Логотип
Сәнгать

Мин аңа гашыйк идем

Халкыбызның иң матур көйләрен: борынгыларын да, хәзерге заман көйләрен дә, композиторларыбызның яңа матур җырларын да бердәй зур осталык белән башкара. «Иске карурман»ны, «Менәргә иде Урал тауларына...

Халкыбызның иң матур көйләрен: борынгыларын да, хәзерге заман көйләрен дә, композиторларыбызның яңа матур җырларын да бердәй зур осталык белән башкара. «Иске карурман»ны, «Менәргә иде Урал тауларына» җырларын сузып җибәрсә, тама­шачылар тын да алмый.

Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның бик тирәндә яткан моңын ачарга, музыканың иң нечкә хасиятләрен табарга өйрәтте ул. Мин аны үземнең остазым, өйрәтүчем дип саныйм. Илһам белән без бик дус, тату яшәдек, һәр нәрсәне киңәшләшеп, уртаклашып, гастрольләрдә туганнарча йөрдек. Ике бертуган кебек йөри торгач, күңелләребез шулкадәр якынайды, мин аңа гашыйк бул­дым. Гел аны гына уйлыйм. Сәхнәдә бергә, юлларда бергә, азга гына күрешми торсак та, миңа ямансу була башлый. Гел аңа гына карап торасым, гел аның гына җырлавын тыңлап торасым килә. Әллә үзе, әллә сихерле тавышы гашыйк итте. Хәер, ул елларда Илһамга гашыйк булмаган хатын-кыз калдымы икән безнең татар дөньясында?.. Яшь кызлардан алып олы яшьтәге түтәйләргә кадәр - барысы да Илһамга гашыйк булган­дыр. Шундый сүзләр дә йөри иде. Илһам бер түтәйдә фатирда тора иде, түтәйнең Илһам яшендәге улы бар икән, консерваториядә Илһам белән бергә укып йөри икән. Шул түтәй дә үлеп Илһамга гашыйк, имеш. Улыннан ныграк тәрбияли, сыйлый, ризыкларының иң тәмлесен Илһамга ашата икән... Мин генә ничек Илһамга гашыйк булмыйча калыйм ди?! Илһам үзе дә миңа гашыйк шикелле тоела иде. Бәлки, миңа гына шулай тоелган­дыр... Әллә минем үлеп гашыйк булуымны си­зеп, җавап рәвешендә генә үзен миңа гашыйк шикелле тотканмы?.. Кыскасы, арабыз бик сер­ле иде. Илһам белән Әлфия бер-берсен ярата­лар икән, өйләнешәчәкләр икән, дигән сүзләр дә халыкка таралды. Бервакыт Илһам: «Әлфия, әйдә өйләнешәбез», - дип тә әйтеп куйды. Әллә тирәнтен уйлап әйтте, әллә уйлап-нитеп тор­мыйча шаяртып кына әйтте. Мин ул сүзне уенга борган булдым. Ни дисәң дә, ул миннән яшьрәк, мин инде ирдән аерылган балалы хатын идем.

Ярый әле өйләнешмәгәнбез... Ике тәкә башы бер казанга сыямыни? Икебез дә бер-беребезгә юл куймас холыклы, сәхнәдә дә ярышып җырлаган шикелле идек. Аннары ул гыйшык уты нигәдер минем күңелемдә озакка бармады, сүнде, сүрелде. Илһамның үзенең дә күңелендә миңа карата мәхәббәт уты дөрләп китмәде. Без дуслар гына булып калдык. Дуслар буларак бик күңелле көннәребез булды. Илһам киң күңелле, кешегә ярдәмчел, әлбәттә, иҗатта ярдәмчел (тормыш итү, көнкүрештә ул үзе ярдәмгә мохтаҗ). Шул ук вакытта ул шаян да, минем кебек үк уен-көлке ярата. Шаярабыз, төрле шуклыклар, көлкеләр китереп чыгарабыз. Их, еллар, еллар...

Әлфия АВЗАЛОВА,

Татарстанның халык артисткасы

«Сәхнә» журналы 2015 ел, февраль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк