Логотип
Хәбәрләр

Тормыш хөкеме

Ике дусханымның әңгәмәсе кочаклашып елау белән тәмамланды. Аларны юатырга сүз таба алмаудан мин гаҗиз идем.

Җәмгыятьтә тормыш кануннары хөкем сөргән, аларның кешедән өстенрәк чыккан чаклар да була. Мин республика күләмендә даннары яңгырап торган ике ханымның дусларча якын ачылып китеп, күңелләре түгелгән чакта тап булдым. Икесе дә миңа күптән таныш, үз кеше булганга алар уйларын миннән яшермәделәр, дип уйлыйм. Бу алар өчен үзенә күрә бер эмоциональ чаткылар чәчрәп торган катарсис булып чыкты бугай.

Хатыннарның икесе дә заманында театр училищесында укыганнар, укытучылары икесенә дә зур өметләр баглаган, тик берсе сайлаган юлыннан тайпылып алса да, һөнәренә тугрылыклы калып, матур-матур рольләр уйнаган, шөһрәт казанган. Икенче хатын телевидение-радионы якын күреп, театр юлыннан аерылган, көн саен диярлек зәңгәр экраннарда күренеп, тавышын радиодан яңгыратып, башкаларга булышып көн күргән, ихлас күңел биреп эшләгән, абруй казанган. Ханымнар икесе дә чибәр, эшлекле, сөйкемле. Икесе дә мактаулы исемнәр йөртәләр... Һәм икесе дә үзләреннән канәгать түгел икән.

Беренчесе – артистка ханым күз яшьләре аша дустыннан көнләшүен әйтә. Әлфинур, җаным, беләсеңме, мин синнән көнләшәм бит, ди. Әйе, көнләшәм, ди, ләкин халык телендәге кара көнләшү түгел, якты, ак, туганнарча көнләшәм ди. Иҗат рәхәтенә күмелеп, дан-шөһрәтеннән ләззәтләнеп гаилә тормышына игътибары җитмәве сәбәпле ялгыз калган ул. Дөрес, кияүгә чыккан, ә ире сәхнәдән китүен таләп иткән. Ханым иҗаттан аерыла алмаган, ә иреннән аерылырга көч тапкан. Даны еракларга таралгангамыдыр, башы да әйләнеп киткәнгәмедер, ире белән икесенең юлы ике якка юнәлгән. Уртак мәхәббәт җимеше – кызлары фаҗигале һәлак булгач, яшәү яменә кара төс кергән. Бала табу чоры әллә кайчан артта калганга, вакытында ишле гаилә кора алмавына артистка үкенеп бетә алмый икән. Тормыш кануннарының капма-каршылыгы аның йөрәген талый, ул ялгыз калдым, күп балалы ана булу бәхетенә ирешә алмадым, хаталандым дип әрни, балалары, оныклары күп дусты тормышына кызыга. Моның өчен аны гаепләп буламы? Йөрәгеннән өзелеп төшкән сабыйларыңны күкрәгеңә кысып, аларның йөрәк тибешен тыңлап, әни дип кочагыңа сарылудан да шатлыклырак, газизрәк тагын нәрсә бар соң бу дөньяда, ди ул.

Икенче ханымны тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре баскан икән. Ул «Дания, дустым, ә мин синең шундый уңышлы иҗат юлыңа кызыгам да, үкенәм дә», – ди. Өч бала тапкан, алар да икешәр-өчәр сабый дөньяга китереп, дәү әниләренә бүләк иткәннәр, укыганнар, дөнья проблемалары белән дәү әти белән дәү әниләрен баштан аяк күмеп куйганнар. Юк, гадәттән тыш әллә ни булмаган, ишле гаиләгә ияреп йөргән яшәеш борчулары ханымны сәхнәдән аерган. Хезмәте буенча республикада исеме көн саен яңгырап торса да, ул укытучыларымның өметен акламадым, чын олы иҗат белән шөгыльләнә алмадым дип көрсенә. Уйнарга хыялланган рольләрнең үзен читләтеп узуы аның җанын талый, дустының сәхнәне бизәп, тамашачының аңына, йөрәгенә үтеп кергәнне күргән саен күңеле чымырдап куя, нишләп соң мин дә шулай итә алмадым, ник сайлаган юлымнан тайпылдым дип битәрләнә. Юк, ул якын дустының данын күпсенми. Бу бары тик тормыш куйган, шундый ук зур әһәмиятле иҗади мәсьәләләрне чишә-чишә олы иҗаттан тайпылу, яшьлек хыялын тормышка ашыра алмау сәбәпле җаның телгәләнү. Балаларын, оныкларын үлеп сөйгән, алар турында сөйләгәндә йөзендә илаһи нур балкыган, чын мәгънәсендә тулы канлы гаилә бәхетендә коенган ханымның гомере заяга узган дияргә кемнең теле әйләнер икән!

Ике дусханымның әңгәмәсе кочаклашып елау белән тәмамланды. Аларны юатырга сүз таба алмаудан мин гаҗиз идем. 

 

Автор Әнәс Хәсәнов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк