Логотип
Хәбәрләр

"Сиңа рәхәт - Алияң тыныч"

«Син татар малае, туган телең урыска да, удмуртка да кирәкми, сиңа гына кирәк»

Алия Исрафилова исеме ишетелүгә күпләр аның «Яшьлек язым», «Йөрәк җыры», «Әти кайтып килә басудан» җырларын искә алыр. Тамашачы аны җырчы буларак белсә дә, бүгенге көндә аның төп эшчәнлеге – мөгаллимлек. Редакциябезнең кунагы – Казан (Идел буе) федераль университетының  Журналистика югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа кафедрасы һәм Россия Ислам институтында журналистика фәне буенча белем бирүче җырчы-мөгаллимә Алия Исрафилова.

 

Алия, моңарчы сине җырчы буларак кына белә идем.

– Күпчелек шулай. Хәзер сәхнәдә сирәк күренәм, үземне күбрәк мөгаллимлек эшенә багышладым. Эстрадада элеккечә кыз фамилиям белән чыгыш ясыйм, ә аудиториягә үземне, укытучы буларак, иремнең фамилиясе белән таныштырам. Яшьләр мине җырчы буларак белми диярлек, ә менә Ислам институтына олырак яшьтәге укучылар килә, алар танып алалар, шуңа күрә беренче вакытта шикләнебрәк карыйлар, журналистика өлкәсендәге белгечлегемне кабул итеп бетермиләр. Мин әлеге ике юнәлешне аерам, укытучы буларак үсеш алу өчен тырышлык куям. Җырлау күңел рәхәтлеге ала торган шөгыль рәвешендә яшәп килде. Дөрес җырлау өчен Клавдия Щербининадан вокал дәресләре алдым, бу өлкәдә махсус белемем юк, үзешчәннәр рәтенә керәм дияргә була. Вокал серләренә төшендерүемне сорап үземә мөрәҗәгать итүчеләргә андый төпле нигезем юклыгын аңлатам. Җырны матур итеп, җиренә җиткереп башкару белән моңа башкаларны өйрәтү арасында аерма зур, әлбәттә. Моның шулай икәнен педагогикага ныклап кереп киткәч аңладым. Аспирантурада укыганда күп дәресләр тыңланды, ул күләмдә кирәк түгел дип саный идем, зур сынау буларак кабул иттем. Хәзер исә башкача фикердә, шактый китаплар укып, тәҗрибә тупладым, мөһимлеген аңлыйм. Күбрәк мәгълүматка ия булып, фәнни инструментларны кулланган эш нәтиҗәлерәк була.

Башка өлкәләрдән аермалы буларак, журналистика гел үсештә, шуңа күрә һәрдаим камилләшеп торуны сорый. Билгеле бер дисциплина буенча дәресләргә әзерләнгәндә семестр саен материалларны яңартып, эшкәртеп торам. Студентларга төрле биремнәр йөклибез, социаль челтәрләрдә проектлар эшлиләр, сәләтләрен, мөмкинлекләрен үстерәләр. Яшьләр бик актив, кайнап торалар, алар белән без дә хәрәкәттә. Хәзерге вакытта аларга җиткерергә тырышкан фикеребез шул – безнең җирлектә татар һәм рус телен бертигез дәрәҗәдә белгән, кулланган белгечләргә эшкә урнашу да җиңелрәк. Алар күбрәк инглиз теленә тартыла, чит илгә китеп эшләү турында хыяллана. Халыкара оешмаларга урнашып хезмәт куючылар да булыр, әмма бу бик сирәк күренеш.

Тормышыбызда туган телне беренче урынга куярга кирәк. Балаларга аңа карата мәхәббәт уяту, өйрәтү ата-аналарның һәм мәктәпнең уртак бурычы. Баласы булмаган милләттәшләребез дә үзаңлы, үрнәк булырга, тирә-юньдәгеләргә йогынты ясарга тиеш. Яшь чакта мөһимлеген тоймыйсың, ә олыгайган көнеңдә күңелдә бушлык хасил булуын аңлыйсың.

Миңа социаль челтәрләрдә җырларыма карата фикерләр язучылар шактый, алар арасында гомере читтә узганнар күп. «Татар җырларын тыңлыйм да йөрәгем әрни, бик ошатам, әмма мәгънәсенә төшенә алмыйм, вакытында өйрәнәсе калган», дип өзгәләнәләр. Улыбыз Сәлимне үзем белем алган татар гимназиясенә биргән идек, ләкин анда милли компонент әкренләп юкка чыкты, исеме генә калды, өстәмә дәресләр генә бар. Сәлимгә ияреп үзебез дә русча аралашуга күчүебезне сизеп алдым. Улымны «Адымнар» мәктәбенә күчердек. Телне бер югалтсаң яңадан торгызу ай-һай бик авыр икән. «Сезнең татарчагыз» диюләрен ишетү күңелне яралады. «Син татар малае, туган телең урыска да, удмуртка да кирәкми, сиңа гына кирәк», дип дога кебек кабатлап күңеленә сеңдерергә тырышам. Һәр иртәдә машинада мәктәпкә илткәндәге 10 минутлык вакытны телебездәге сирәк сүзләрне, мәкальләрне өйрәтүгә багышлыйм. Әгәр Сәлим телне белмәсә, өебездәге зур шкафтагы татар китапларыннан торган тупланманың кыйммәте юкка чыгып, чүп булып калачак ләбаса.

Үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга дип белем алган кеше буларак, практика үткәндә балаларны һич тыңлата алмадым. Ул яктан йошак мин, андый сәләт бирелмәгән.

– Андый кыенлыклар булды инде. Эшли башлаган чагымда аудиториягә сәхнәгә чыккан кебек ачык йөз белән, елмаеп керә идем. Матур образ тудырып, тамашачыларны хыял диңгезендә йөздереп хушландырырга ияләшенгән иде. Шәкертләремнең мине җитди кабул итмәвен тойдым. Ябык гәүдәле дә булгач, алар арасында үземне әллә ни аерып та булмый. Тыңлату өчен кашларны бераз җыерып, киенү стилемне үзгәртергә, үземне-үзем тотышта да башкача булырга туры килде. Чөнки күңелдә ачу хисе туа, әйтеп-әйтеп карыйсың да, нәтиҗәсен күрмәгәч таләпчәнлекне арттырасың. 

Узган ел  татар журналистлары марафонында катнаштың.

– Әйе, аны минем белән бер төркемдә укыган дустым Раилә Сабирова оештырды. Төп максатым аның шушы башлангычын куәтләү иде. Тәҗрибәле белгечләрне берләштергән бик файдалы проект килеп чыкты. Үзем өчен яңа исемнәр ачтым, язмаларын күптән укып барган кешеләр турында никадәр кызыклы нәрсәләр белдем. Мин билгеле бер массакүләм мәгълүмат чарасында эшләмим, ләкин сабакташларым белән элемтәдә яшим, аралашу даирәсен киңәйтү бик мөһим. Иҗат белән шөгыльләнүем сәхнә белән бәйле булгач, каләм тибрәтергә вакыт җитми иде, марафон миңа шушы мөмкинлекне тудырды. Эшләгән чакта килеп чыккан берәр кызыклы хәлне искә төшерү турында бирем бар иде. Аны сезгә дә сөйлим әле. Уку программасы буенча билгеләнгән практиканы мин «Татарстан» радиосында Рәкыйп Гаффар җитәкчелегендә үттем. Бервакыт кемнеңдер гозере буенча, үзен җырчы дип атап йөргән бер абзыйдан интервью алырга куштылар. Хәзер исемен дә хәтерләмим инде. Ул абзый турында бер дә ишеткәнем булмагач, стандарт сораулар әзерләп интервью алырга килдем. Аның иҗаты белән танышырга теләп, җырлары тупланган кассетаны тыңлатуны сорадым. Боларның берсе дә эфирга куярлык түгел иде. Җыр түгел, ниндидер акыру алмаш шыңшу. Хәзерге Моргенштерннардан соң бернәрсәгә дә гаҗәпләнмибез диярлек, ләкин ул вакытта тамашачы мондый «иҗатка» әзер түгел иде. Ә абзый үзе белән чын күңелдән горурлана, һәр җырын шедевр сыман тәкъдим итә: «Менә-менә, бу җирен тыңла! Нинди көр тавыш чыга!» – дия-дия мактый. Мин әле һаман уенмы бу, чынмы икәнен аңламыйча, диктофонны кабызып, әңгәмәне башлап җибәрдем. «Күп еллар инде зур сәхнәгә чыгарга тырышам, ләкин миңа дошманнар юл бирми», – дип зарланды. Үзем дә шул вакытларда иҗатта беренче адымнар ясаучы кеше буларак: «Ничек комачаулыйлар, анда бит шлагбаум белән торучы юк?» – дип аптырап сорадым. «Син әле яшь, аңламыйсың, миңа Салават Фәтхетдинов үзе каршы, мине көндәше итеп күрә, ләкин мин барыбер аны җиңәчәкмен!» – дип ярсып китте бу абзый. Бу үзенчәлекле әңгәмәне бөтен редакциябез белән тыңладык та, җыры да, сөйләве дә яраксыз, дигән нәтиҗә ясап, эфирга чыгармаска булдык. Бераздан героем тапшыру эфирга кайчан чыгачагын сорап шалтыратты. Мин кабаланып-каушап, тасма чәйнәлгән, яңадан яздырасы була, дип җавап биргәч: «Эх, сез дә Салаватка сатылгансыз!» – диде дә, трубканы ташлады. Башка ул сәер абзый турында ишеткәнем булмады. Салават әфәнде аның белән менә шулай дулкынланып көрәшеп яшәүче барлыгын белә идеме икән?

Журналыбызны укыгач, беләчәк инде. Үз концертларыңны куйганың юк кебек, яки мин генә бармый калдыммы?

– Аны оештыру мәшәкатьләрен күз алдына китерәм дә, коелып төшәм. Табигатем буенча мин лидер түгел, ярдәмче роле күбрәк ятышлы. Ниндидер җаваплы эшкә җитәкче итеп куйсалар, миңа өмет баглаганнарның йөзенә кызыллык китермичә эшләргә тырышачакмын. Ләкин беркайчан да үзем башлап йөрмим. Сольный концертка тотыну өчен дә кыюлык кирәк. Бәлки «булдырдым» дияр өчен кечерәк берәр залда якыннарымны җыеп иҗат кичәсе ясармын. Ләкин зурлап, аерым проект буларак үсәргә теләк юк, иҗат белән үземә җитәрлек дәрәҗәдә шөгыльләнәм. Артистларга ияреп унар-унбишәр көнгә иҗади сәфәрләргә чыгып йөргән бар. Хәзер гаиләне, өйдәге җылы урынны ташлап алай йөрисе килми. Әгәр һөнәрең итеп сайлагансың икән, ипиең шул икән, бертуктаусыз эшләргә, нәрсәдер уйлап табарга кирәк, башкалардан калышмаска дигән нечкәлекләре дә бар бит әле. Моның өчен тиктормас холыклы, «чегән» кебек әрсез һәм авантюра сөючән булу кирәктер. Гастрольләргә тәүге тапкыр Илсөя Бәдретдинова төркеме составында чыктым. Зөлфәт Зиннуров белән дә чыгышлар ясадык. Хәзерге вакытта Гөлүсә һәм Закир Шаһбан белән хезмәттәшлектә. Әгәр ирем Айдар оештыру эшләрен үзенә алса, мин иҗатта күбрәк уңышка ирешер идем, мөгаен, ләкин бу өлкә аңа кызык түгел. Айдар заманча техника белән мавыга, миңа кирәк дип кенә аны мәҗбүр итү дөрес булмас иде.

– Син психолог булып та эшли алыр идең, минемчә.

– Җәмгыятьтә психолог һөнәре популярлашты, интернетта да өйрәтүчеләр, кеше күңелендә казынырга теләүчеләр бик күп. Журналистика факультетында укыганда психология буенча өстәмә дәресләр керде. Квалификацияне күтәрү курсларында да ныклап үзләштердек. Бу һөнәрем белән бәйле – кешеләр турында язу өчен аларны күзәтергә, өйрәнергә, текстта дөрес итеп сурәтләп бирергә кирәк. Заманалар үзгәрсә дә, хис-тойгылар, холыклар шул ук кала, дуслык, мәхәббәт, көнчелек, үзара ярышу һ.б.

Тормышта һәр хатын-кыз психолог кына түгел, берничә һөнәр иясенә әверелә. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы хатын-кыз зирәклегеннән тора. Әбиемнең сүзләре күңелемә сеңгән: «22 яшьтән дә иртәрәк кияүгә чыгарга ашыкма», дип әйтә иде. Андый максат куймасам да, тәкъдим итүчеләр күп булды. Шуңа күрә ялгыз калмаячагыма ышаныч бар иде. Ирем Айдар белән танышканда ул телевидениедә оператор булып эшли иде. Мин туй мәҗлесендә җырлыйм, ул видеога төшерергә килгән. Танышкан мәлдә башны югалткыч көчле мәхәббәт турында сүз бармады, икебезнең дә парлы тормыш корасы килү теләге өстен чыкты. Барыбызның да бәхетле буласы килә, һәркем үзе ничек тели, шулай яшәргә хаклы. Тели икән аерылырга, баласын үзе генә тәрбияләргә, бөтенләй бала тапмаска мөмкин... Кияүгә чыгып, гаилә белән яшәвем – шәхси сайлавым, җитлегеп ясаган карарым. Бүгенге көнгә кадәр яшибез икән, димәк, туры киләбез, бер-беребезне  сулыштан, күз карашыннан аңлыйбыз. Ике арада чын сөю барлыгын тоям. Хөрмәт тә, хисләр дә җитәрлек, бик якын кешеләргә әверелдек. Еш кына аңа шалтыратырга дип телефонга үрелгәндә ул үзе шалтырата, фикерләребез туры килә. Бәхәсләр дә була, әлбәттә, без тере кешеләр бит, әмма тулаем алганда килешеп яшибез. Дуслар белән сөйләшеп утырганда: «Сиңа рәхәт, Алияң яхшы, басынкы хатын», дисәләр, Айдар уенын-чынын бергә кушып: «Сезнең ачулы чагын күргәнегез юк бит әле», дип әйтеп куя. Чыннан да, кайчакта кискен дә булам, шәхси чикләремне саклый торган кеше. Кемдер комачаулый яисә үз фикерен тагарга тырыша икән, җебеп тормыйм, үз мәнфәгатьләремне аяк терәп яклыйм. Күз тимәсен, без бик тыныч гаилә, өйгә килеп керсәң дә шау-шу, ыгы-зыгы, кычкырып сөйләшүләр ишетмәссең, улым да моңа ияләшкән. Бервакыт туган көнеңне ничек уздырабыз дип кызыксынгач, әйдә, беркемне дә чакырмыйк, рәхәтләнеп тыныч кына утырыйк, диде. Ирем Айдар кунакка барсак активлык ярата, аңа халык белән аралашу кирәк. Мин исә эштә, сәхнәдә чыгыш ясаганда энергия алмашын җитәрлек кичерәм.

Гаиләгезне ишәйтү ниятегез бармы?

– Дөресен әйткәндә, ул хакта уйлаган юк. Без улым Сәлимне дә озак көттек, аңа иптәш кирәк икәнен аңласам да, янәдән бала чүпрәкләренә тотыну бераз куркыта кебек. Икенче балага узу күбрәк физиологик халәткә бәйле. Бу сорау туганнарыбызны да борчый, ирем теләген белдерә, мин дә каршы түгел, киләчәк күрсәтер. Дин ягыннан караганда, баланы нык ялварып сорарга кушылмаганын беләм, бүләк яки сынау булып бирелергә мөмкин икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк