«Бездән – сорау, сездән – җавап»: Рөстәм Закиров тамашачы алдында башкарган иң беренче җырын хәтерлиме икән?

Кадерле укучыбыз! Сезгә өр-яңа «Бездән – сорау, сездән – җавап» сәхифәсен тәкъдим итәбез.

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты тамашачы алдында башкарган иң беренче җырын хәтерлиме икән?

– Тәүге тапкыр җыр башкаруым 6 яшемдә булды. Хис-кичерешләремне төгәл хәтерләмим дә инде, авылыбызның мәктәбендә балалар өчен Яңа ел тамашасында, ахры, укырга кермәгән идем әле. Ул вакытларда шигырь сөйләү мәртәбәлерәк гамәл иде, чараны оештыручылар миңа да сөйләргә кушты, әмма үземә җырлау җайлырак булганга, «Арча кичләре»н җырлап котылдым. Ул радиодан да еш яңгырый иде, әтием дә җырлап йөргәнгәме, шуны сайлаганмындыр. Җырда шундый юллар бар:

Арча кичләре,

Сагыну хисләре.

Сине уйлап йөрәгем

Әллә нишләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
547
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин туеның кайчан буласын әйтте
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы