Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №2 (февраль)

14 февраля 2023 «Сәхнә», 2023, №2 (февраль)

2 бит

СӘХНӘДӘН КИТКӘНЕМ ЮК

Динара Әхмәт

Вакыт узганы сизелмәде дә. Рәхәт кешеләр белән аралашу шулай булырга тиеш тә инде. Шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп узучы юмор остасы, күп кенә җырлар авторы, яраткан энекәш, сөекле ир, ышанычлы әти булган Татарстанның атказанган артисты Илсур абый Мортазин белән сөйләшү бер мизгел булып үтеп тә китте.

 

6 бит

ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ!

А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры башкалабыз тамашачысын Казан гастрольләренә чакыра. 14-16 февраль көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур залында Чаллы театры Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр», А. Әхмәтгалиеваның «Капка» һәм А. Гыйләҗевнең «Болан» спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Казан тамашачысына күрсәтеләчәк спектакльләр һәм Чаллы театрының бүгенгесе хакында «Сәхнә» журналына Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Хафизов Рәсим Рәхимҗан улы сөйләде.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

ТАТАР ҖЫРЫ ‒ МИЛЛӘТ САГЫНДА

Разил Вәлиев

Илһам Шакиров турында сөйләү өчен гади сүзләр генә җитми. Илһамның илаһи дөньясына төшеним дисәң, иң әүвәл бөтен мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, аның җырын, моңын тыңларга, күзгә-күз карап аның үзе белән сөйләшергә, аралашырга, бер мәлгә генә булса да аның биеклегенә күтәрелергә кирәк...

 

15 бит

ТӨКЛЕ АЯГЫҢ БЕЛӘН

Нәкыя Гыйләҗева

Әмирхан Еники (1909-2000) татар әдәбиятында ХХ гасырдагы чор өчен иң бөегедер, мөгаен. Хәер, үлчәү табасына кем салып үлчәгән соң талант ияләренең дәрәҗәсен? Мин аның әсәрләрен балачагымнан ук яратып укыдым. Хәзер дә, кабат-кабат укысам да, беренче тапкырдай аерыла алмыйча укый бирәм. Урының җәннәттә булсын ‒ бөек талант иясе ‒ Әмирхан абый Еникиев! Амин!

 

18 бит

РӘШӘ

Гөлфия Гайнуллина

2022 елның декабрендә мәркәзебезнең Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Әмирхан Еникинең «Рәшә» (1962) повесте нигезендә эшләнгән спектакль күрсәтелде. Спектакльнең инсценировка авторы һәм режиссёры ‒ Айдар Җәббаров.

 

22 бит

ТАТАРНЫҢ ҮЗ БАРОНЫ

Рәфидә Галимҗанова

Альберт Шакиров турында ишетмәгән-белмәгән кешеләр хәзер сирәктер. Аның белән кайсы темага сөйләшсәң дә, әйтер сүзе, тирән фикере бар. Бүген сезгә тәкъдим итәчәк әңгәмәдә шактый мәсьәләгә кагылып үттек…

 

27 бит

БУ КИТАП КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕМ

Найлә Сабирова, Рәзилә Насыйбуллина

Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Түбән Каманың мактаулы гражданины, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиевның «…Чаклар» дип исемләнгән үзенчәлекле басмасы китап укучылар хозурына тапшырылды. Тәкъдим итү кичәләрендә республикабызның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре, авторның якташлары, туганнары катнашты.

 

30 бит

УҢ БУЛСЫН

«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары бәйрәме хакында.

 

32 бит

ТЕАТРНЫҢ ЮГАЛМАС АТАСЫ

Нәзилә Мостафина

Пьеса.

 

37 бит

ДИРЕКТОР

Зиннур Хөснияр

Минзәлә театрында дистә еллар директор булып эшләгән Роберт Шәймәрданов турында яза алмам әлегә, вафатына да күп вакыт узмады, каләм карасы кайнап чыгар, әлегә хисләр бик кайнар, дип уйлаган идем. Шуңа күрә, сиксәненче елларга кадәр кире китеп, бераз «суынып алырга» ниятләдем.

 

42 бит

ҮЗЕБЕЗНЕКЕ КАЙДА СОҢ?

Рөстәм Галиев

 

44 бит

БЕР АРТИСТНЫҢ ДА КОНКУРЕНТЫ ЮК

Айлинә Айдарова

Журналистикада сатирик жанрлар юкка чыгып бара. Мәсәлән, күптән фельетон укыган юк. Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов белән корган бу интервьюда юмор, ирония барлыгын сизеп алырсыз. Рифат башкалардан аермалы итеп җавап бирә белә. Аннан соң ихлас ул, аның шушы сыйфатын язмада саклап калырга тырыштым.

 

47 бит

СӘХНӘ FM

 

49 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова башкаруындагы «Йолдызлы сөюем» җыры.