Логотип
Шоу-бизнес

Россия Президенты Ефремовны азат итәрме?

Авариядә һәлак булган Сергей Захаровның гаиләсе Русия Президенты Владимир Путиннан артистны ярлыкавын сорарга җыена.

Авариядә һәлак булган Сергей Захаровның гаиләсе Русия Президенты Владимир Путиннан артистны ярлыкавын сорарга җыена.

Актер Михаил Ефремов юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүченең гаилә әгъзалары белән дуслашкан. Бу хакта артистның адвокаты Андрей Алешкин сөйләгән. «Бу – чынлыкта мөһим вакыйга: элек яклар бер-берсенә каршы торды, ә хәзер без кулларны кысыштык», – дип билгеләп үтә ул.

Элегрәк Алешкин, Ефремовны азат итү юлы буларак, ярлыкау турында сөйләгән иде инде. Моның өчен барлык нигезләр дә бар, дип саный ул.

– Ефремов гаебен таныды, ә хөкем карары законлы көченә керде. Моннан тыш, каршы як Ефремовка карата хөкем карарын йомшартуны, яки аны шартлы срокка алыштыру үтенече белән кассация судына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Искәртеп узабыз: Михаил Ефремов 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде, аннары Мәскәү шәһәре суды әлеге срокны 7,5 елга кадәр киметте. Ефремовның барлыгы дүрт адвокаты бар. Алар барысы да актерны Белгород өлкәсендәге колониядән чыгару өчен тырыша. Ярлыкау турында Президенттан Ефремов үзе дә сорарга мөмкин. 

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк