Татар шагыйре Равил Вәлиев вафат

Әдипнең үлеме хакыда Татарстан Республикасы язучылар берлеге хәбәр итте.
«Озакка сузылган каты авырудан соң прозаик, шагыйрь, публицист Равил Вәлиев вафат булды. Мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын…», – дип язылган ТР язучылар берлегенең сайтында.
Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. 1978 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге (2010) премия лауреаты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
6 июнь 2023 - 14:10
-
5 июнь 2023 - 17:58
-
4 июнь 2023 - 17:51
-
3 июнь 2023 - 18:02
-
2 июнь 2023 - 18:00
-
1 июнь 2023 - 17:47
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте