Логотип
Хәбәрләр

Илдар Хәкимовны кисметкәннәр: «Хатының синнән популяррак»

Узган атнаның төп вакыйгасы – легендар халыкара «Татар җыры» фестиваленең 20 еллык юбилей тамашасы узды. Биредә «Барс Медиа» фикеренчә узган егерме еллыкның иң популяр җырчылары билгеләнде. Концертта...

Узган атнаның төп вакыйгасы – легендар халыкара «Татар җыры» фестиваленең 20 еллык юбилей тамашасы узды. Биредә «Барс Медиа» фикеренчә узган егерме еллыкның иң популяр җырчылары билгеләнде.

Концертта катнашкан һәрбер артист чын мәгънәсендә «Алтын Барс» сынына лаеклы, чөнки аларның күбесенең хитлары соңгы 20 ел дәвамында халкыбызның күңелен җылыта.

Бәйрәм концертында кияү белән кәләш кебек киенгән Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова дуэт башкардылар. Тамаша тәмамланганнан соң төрле матбугат чараларында юбилей концертына һәм артистларга бәя бирелгән мәкаләләр барлыкка килде. Шуларның берсе Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың күңелен кайтарган. «Илдар Хәкимов та җырлады. Ул Гүзәлгә ияреп килгән инде. Бигайбә, Илдар. Әмма хатының синнән популяррак. Ул исемлеккә һичшиксез керә, ә син, әгәр Уразова синең хатының булмаса, бәйрәм сәхнәсендә чыгыш ясар идең микән?» – диелгән әлеге язмада.

Шушы сүзгә түзә алмыйча, җырчы мәкаләнең авторын тамашачылар хөкеменә чыгарган. Хәзер инде Гүзәл Уразованың Инстаграм тасмасында «Кем танылганрак?» темасына ачык сөйләшү бара.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк