Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2021, №6 (июнь)

04 июня 2021 «Сәхнә», 2021, №6 (июнь)

2 бит

ЯХШЫЛЫККА ӨМЕТ БУЛСЫН!

Рәйсә Борһаниева

Халыкара конкурслар лауреаты, музыкант, җырчы, продюсер Айгөл Зәйнуллинаны бал кортына тиңлисем килә – тырыш, булдыклы, сабыр, һәрчак шат күңелле. Асыл затыбыз бүген укучыларыбыз белән уңышка ирешү юлы, катлаулы замананың үзенчәлекләре, иҗат хакында фикерләрен уртаклаша.

 

6 бит

АЛКЫШ

23-29 нчы апрель көннәрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары узды.

 

12 бит

АЛКЫШ ТЕАТРГА ЯҢА СУЛЫШ КЕРТТЕ

Зилә Мөбәрәкшина

26 ‒ 29 нчы апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лабораториясеминарын үткәрде. Иҗат лабораториясендә спектакльләргә эскизлар әзерләнде.

 

15 бит

ХЫЯЛГА БИРЕЛЕП ЙӨРМИМ

Рузилә Мөхәммәтова

Әтнә театры артистлары Сиринә һәм Риваль Хисмәтуллиннар бу театрның үзенчәлекле символларыдыр, мөгаен. Риваль халык театрын дәүләт театры итү юлында хәлиткеч роль уйнаган «Мулла» спектаклендә авылга мулла булып кайткан Әсфәндияр ролен башкарса, Сиринә дәүләт театры статусын алган театр коллективына кайткан беренче профессиональ актриса. Хисмәтуллиннар ‒ театрның күчеш чоры шаһитлары. Бүген журнал түрендә ‒ Сиринә Хисмәтуллина ‒ Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендә Рәхилә ролен башкарып «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә дәгъва иткән актриса. Ул журналыбызның махсус премиясенә ия булган иде.

 

19 бит

7 КӨНДӘ КИНО ТӨШЕРЕП БУЛАМЫ?

Мәдәният министрлыгында

 

20 бит

РЕЗЕДА ИСЕМЛЕ МОҢЛЫ БЕР ЧӘЧКӘ

Людмила Лаврова

Күренекле татар композиторы Резеда Ахиярова ‒ төрле жанрларда иҗат итүче күп әсәрләр авторы. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанган эксклюзив «Шагыйрь мәхәббәте» һәм «Сөембикә» исемле атказанган опералары, «Алтын Урда» балеты белән ул опера һәм балет яратучыларның күңелләрен яулады. 1 июньдә Резеда Ахиярова үзенең юбилеен билгеләп үтте. Әңгәмәбез күренекле композиторның тормыш һәм иҗат юлының төрле якларын яктырта.

 

24 бит

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

«Мәхәббәт шушыдыр» җырының сүзләре һәм минусовкасы.

 

25 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

28 бит

ШИГЪРИ СӘХНӘ

Хәсән Туфан шигырьләре

 

29 бит

ТЕАТР МИНЕМ ЯШӘЕШЕМ

Эльвира Буран

Котлыәхмәт ‒ «Кыз урлау», Ялчыгөл ‒ «Ай тотылган төндә», Автор ‒ «МәдинәмГөлкәем» («Ай булмаса йолдыз бар»); Локман ‒ «Гөлгенәм-Бергенәм»; Айтуган ‒ «Алпамыш Алпавыты»; Шәкүр ‒ «Яра»; Самат ‒ «СыСыСыРда ясалган... нар»; Әхәт ‒ «Шулай булды шул»; Максим Петрович ‒ «Калдырма әни»... Татарстанның атказанган артисты Альберт Хәмзә улы Ибраһмовның Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тудырган образлары бу. Гомер бәйрәме уңаеннан Альберт Ибраһимов «Сәхнә» журналында кунакта.

 

32 бит

КЫСКАЛЫКТА ‒ ОСТАЛЫК

Гөлназ Вәлиева, Алсу Габдуллина

«Әкият» Татар Дәүләт курчак театры артисты Айвар Гыймаев, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә.

 

34 бит

КАЗАН ХОР АССАМБЛЕЯСЕ НӘРСӘЛӘР БЕЛӘН ИСТӘ КАЛЫР

Александра Нагорнова

Бу язда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе уздыра торган традицион фестиваль ‒ Казан хор ассамблеясе ‒ татар композиторлары әсәрләреннән торган концерт белән тәмамланды.

36 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

Нәсим Акмал

 

37 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ (ВИНЕР ФӘЙЗУЛЛИН)

Гөлшат Хәлиуллина

 

38 бит

#INSTA_SAXNA

 

39 бит

КИЛЕШӘМ, УСАЛЛЫГЫМ БАР

Алинә Айдарова

Хәзер алган акчамны иҗатта эшли алмас идем. Әле өстәвенә пандемия чорында Концертлар да булмады. Нәкъ менә шушы вакытта без челтәрле бизнеска килдек һәм әлеге өлкәдә эшли башладык.

 

42 бит

ҺӘРКЕМ ҮЗЕНЧӘ ЯШӘРГӘ ХОКУКЛЫ

Гөлшат Хәлиуллина

Җырчы Лилия Хәйруллинаны блогерлыктан аерып булмый. Үз фикере, үз стиле бар аның. Лилиянең серләрен чишү максатыннан, аның белән әңгәмә кордык.

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

  

48 бит

СКАНВОРД