Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2022, №12 (декабрь)

07 декабря 2022 «Сәхнә», 2022, №12 (декабрь)

2 бит

БАЯНСЫЗ ИЛЬЯС ТА ЮК

Гөлинә Шәйхи

Талантлы, яшь, виртуоз баянчы Ильяс Шәриповны күпләр хәзер ишетеп кенә түгел, танып та белә. Яшь булуына карамастан, үзенә генә хас харизмасы белән шактый тамашачының күңелендә халык моңнарына мәхәббәт уята алган баянчыларның берсе ул.

 

6 бит

МӨҺӘҖИРЛӘР

Гөлинә Шәйхи

Камал театрында Мәхмүт Галәү дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакленең премьерасы булып узды. Ике антракт белән барган 4 сәгатьлек әлеге спектакль бүгенге көндә бик актуаль дисәм дә, ялгыш булмас. Спектакльне сәхнәгә Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев үзе куйды.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

АРТИСТ БУЛУ ‒ ЛӘЗЗӘТ УЛ!

Рәфидә Галимҗанова

Ул артист буласын балачактан ук белгән. Һәм һөнәренә тугры калган ‒ менә инде 31 ел гомерен Тинчурин театрына багышлый. Сүзебез Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов турында. Быел бишенче дистәсен ваклаганда сәхнәдә уйнап узган үткәннәренә кайтып килергә булдык...

 

16 бит

КАЙНАП ЯШИБЕЗ

Айгөл Әхмәтгалиева

Татарстан театрлары тамашачыларны яңа театраль сезонда каршы алды. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 33 нче сезонны 9 сентябрьдә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе белән башлап җибәрде. Бу айлар дәвамында театр тамашачыларны премьералар белән дә, яңа проектлар белән дә сөендерде.

 

18 бит

НАИЛ ‒ НИКОЛАЙ

Әзһәр Шакиров

Мин еш кына «Казансу» елгасы буенча җәяү йөрергә төшәм. Руслар аны «Кремлёвская Набережная» дип йөртәләр. Шул елгада балыкчыларны күрсәм, Дунай искә төшә. Аның турында язарга кирәк дип, үземә сүз бирә идем, ләкин утырып язарга көчем җитмәде. Менә бүген түзмәдем ‒ язарга булдым.

 

22 бит

ТАТАР ДӨНЬЯСЫННАН СӘЛАМ!

Рәзилә Насыйбуллина

Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры 1-7 ноябрьдә Казахстан Республикасының Алма-Ата шәһәрендә Урта Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивалендә катнашып кайтты. Ул күренекле язучы һәм драматург, җәмәгать эшлеклесе Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Фестивальдә казах, татар, үзбәк, кыргыз, таҗик, әзербайҗан, уйгыр, рус театр коллективлары чыгыш ясады.

 

26 бит

БЕЗГӘ ‒ 20!

14 ноябрь көнне республикадагы бердәнбер мәдәният һәм сәнгать басмасы ‒ театр һәм эстрада иҗатын чагылдыручы «Сәхнә» журналының 20 еллык юбилее уңаеннан «Сәхнә» йолдызлары дип аталган кичә узды.

 

38 бит

КАМИЛЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК

Рәфкать Шаһиев

Әлмәт татар дәүләт драма театрында сокландыргыч һәм кабатланмас иҗат юлы узган дистәләгән артистлар арасында Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиевның кабатланмас үз юлы бар. Ул юл әллә кайдан балкып, башкаларны үзенә дәшеп, чакырып тора. Театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк ул үз йөзен булдырган, үз тамашачысын тапкан актёр.

 

32 бит

ЯКТЫЛЫК ӨЛӘШҮЧЕЛӘР

Лилия Фәттах

Җир йөзенең кемнәре генә юк, әмма «МАГнолИЯ» театры коллективына йөрүче ханымнар кебекләр бик сирәктер. Хөрмәтле «Сәхнә» журналы укучылары, Сезне дә әлеге коллективта иҗат итеп, һәр яңа туган көнен изгелек кылуга багышлаган затлы ханымнар белән таныштырырга телим.

 

35 бит

ШОУ-БИЗНЕС НИ ХӘЛДӘ?

Алинә Айдарова

Узган ай шоу-бизнес дөньясында ниләр белән истә калыр икән, кыскача яңалыклар белән танышып үтик!

 

36 бит

КАЗАН КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ЫШАНМЫЙ

Зилә Мөбәрәкшина

Экспедицияләргә йөргән, татарлар яшәгән төрле этник төркемнәр урнашкан җирләргә барган бердәнбер бию белгече – хореограф, культурология фәннәре кандидаты, «Мирас» ансамбленең җитәкчесе Дәүләт Умеров. Аның бердәнбер генә булуы бүгенге фән үсеше өчен кызганыч күренеш, шул ук вакытта горурлык та...

 

40 бит

ҮЗЕБЕЗ САЙЛАГАН ЮЛ

Алинә Айдарова

Эстрадабызда парлы дуэтлар күп. Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина да алар арасында. Рәзилне без баянчы буларак белә идек, соңгы арада алар хатыны Рәфинә белән уртак җырлар да иҗат итә башлады

 

44 бит

ШЕДЕВРЛАР ТУДЫРГАН ҖЫРЧЫ

Нәсим Акмал

Кадерле укучыларыбыз, без бу юлы да «Татарстан» радиосында җырчы һәм журналист Рафаэль Ильясов тарафыннан әзерләнгән «Осталык һәм остазлык» исемле күп санлы тапшыруларның тагын берсенә мөрәҗәгать итәрбез. Юкка гына түгел, чөнки бу тапшыруларның һәр чыгарылышы, үзләренең гыйлем куәсләре ягыннан, музыка училищеларында, хәтта консерваторияләрдә алып барыла торган дәресләргә бәрабәрдер. Аерма шунда гына ‒ биредә материал радионың кызыклы, аңлаешлы теле белән бирелә. Һәм аларны тыңлагач милли музыка сәнгатенең бүгенге хәл-халәтенә бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың.

 

46 бит

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бу айда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Адиева Нурсибә Сәяхетдин кызы матур гомер бәйрәмен ‒ юбилеен билгеләп үтә. Әдәби бүлек мөдире ‒ ул театр белән «Сәхнә» журналын бәйләп торучы, ике арадагы дуслык-хезмәттәшлек җепләрен ныгытып торучы шәхес тә. Матур бәйрәм уңаеннан, журналыбызның якын дусты Нурсибә ханымны ихлас тәбриклибез. Безнең котлауларга аның хезмәттәшләре һәм якын дуслары да кушыла.

 

48 бит

СКАНВОРД