Логотип
Журналда укыгыз

Алты яшемнән үк сәхнәдә

Сәидә Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә.

Сәидә Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә.

– Сәйдә, син яшүсмер вакытыңнан ук киң тамашачыга танылу алдың. Җырчы буларак сине икенче баскычка бастырган вакыйга «Голос.Дети» бәйгесендә катнашуың булдымы?

– Мин 5 яшемнән җырлый башладым. 6 яшемнән үк җыр бәйгеләрендә катнаша башладым һәм тәүге тапкыр зур сәхнәдә Асылъяр концертында чыгыш ясадым. Шул вакытта Асылъяр апа белән күп кенә төбәкләрдә гастрольләрдә булдым. Габделфәт абый Сафин белән дә чыгышларым булды. Шуннан соң мине таный башлаганнардыр, мөгаен. 

Мәскәүгә, Санкт-Петербург, Челябинск, Екатеринбург, Оренбург шәһәрләрендә чыгышлар ясадым. ТНВ каналында да төшкәнем булды. Ә инде «Голос.Дети» проектыннан соң, әлбәттә, тагын да күбрәк таный башладылар. Төрле проектларга чакырулар килә башлады. Чит илләргә: Америка, Бельгия, Испания, Төркия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстанга чакырдылар.

Кинәт сиңа игътибар арткач, сыйныйфташларыңның мөнәсәбәте нинди булды?

– Яшьтәшләр, сыйныфташларның мөнәсәбәтләре үзгәрмәде, шулай ук дус булып аралашабыз. Алар миңа хәтта дәресләр белән ярдәм итә иделәр, мин аларга бик рәхмәтле. 

Хәзер кайда белем аласың?

– Бүгенге көндә ике җирдә белем алам – Казан Федераль университетының көнчыгыш бүлегендә икенче курсны тәмамлыйм, шулай ук И. Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә белем алам.

 Белүемчә, син параллель рәвештә Казан шәһәр филармониясендә дә эшлисең. Шәхси тормышка, дуслар белән аралашырга вакытың каламы?

– Әйе, 2020 елның көзендә филармониягә эшкә урнаштым. Шәхси тормышка вакыт азрак калса да, дус кызлар белән дә аралашырга, ял итәргә тырышам. 

 Хәзер синең иҗат эшчәнлегең нинди проектлар белән бәйле?

– Күптән түгел «Тукай карашы» дигән яңа җыр иҗат итеп клип төшердек (Л.Батыр-Болгари көе,  Р. Әймәт сүзләре), аранжировкасын Рөстәм Болгари Явич ясады. Без ул җырны Башкортостан егете Илнар Шәрәфетдинов белән икәү башкардык. Миңа калса, бик матур дуэт килеп чыкты. Шулай ук И. Мостафин көенә, Э. Җәлилова сүзләренә «Яшерен сөю» дигән яңа җыр иҗат иттек. Тиздән әлеге җырга да клип төшерергә җыенабыз Аллаһ боерса!

 Синең сәхнәдәге образың чын татар кызы гәүдәләнеше. Озын толымнарың белән бер дә аерылышмыйсың.

– Сәхнә образы минем кечкенәдән үк бара. Озын толымлы татар кызы образын милли бизәкле озын күлмәкләр белән бизәргә тырышабыз. 

 Чәчләрең һәрвакыт матур булсын өчен аларны ничек тәрбиялисең? Кайчан да булса шушы образыңны тамырдан үзгәртү теләгең булдымы?

– Чәчләремне кисәргә беркайчан да уйлаганым булмады, аларны тәрбияләү бик җиңел булмаса да, миңа озын чәч ошый. Чәч матур булсын өчен мин, әлбәттә, төрле маскалар ясыйм. Елга берничә тапкыр чәч карау буенча белгечләргә йөрим. Алар миңа туры килә торган махсус шампунь сайлап бирәләр. Әлегә мин үземнең образымнан канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк