Логотип
Тарих

Әлмәндәр картның дусты

Артистлар матур булырга тиеш   Мин Һидаят абый Солтановны беренче мәртәбә 1956 елда Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесының  татар студиясенә керер өчен документларымны тапшырганда күрдем. У...

Артистлар матур булырга тиеш

 

Мин Һидаят абый Солтановны беренче мәртәбә 1956 елда Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесының  татар студиясенә керер өчен документларымны тапшырганда күрдем. Ул булачак артистларны кабул итү комиссиясенең секретаре иде. Без Нәҗибә Ихсанова белән бергә академия театрына килеп кердек, тышта шундый эссе-бөркү һава иде. Ә монда шундый рәхәт, салкынча, җиләс. Һидаят абый Нәҗибәнең документларын алды да, миңа карап: “Мин Сезгә артист булырга киңәш итмәс идем, чөнки буең бик кечкенә, аннан кыяфәтеңне кара, юк-юк, син сынаулардан үтә алмассың. Артистлар алар озын буйлы, матур булырга тиеш,” – диде. Чыннан да үзем ябык, кечкенә гәүдәле, җитмәсә яланаяк, өстә күлмәк-ыштан, күрәсең, кыяфәт кеше карарлык булмагандыр. Шулай да мин түзмәдем: “Абый мин үсәм әле, миңа бит 16 гына яшь, минем абыйлар синнән дә зурлар, биекләр дигәч,” – Һидаят абый рәхәтләнеп көлде дә, документларымны алып калды. Мәһәбәт гәүдәле, куе сары чәчле, өстендә яхшы костюм-чалбар, ап-ак күлмәк, галстук, аякларында матур туфлиләр, йөзе көлеп тора. Менә шунда мин артист ничек булырга тиеш икән, дип уйлап куйдым, чөнки үз гомеремдә беренче мәртәбә тере артистны күрергә насыйп булды. Һидаят абый имтиханнарга ничек әзерләнергә, кабул итү комиссиясе алдында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты, безгә бик нык әзерләнергә кушты. Хатыны Рәхилә апа белән Һидаят абый Нәҗибә белән миңа чын күңелдән кулларыннан килгәнчә ярдәм итте, шуңа күрә мин аларга гомерем буе рәхмәтлемен. Нишләп бу турыда бик озын итеп яздың дип сорарлар, шуны гына әйтә алам, Щепкин исемендәге театр училищесының татар студиясе язмышында Һидаят абый Солтановның роле зур булды. Безнең арадан нинди талантлы артистлар, язучылар чыкты. Күрәсең, безне укырга кабул итүчеләрдә яшьләрнең эчке сәләтен сиземләү булган. Һидаят абый Солтановны мин сәхнәдә беренче мәртәбә 1957 елда академия театры Мәскәүгә гастрольгә килгәч күрдем. Ул “Король Лир” спектаклендә Эдмунд ролендә уйнады. Моңа кадәр миңа төрекмәннәрнең, украиннарның, таҗикларның “Король Лир” спектакльләрен карарга насыйп булган иде. Шуны әйтәсем килә, татарларның “Король Лир” спектакле Мәскәүнең театр җәмәгатьчелегендә, тәнкыйтьчеләрдә бик зур кызыксыну уятты һәм бик зур бәя алды. Бигрәк тә Хәлил абый Әбҗәлиловның Король Лир ролен совет театр сәнгате казанышы дип сөйләделәр, бу инде ул заманда тәнкыйтьчеләр тарафыннан иң зур бәя иде (режиссеры Валерий Бебутов). Без – татар студиясе студентлары барыбыз да “Король Лир”  спектаклендә күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Шуңа күрә мин Һидаят абыйны сәхнә артыннан карап тордым. Минем күз алдымда таза, матур, сары чәчле, кигән киемнәре килешеп тора, кыяфәте белән инглиз артистларыннан бер дә ким түгел, моны инде Эдмунд түгел дип әйтә алмыйсың. Ул ролен шундый итеп эшләде, тышкы кыяфәте белән эчке дөньясындагы аерма бик тирән иде. Ул салкын акыл белән үз максатына ирешүче, икейөзле кешенең фаҗигасен ачып бирде. Чыннан да, бу кеше беркайчан да, бер кешегә дә ярдәм итмәячәк, намуссыз кеше икәненә ышандырды. Шуңа күрә тамашачы аның үлемен дә, ниһаять, бу явыз да дөмекте дип, шатланып кабул итте. Ул заманның иң танылган шекспироведы Александр Аникст Һидаят абыйның Эдмунд роленә бик зур бәя бирә: “Артист Султанов Эдмунд роленең эчке дөньясын шул кадәр тирән ачып бирде, безне үзенең уены белән ышандырды”, – дигән. Әлбәттә, мондый сүзләрне профессор А.Аникст авызыннан ишетү, артист өчен иң зур бәя. Театр тәнкыйтьчесе профессор Халит абый Кумысников та үзенең Һидаят абый Солтановка багышлаган “Татар сәхнәсе осталары” китабында Һидаят абыйның бу роле турында бик зур бәя биреп язып калдыра. Менә хәзер бу спектакльләрне күргәнгә 60 елга якын гомер узып бара, ә шулай да Һидаят абыйның бу роле һаман күз алдында тора. Миңа Һидаят абыйның мондый югарылыкта эшләгән рольләрен күрергә бүтән насыйп булмады, чөнки Академия театры сәхнәсендә В.Шекспирның иң көчле трагедияләре куелмады.

 

Исмәгыйльнең дә яратырга хакы бар

 

Академия театрында Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” әсәрен куйганда (режиссеры Равил Тумашев) Һидаят Солтановка Исмәгыйль ролен бирәләр. Гадәттә, Исмәгыйльне явыз, нәрсә тели шуны эшли торган, бөтен авылны үз кубызында биетүчекеше итеп уйнаганнар. Ләкин Һидаят абый Исмәгыйльне бөтенләй икенче төрле итеп гәүдәләндерде. Совет заманында беркем дә байларны яхшы, намуслы, игелекле кеше итепуйнамас иде, уйнатмаслар да иде. Күрәсең, Һидаят абый җыен әшәке, кабахәт кешеләрне уйнап туйган булгандыр, ул Исмәгыйльне чын күңелдән Галиябануны яратучы егет итеп тасвирлый. Чыннан да, ни өчен Исмәгыйль Галиябануны яратмаска тиеш, ул бит яшь егет. Галиябану авылда гына түгел, тирә-якта даны таралган иң матур, иң сөйкемле кызларның берсе. Аны яратмаска мөмкин түгел, аңа өйләнү үзе нинди зур дәрәҗә. Монда, әлбәттә, эчке логика бар, моны аңлап була, ләкин тамашачылар, театр тәнкыйтьчеләре кабул итә алмый. Татар тамашачысы өчен Хәлил акыллы, намуслы, мәхәббәте хакына барсын да эшләүче егетбулса, Исмәгыйль шуның капма каршысы: явыз, мактанчык, бөтен кешене үзенә буйсындыручы бай малае булып тамашачы күңеленә кереп калырга тиеш, диләр. Минем үземә Һидаят абый керткән яңалык көчле тәэсир итте. Шулай да, Һидаят абыйның бу эшен театрның худсоветында тикшерәләр. Ни өчен син авылның бай малаен шундый матур, яшь егет итеп уйныйсың, Исмәгыйль ярата белә торган кеше түгел, гомумән, байлар ярата белмиләр, ә син сәхнәдә бай малае Исмәгыйльнең дә яратырга хакы бар, дип әйтәсең?” – диләр. Рольне автор ничек язган, шулай уйнарга кирәк дип тә, бик күп тәнкыйть сүзләре әйтелә. “Мин әсәрдә,Исмәгыйльне гарип, ямьсез, карт кеше, дигән сүзләрне укымадым, чөнки автор тарафыннан андый сүзләр язылмаган. Әгәр Исмәгыйль чын күңелдән Галиябануны яратса, Галиябану шундый чибәр, матур бай егетнең мәхәббәтен кире какса, гади ярлы авыл егетенә булган мәхәббәте, гади мәхәббәт кенә түгел, бөек мәхәббәт икәнен ачык күрәчәкбез.Галиябану өчен дөньяда Хәлилдән дә якын, кадерле кеше юк икәненә, аның үзенең мәхәббәтенә мәңге тугъры калачагына шунда гына ышанырбыз. Галиябануның дәрәҗәсе ничек күтәрелә төшәчәк.Әгәр дә ул ямьсез, гарип, бай кешедән генә баш тартса, бу әле Галиябануның нинди кыз-бала икәнен ачмый, чөнки бүтән кызлар да нәкъ шулай эшләр иде, - дип әйтә Һидаят абый. Ул чын күңелдән сөйләгәч, худсовет аңа унарга ризалык бирә. Ләкин тәнкыйтьчеләр  Һидаят Солтановның бу эшен барыбер кабул итми. Ул безнең идеологиягә туры килми, чөнки ул заманда язылмаган закон бар иде: байларбезнең дошманыбыз, ярлылар безнең дусларыбыз. Һидаят абый сәхнәгә яңалык алып килергә уйлый. Кеше гел яхшы, яки гел начар гына булмый. Адәм баласы бик катлаулы. Һидаят абый бу спектакльдә фаҗига көчле характерларның бәрелешендә туа, дип исбат итәргә тырышты. Кайвакыт рольнең нинди артистка туры килүе, ул аны ничек эшләве спектакльнең язмышын хәл итә. Һидаят абыйның Исмәгыйль роле менә шуның бер мисалы.

 

Мин бит андый кеше түгел

 

Татар театрына 50 елга якын гомерен биргән Һидаят абый Солтанов якынча 178 роль уйнадым, дигән иде. Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясендә (режиссеры Габдулла Йосыпов) ул башкарган Котлыәхмәт роле турында әйтми мөмкин түгел. Ул аны искиткеч итеп уйнады. Чөнки рольнең асылын ачу өчен бик дөрес алым сайлап алган: Котлыәхмәт бөтен кешегә ышана, үзен бүтәннәрдән бик күпкә өстен сизә, нәрсә телим, шуны эшлим дип уйлый, гел мактана, шуннан ләззәт ала, ләкин артист тамашачыга ошау өчен арттырып җибәрми. Гадәттә, безнең артистлар комедия уйнаганда ничек кенә булса да тамашачыны көлдерергә тырышалар. Хәер, безнең тамашачы шундый артистларны ныграк ярата да инде. Әмма Һидаят абый тамашачыны көлдерим дип, роленә зәгыйфьлек китермәде. Ул бу ролендә гаҗәеп табигый иде.

 

Бер вакыт миңа Һидаят абый белән бергә Ризван Хәмиднең “Китәм инде” драмасы буенча куелган спектакльдә уйнарга туры килде. Ул элекке колхоз рәисе партиягә, Сталинга чын күңелдән ышанучы, авыл халкын бик нык җәфалаган, әти-әнисен дә кызганмаучы чын коммунист Нуриәхмәт ролен уйнады. Мин аның авылдашы Инсафетдин сәхнәдә: “Син мондый кеше идең, син шундый кеше идең”, – дип бик каты сүгә идем. Спектакль беткәч ул миңа әйтә, нигә шул хәтле каты итеп, йөрәккә үтәрлек итеп сүгәсең, мин бит андый кеше түгел, ди. Ул сәхнәдә аны сүккәнне чын күңелдән үзенә кабул итә икән. “Мин бит, Һидаят абый, сине түгел, син уйнаган кешене сүгәм, нигә аны шулкадәр йөрәгеңә якын итеп кабул итәсең, - дим. Ә мин үзем шундый начар кешеләрне уйнаганда: мине сәхнәдә никадәр көчле итеп мыскыл итсәләр, сүксәләр, моңа сөенәм, күңелем күтәрелә, тагы да ныграк сүксеннәр, мыскыл итсеннәр дип, үзем белән уйнаучы артистларга көч биреп торам. Хәзер уйлап куйдым, ул үзе уйнаган кешене шул кадәр яхшы итеп күрәсе килә, аңа бернинди авыр сүз дә әйттермәс иде. Константин Сергеевич Станиславскийның: “Тискәре рольләрне уйнаганда, уңай якларын эзләгез”, -дигән сүзен ул беркайчан да истән чыгармаган, күрәсең.

 

Һидаят Солтанов, режиссерлар нинди роль бирсәләр дә, бик теләп алына иде. Күп вакыт икенче составта уйнады. Режиссерлар рольне бер артистка биреп карыйлар, ә ул аны кире кага, шул вакыт Солтановны исләренә төшерәләр. Мин кайвакыт, бу роль миңа кирәкми, кабатланырга теләмим, дип әйтсәм, син ничек рольдән баш тартасың, артист һәрвакыт уйнарга ашкынып торырга тиеш дип, тәңкәмә тия иде. Әле 80 яшендә туган ягы, Чүпрәледә зурлап, матур итеп бәйрәм кичәсен уздырганда ул, сез мине яңа рольләрдә күрерсез дип, халыкка мөрәҗәгать итте. Чыннан да 80 яшьтә булуына карамастан, ул әле көчле, эшләргә ашкынып тора иде. Үзен бик саклады, тәртип белән яшәде, гомер буе ике җирдә эшләде. Академия театрыннан тыш Дәрвишләр бистәсендәге Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда халык театрының җитәкчесе иде. Ул эшләгән чорда коллектив академия театры куйган спектакльләрне куйды. Халык театрында сәнгатьне яратучы чын, сәләтле артистлар әзерләде, алар белән чиксез горурлана иде. Гомере буе театр җитәкчеләре белән уртак тел таба белде. Месткомда, парткомда ничә еллар эшләгәндер, әйтә алмыйм, ләкин бик озак. Бөтен күңеле, җаны белән сәнгатьне яратты, опера-балет театрындагы спектакльләрне берсен дә калдырмый карап бара иде. Ә менә спортта безнекеләрне яратмый иде, аның өчен хоккейда Канада, футболда Бразилия беренче урында. Һидаят абыйны үртәргә уйласаң, совет спортчыларын макта. Хәзер кызып китә, чит илләрне мактый башлый иде. Гастрольдә һәрвакыт үзе белән бергә йөргән артистларны сыйларга ярата. Һидаят абый, кирәкмәс иде, дисәк, борчылмагыз, сезне генә сыйларлык рәтем бар әле минем, дия торган иде. Бер вакытны кырынганда башы әйләнеп китеп ул үчә сөяген сындырды. Менә шуннан соң мантый алмады. Хатыны Рәхилә апа гомере буе театрда тегү цехында җитәкче булып эшләде. Һидаят абыйны шул кадәр ярата, хөрмәт итә, хәтта аның кигән киемнәрен күз карасы кебек саклый иде. Рәхилә апа,Һидаят абыйның костюмын киеп уйныйм әле дисәң, иң элек Солтанов дәрәҗәсенә иреш, шуннан соң киярсең, дия торган иде. Әле ярый, бәхетләренә аларны карарга кызлары Нәргиз, кияүләре бар. Аларга мең-мең рәхмәт, матур итеп карап, тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Уллары Чыңгыз, Илгиз тормышта үзһөнәрләрен тапты, әти-әниләрен хөрмәт иттеләр, бу да бик зур бәхет. Һидаят абыйның бер сүзе истә калган: “Мине тамашачыларым таный, яраталар, миңа башка берни дә кирәкми”, – дигән иде. Ул чын күңелдән үзенең гомере бушка узмаганына сөенеп, ышанып яшәде, артист өчен моннан да зур бәхет юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк