Логотип
Хәбәрләр

Исхак Усманов: "Ашаган белми..."

Исхак Усманов: "Тормышымда җитди борылыш ясап, зур үзгәрешләргә этәргеч булган өч гүзәл затка рәхмәтлемен"

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Әсхәт улы Усманов олы мәдәнияткә ихластан хезмәт итүче, газиз милләтенә, үз һөнәренә тугры кешеләрнең берсе. Россиядә Сергей Дягилев үзе нигез салган администратор эшчәнлегенең (антрепренёр, импрессарио дип тә атыйлар) чын иҗат икәнен, моны һәркем булдыра алмавын дәлилләде. Чөнки әлеге хезмәт аны башкаручыдан яхшы әзерлек, зыялылык, дөньяга киң караш, әйтеп бетергесез дәрәҗәдә көч-дәрман һәм үз эшеңә бирелгәнлекне таләп итә. Исхак әфәнде аның фикерләре белән тулысынча килешә, әлеге юнәлешнең дәвамчысы булуы белән горурлануын белдерә.

Исхак Усмановның иҗат юлы Ульяновск шәһәрендә башланып китә. Ташып торган энергиясе, халык сәнгатенә булган көчле мәхәббәте, һәрвакыт яңалыкка омтылуы берсеннән-берсе кызыклырак проектлар тудырып, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Ул мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерүдәге изге бурычның барлык җаваплылыгын тоеп, җыр һәм бию өлкәсенең нигезен тәшкил иткән үзенчәлекләрне заманча татар мәдәниятендә яраклаштыра белә. Исхак Әсхәт улы җитәкчелегендәге «Сембер» җыр һәм бию ансамбле тиз арада профессиональ иҗади коллективка әверелеп, барлык Ульян өлкәсендә дан казана. Әлеге ансамбль Сабантуй, Акатуй кебек милли бәйрәмнәрнең төп бизәге була, Идел буе һәм  Урал алды халыклары мәдәнияте фестивальләрендә һәрдаим чыгыш ясап, халык мәхәббәтен яулый. Россия Федерациясенең күпмилләтле мәдәнияте үсешенә керткән өлеше бәһасез.

2003 елда, оештыру өлкәсендәге иҗади эшләрдә югары күрсәткечкә ия белгечне «Казан» бию ансамбленә эшкә чакыралар. Аның алдына оештыру-методика буенча бурычлар, чыгышларның системасын булдыру, репертуар эчтәлеге, гастрольләр географиясен киңәйтү кебек максатлар куела, ул аларны үзенә генә хас бер осталык белән уңышлы башкарып чыга. 2011 елда Казан шәһәр филармониясенең директор урынбасары булып билгеләнгәч, Исхак Усмановның эшчәнлеге тагын да киңрәк колач ала, коллективның тагын да югарырак үрләр яулавына зур өлеш кертә.

Саный китсәң, горурланып сөйләрлек масштаблы чаралар шактый оештырылган: Киев шәһәрендә уздырылган Россия көннәре, Орск шәһәрендә узган татар яшьләре форумы, Алабуга шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия спорт уеннары, «Казан – Владивосток» Дуслык күпере, Мәскәү шәһәренең Кремль Сараенда Гала-концерт, 2013 елдагы Универсиада, Болгар шәһәрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү тантанасы. 2015 елда Россиянең күпсанлы шәһәрләрен берләштергән «Идел буе халыкларының Дуслык күпере» дип исемләнгән грандиоз проектны аерым билгеләп узу кирәк. Шулай ук халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе Сабантуйның региональ, республика күләмендә, Бөтенроссия буйлап оештырылуы Казан шәһәр филармониясе колективының, шул исәптән Исхак Усмановның да җиң сызганып эшләү нәтиҗәсе, олуг хезмәте. Иҗат тормышында Татарстан Республикасы президенты карамагындагы үзенчәлекле проект – «Созвездие – Йолдызлык» фестивален оештыруда консультант-педагог буларак эшләве аерым игътибарга лаек. Әлеге эшчәнлекне ул иҗади лаборатория буларак, яңа идеяләрне, әзерлек программаларын ныгыту, милли хореографик коллективлар белән җитәкчелек итү ысулларын кулланып карау буларак кабул итте.

Мәдәният оешмасы – бик катлаулы механизм ул, солистлар һәм иҗади коллективларны тәшкил иткән Казан шәһәр филармониясе бербөтен булып эшли алсын өчен кадрларны дөрес сайлап, коллективлар алдына төгәл бурычлар кую, һәр шәхесне илһамландыру, артистларны тагын да бирелебрәк эшләргә рухландыру, иҗат өчен барлык шартларны тудыру мөһим.

2015 елда Исхак Усмановка лаеклы хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. 55 яшьлек юбилеен ул иҗат өлкәсендә барлык сәләтләрен тулы көченә эшкә җигеп ачылган шәхес, рәхмәтле шәкертләре белән шөгыльләнүче педагог, бәхетле гаилә башлыгы буларак каршылады.

Исхак Усманов: «Тормышымда җитди борылыш ясап, зур үзгәрешләргә этәргеч булган өч гүзәл затка рәхмәтлемен, алар хакында аерым сөйләп узам».

Замандашлар

1989 елда Ульяновск сәнгать мәдәният гастрольләр белән Мәскәүдән «Бәйрәм» ансамбле килде. Татар коллективы булгач, без татар җырчылары белән аралашырга омтыла идек, бу юлы Хәния Фәрхи белән танышырга насыйп булды. Эш графикларында берничә көн буш иде, шул вакытка аларга концерт оештыру белән ярдәм итәргә сорадылар. Тәүге тәҗрибәм шушы булды. Концерт программалары бик төпле, төркемнәре көчле иде, ул чакта ансамбль составында музыкант Рифкать Сәйфетдинов та бар. Хәния ханым төп максатны куйды, документларны ничек төзисен, исәп-хисап ясауны җентекләп өйрәтте. Берничә урында чыгышларын оештырдым. Шул вакытта дуслык җепләребез ныгып калды, ул миңа Казанга Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керергә киңәш бирде. 1990 елда мәдәният институтына укырга кердем. Хәния ханым Казанга кайткач, каникуллар вакытында Ульяновск якларына иҗади сәфәргә чыга идек. Ул вакытта «Питрәч» җыры белән халык күңелен яулаган иде, кассага китерүгә билетлар шундук сатылып бетә. Тамашачы бик җылы каршы алды, бер көнне ике концерт куйдык. Иделнең арьягында да күпләп чыгышлар ясадык, Пермь өлкәсенә дә бардык. Концерт программасында үзем дә бию белән чыгыш ясадым. Хәния ханым кешегә эшне ипләп кенә, матур итеп куша белә иде. Аңа бик рәхмәтлемен, чаралар оештыру өлкәсенә юнәлеш биреп җибәрүче остазым булды. Ул вакытта хәзерге кебек уңайлы шартлар юк. Чүпрәледәге гастрольләр аеруча истә калган, йөк машинасы белән килеп алалар, китереп куялар, затлы җырчыбыз беркайчан да «ник тегеләй, ник болай» дигән сүз әйтмәде. Хәзер генә ул әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаган җырчылар да үзләрен көйләтергә тели, чагыштырып карасаң, гаҗәпкә каласың. Хәния Фәрхи татар җыр дөньясында тирән эз калдырган шәхес, ул күңелләребездә мәңгегә сакланыр.

Татар мәдәният үзәгендә киң колач белән иҗат иттек. Күнекмәләр төгәл үтәлсен, һәр биюче ишетсен өчен хореографларның тавышы куелган, көчле булу кирәк. Сәнгать йортыбызда алып баручылар бары хатын-кызлар гына булганга, җитәкчебез Гөлсинә ханым миңа да эшләп карарга тәкъдим итте. Әлеге үзәктә хәзерге вакытта «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов эшли иде. Ульяновск филармониясендә аның концертын алып барган идем. Бүгенге көндә без якташым Рәсим белән хезмәттәшләр, икебез дә Казан шәһәр филармониясендә эшлибез.

Легендар шәхес Нинель Юлтыевна белән аралашу мөмкинлеге тормышымда иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Ул безгә хореография буенча белем бирде, аның дәресләрендә утыру үзе бер әкияти, сихри дөнья иде. Рухы шат, урыны оҗмах түрләрендә булсын, искә алуыбыз дога булып ирешсен.

Рухым белән – биюче

Укуны тәмамлап, кулга педагог-балетмейстер белгечлеге буенча диплом алагач, 1995 елда «Казан» милли мәдәният үзәгендә эш тәкъдим иттеләр. Яшьлегем беләнме, туган якка тартылдым, үзебезнең сәнгатьне күтәрү теләге белән Ульяновск шәһәренә кайтып киттем, шунда төпләнеп калырга туры килде. «Сембер» җыр һәм бию ансамблен оештырдык. Тиздән гаилә корып җибәрдем, сөйгән ярымны да ансамбльдә очраттым, хатыным Гөлнара иң шәп биючеләрнең берсе иде. Сәнгать үзәгендә спектакльләр дә куя идек, хатыным белән «Зәңгәр шәл»дә төп рольләрне дә уйнарга насыйп булды. Бервакыт төрки халыклар фестивале оештырырга булдык. Төрле төбәкләрдән милли коллективларны чакырдык. Казанда институтта бергә укыган егетләрнең «Казан» бию анмсамблендә эшләгәнен белә идем, яшь коллектив, аның яшь җитәкчесе – Чулпан Закирова. Фестиваль вакытында танышкач, Чулпан миңа үзләрендә эшләргә тәкъдим итте. Кешенең потенциалын күрә торган бик күркәм сыйфаты бар. Шулай итеп, гаиләм белән Казанга күченеп килдем. Бу адымны ясаганыма һич үкенмим, тормышымда зур үзгәрешләр булды. «Казан» бию ансамблен Россия шәһәрләренә алып чыктык, яңа дәрәҗәгә күтәрдек. Чулпан белән эшләве үзе бер бәхет дип саныйм. Бүгенге көндә дә бергә киңәшләшеп, аңлашып эшлибез.

Рухым белән биюче булгач, күңелемә барыбер нидер җитми иде, сәхнә үзенә тартып торучы сихри дөнья бит ул. Иҗатташ дусларым белән берләшеп, иҗади лаборатория оештырырга булдык. Бишенче ел инде Казанның Мәскәү районы балалар сәнгать үзәгендә бию мәктәбендә балалар белән бию белән шөгыльләнәбез. Мәктәпкә «Хыял» дигән исем бирдек. Һәркемнең  тормышта хыялы булырга тиеш, ул мәгънәле яшәүгә рухландыра. Биредә төрле милләт биюләрен өйрәнәбез, аеруча татар биюләренә игътибар бирәбез. Җитәкчебез Рәмзия ханым ... безгә ышаныч белдереп, эшләү өчен барлык шартларны тудырды, биш бию залыбыз бар, балалар бик теләп шөгыльләнәләр. Бию сәнгатенең бөтен серләрен, матурлыгын киләчәк буынга тапшырасым килә, бу безнең изге бурычыбыз. Минем белән бергә заманында «Казан» бию ансамбленең Татарстанның атказанган артисты Алгиз Фәйзуллин, Регина Закирова, Диана Йосыпова эшли.

Гаиләм

Хатыным Гөлнара белән бер-беребезне аңлашып яшибез, ике ул үстерәбез. Танышуыбызның беренче көнендә үк көнләшүләр булмасын, эшем күп кешеләр белән аралашудан тора дип әйтеп куйдым. Улларыбыз химия өлкәсен сайлады, олысы КХТИны тәмамлап, эшкә урташты. Икенче улыбыз да шул ук уку йортында белем ала. Тормышын сәнгатькә багышлаган кеше белән гомер итү җиңел түгел, без гел юлда, кәефнең дә төрле чагы була, Гөлнарам бик сабыр. Казанга күченеп килгәч, олы улым беренче сыйныфка керде, ул вакытта мин гастрольдә идем, ул 11 сыйныфны тәмамлаган көннәрдә дә Волгоградта идек. Гомернең ничек тиз узуын шуннан чамалыйсың. 20 елдан артык Казан шәһәр филармониясе коллективы белән Федераль Сабантуйлар оештырабыз, режиссёрыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Исмәгыйлева Халисә Хәлим кызы.

Шулай да бүгенге көндә үземне 25 яшьлек итеп кенә хис итәм әле, хыяллар, планнар белән яшим. Яшь, таләпчән һәм бик булдыклы дииректорыбыз Наил Зыятдинов җитәкчелегендә Казан шәһәр филармониясенең киләчәге якты булсын, яңадан-яңа үрләрне яулыйк. Күптән түгел концерт залыбыз ачылды, анда шәп проектлар булдырып, аларны башка төбәкләрдә дә күрсәтергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк