Логотип
Журналда укыгыз

Аяз көндә яшен сукты

«Бер фикер» рубрикасы.

Хөрмәтле редакция!

Борчуымны җиңә алмаганга Сезгә мөрәҗәгать итәм. Минем исемем Наилә, Казан кызы. Үзем йөз-кыяфәткә чибәр генә булсам да, мәхәббәт өлкәсендә гел бәхетсезлеккә юлыгам. 4 ел элек бик чибәр һәм акыллы егет белән таныштым, ул миннән 9 яшькә олырак. Инде гомерлек мәхәббәтемне очраттым дип гыйшык утында янып йөргән вакытта, аяз көндә яшен суккандай булды — минем акыллы егетем егет түгел, ә өйләнгән ир һәм 3 бала атасы булып чыкты! Ничек кенә авыр булуга карамастан, бу хәбәрне ишеткәч, араларыбызны өздем.

Ул мине төрле юллар белән кире кайтарырга тырышты... Бервакыт танышларым аның хатыныннанаерылып чыгып китүе хакында хәбәр җиткерделәр. Үзе дә һаман «Мин сине генә яратам, бергә булыйк»,  – дип ялварды. Гашыйк кызның мәхәббәттән өзгәләнгән йөрәге аны гафу итте һәм без кавыштык.

Шулвакыт арабызга бертуктаусыз сөйгәнемнең элеккеге хатыны керә башлады. 3 бала атасы булуы да үз йогынтысын ясый, егетем ике арада бәргәләнеп йөри башлады. Бу хәлләр белән килешә алмыйча ничә мәртәбә араларыбызны өзсәм дә, ярату хисләре җиңеп чыкты. Әти кешенең үз балалары белән күрешүе табигый, әлбәттә, ләкин элекке хатыны да шунда булу күңелгә тынычлык бирми. Мине борчымас өчен, сөйгәнем алдауюлдау юллары белән, миңа белдермичә генә гаиләсе белән күрешә, ә мин аны барыбер беләм. Иртәме-соңмы, беләм... Һәм шушы сәбәпләр безнең талашуыбызның иң зур һәм бердәнбер сәбәбе булып тора. Хөрмәтле редакция, киңәш бирегез, инде миңа нишләргә? Яратам бит мин аны, ләкин минем аны элеккеге хатыны һәм балалары белән бүләсем килми...

Халидә Сөнгәтуллина, Татарстанның халык артисты:

«Наилә, сеңлем! Бу халәттәге (гашыйк) кешегә нинди киңәш бирүе дә авырдыр. Шулай булса да, үз фикеремне, читтән караучы буларак, аңлатып карыйм. 

Мин моны, беренчедән, әле мәхәббәт дип түгел, ә гашыйк булу дияр идем, бәлки «муеннан гашыйк» булудыр. Бу хәлдәге кешегә кистереп кенә «дөрес» яки «юк» дип әйтү дә дөрес булмас. Монда бер кеше генә язмышы түгел, ә кешеләр язмышы турында сүз бара, капма-каршы кешеләр язмышын күздә тотарга кирәк.

Әйе, Наилә сеңлем, син мәхәббәтемне очраттым дисең, ә моны мәхәббәт дип атарга иртәрәк түгелме икән? Гашыйк булгансың, анысы белән килешәм. Мәхәббәт инде ул кешенең бөтен барлыгын күреп, тышкы кыяфәте, сөйләшүе, холкы һәм башкаларны — жыйнап әйткәндә барысын үзеңә кабул итеп, аның белән килешеп яшәүдер.

Хәзер инде санап кына киткән якларны ачыклыйк. Син аңа гашыйк булган, димәк, йөзе, тышкы кыяфәте сиңа ошый. Аның эше дә сиңа ошыйдыр, бәлки бик абруйлы эштер. Ә менә холкы... Үзенең корган оясын, балаларын калдырып китәргә карар кылуын ничек бәяләргә?! Ул да бу мизгелдә муеннан гашыйк, тормышның башка якларын күрми (дөресрәге, бу мизгелдә күрергә сәләтле түгел) икәнен аңларга кирәктер. Ул да бу гашыйклык мизгелендә бу турыда уйламый, аның белән да шушы ук халәт (ситуация) идарә итә...

Ә менә бераз вакыт үтеп, бу халәттән чыккач, сезнең алда да сораулар туачак бит. Син, Наилә сеңлем, үзеңне аның хатыны урынына куеп кара. Хатыны гына түгел, бала анасы! Алар ялгыз калырлар, бәлки синең мәхәббәтең ике якка да йөрер. Син моңа ризамы сон?! Ул хатынның ире шикелле яңа мәхәббәт тапкан иреңә ничек карар идең?! Узегезнең яратышып кавышуыгызны күз алдыңа китереп, янадан бер тапкыр йөрәгең аша кичер. Мондый хәл сезнең тормышта да кабатланса... Бәлки инде син үз-үзеңә жавап та бирерсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк