текстлар китерәләр, ләкин аның барысына да көй язып булмый шул. Зөлфия инде әйткәнчә, көй дә теләсә нинди сүзләргә тумый.

– Җәвит әфәнде, татар юморы бүгенге көндә ни хәлдә?

– Менә мин эстрадага килгәнгә 33 ел, бу мәсьәлә һаман да үз көчендә – татар юморы юк! Хәзер күбесенчә бизнеска корылган замана, һәркемнең үзе өчен эшлисе килә. Юмористлар бар. Бездә бит рус эстрадасындагы кебек артистка йөзләгән юмористик хикәя язып бирүче кеше юк, язганнарын да әле сәхнәгә чыгарыр өчен күпме үзгәртәсе, эшкәртәсе бар. Шулай ук ул көн кадагына да сугарга тиеш. Әле язылган әйберне бер ел тик яткырсаң, инде ул вакыйга узып киткәч, аларның кирәге дә калмый. Шуңа күрә татар эстрадасында юморның хәле һәрвакыт начар булды. Күләмле юмористик әсәр язучыларны да бармак белән генә санарлык. Монысы бер мәсьәлә. Икенчедән, руслардагы кебек тапшырулар эшләр өчен татар эстрадасының юмористик репертуары 2-3 тапшыруга гына җитәрлектер. Ә аннан соң инде, я ул юмористның башка мәзәге юк, я вакыты юк, я булмаса шул концертта катнашкан башка бер артист белән бәхәстә… Хәзер концертларда чыгып рәхәтләнеп юмор сөйләгән кеше бармы соң? Күпчелек артистлар «күпфункцияле», һәрнәрсәне мин үзем булдырам дип уйлый. Ә тамаша залыннан караганда ул башкача. Шуңа күрә һәр концертның үз алып баручысы, биючесе һәм җырчысы булырга тиеш. Яшьләргә шуны киңәш итәр идем: һәрвакыт эзләнергә кирәк, бөтен концерт мәзәккә генә корылырга тиеш түгел, программаның тәрбияви өлешенә дә игътибар итәргә кирәк.

– Ә күп кенә сәнгать әһелләре «театр ул тәрбия урыны түгел», диләр…

Җәвит: Ничек инде тәрбия урыны булмасын?! Менә безнең һәрбер концерт программабызда җитди монологлар була: сугыш темасына, әтиәни, бүгенге сәясәткә кагылышлы уйланулар. Әле концертларыбызның да иң истә калган өлеше нәкъ менә шушы мин сөйләгән җитди, уйландыра торган монологлар. Хәзер тамашачы көлсә, концерт шәп булды, дип нәтиҗә чыгаралар. Ә безгә киресенчә, аларның уйлануы мөһим. Ә инде концерт тәмамлангач, халыкның аягүрә басып 4-5 минут кул чабып торуы – безнең эшнең нәтиҗәсе шул.

– Сәхнәдә күп еллар эшләү дәверендә сөенечле һәм үкенечле хәлләр дә күп булгандыр…

Җәвит: Мин үз язмышымнан канәгать. Әйе, балачакта күргән авырлыклар искә төшсә, йөрәк сыкрап куйган мизгелләр була. Мин күргәннәрне Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен! Бүгенге көнемнән мин бик канәгать: яраткан кешем янәшәмдә, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм яраткан эшем бар. Аллага шөкер, аралашыр дусларым, күзгә карап сөйләшердәй туганнарым бар. Янымда Зөлфиякәем, балаларым, оныкларым исән-сау булса – бәхетле картлык шул була. Гастрольләребез булып торсын, кулдан килгәнчә сәхнәләрдә чыгыш ясарга язсын. Аллаһы Тәгалә безне сәламәтлектән, хәрәкәттән һәм күңел тынычлыгыннан аермасын. Амин!

– Зөлфия ханым, Сезнең тиздән күркәм юбилеегыз якынлаша, үткәннәргә нәтиҗә ясап, үзегезгә киләчәктә нәрсә теләр идегез?

– Мин – хатын-кыз. Мин бу дөньяга сөекле хатын һәм әни булыр өчен яратылган. Бу яктан мин бик бәхетлемен. Гаиләмдә яраткан иремнең сөекле хатыны, балаларымның яраткан әниләре, оныкларымның яраткан нәнәйләре. Хатын кыз буларак мин бик бәхетле. Аллага шөкер, бүгенге көндә балачактан хыялланган эшем, яраткан җырларым һәм тамашачыларым бар. Мин бервакытта да карьера артыннан кумадым. Минем гаиләм – иң зур байлыгым. Аллаһы тәгалә шушы нәрсәләрдән, сәламәтлектән аермасын. Якыннарым, туганнарым, дусларым, күршеләрем, тамашачыларым – барысы да исән-сау булсыннар. Дөньяларыбыз имин, күкләребез тыныч булсын. Шушы изге Рамазан аенда теләгән теләкләребез кабул булсын!

– Амин!

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2020 елның июнь санында бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк