Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2021, №3 (март)

05 февраля 2021 «Сәхнә», 2021, №3 (март)

2 бит

АЙГӨЛ ИЛЕ

Әдилә Борһанова

Борынгы түгел, хәзерге заманда Идел белән Чулман ярлары буенда урнашкан гаҗәеп ак шәһәрдә Айгөл исемле гүзәл зат яши. Ул беркемгә дә охшамаган икән. Аның күзләре галәм йолдызыдай серле, битләре ай нурыдай ак, керфекләре күбәләк канатыдай нәфис, ә чәчләре кояшның үзе кебек алтын төсендә ди… Ләкин Айгөл тирә-юньдәгеләрне гүзәллеге белән генә түгел, саф-чиста күңеле, тормышка, кешеләргә карата ихлас яратуы белән сокландыра икән. Нәфис иңнәренә күпме генә авырлыклар төшсә дә, Хак Тәгалә биргән сынауларга рәхмәтле була алуы белән таң калдыра, ди ул. Айгөл күңелендәге ихлас хисләрен моңлы җырларына салып, халкына тарата икән…

Хөрмәтле укучым, син, әлбәттә, бу кыска гына кыйссадан сүзнең яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева турында барганлыгын аңладың. «Айгөл иле»нә сәяхәтебезне дәвам итеп, сине җырчының күңел пәрдәләре ачылган мизгелләрнең шаһите булырга чакырабыз.

 

6 бит

ТОРМЫШТА ДА ХУҖА НАСРЕТДИН

Алсу Габдуллина

Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның тууына 80 ел тулган көннәрдә артистның чордашлары һәм сөекле кызы белән матур хатирәләр дөньясына чумдык.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

БУЛДЫРА ТОРГАН ЕГЕТ

Әлфәт Закирҗанов

2021 елда ТР Г.Тукай исем. Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар арасында Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссёры Ренат Әюпов та бар. Театр коллективы аны татар әдәбияты классикларының (Кол Гали, Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, М.Галәү, А.Гыйләҗев һ.б.) әсәрләре буенча әзерләгән спектакльләре өчен тәкъдим итә.

 

17 бит

БЕР ТАПШЫРУ ТАРИХЫ

Нәсим Акмал

Кадерле дуслар, шушы мәкалә янәшәсендә бирелгән QR-код эченә гаҗәеп бер радиотапшыру салынган. Ул 2010 елның 13 март көнендә Татарстан радиосыннан эфирга чыккан иде. Ул чакта бәлки бу гадәти генә бер язма булып тоелгандыр, чөнки радио эше конвейер кебек, бер тапшыруны әзерләп җиткерүгә, икенчесе көтеп тора. Монда инде беркадәр ашык-пошыклык сизелми калмый. Ә менә хәзер, 11 ел элек ясалган шушы язма бәяләп бетергесез мираска әверелгән. Чөнки олпат милләттәшебез, заманында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында, аннары Республика күчмә театрында сәхнә тоткан күренекле артистыбыз Фердинанд Фарсинның тавышы саклана. Әңгәмәдә аның тормыш һәм иҗат юлы, хатирәләре, театр сәнгатендәге хәлләргә-вакыйгаларга карашы һәм… күңеленә тынгы бирми торган рәнҗеш-үпкә хисләре чагылыш тапкан.

 

20 бит

КӨЗГЕМӘ КАРАП БӨТЕН СЕРЛӘРЕМ ЧИШЕЛӘ

Зилә Мөбәрәкшина

Айгөл тумышы белән Баулы районы Татар Кандызы авылы кызы. Үзе турында ул мөлаем бер елмаю белән: «Бәхет ‒ тәхеттә түгел. Әти-әнием һәм улымның исән-сау булуы ‒ менә шул ул зур бәхет!» ‒ дип әйтә. Бәхетле ханымга карап, күпләр көнләшеп үләр иде. Әмма үзе кичергәннәрен ул үзе генә белә. Сәхнә юлына басуның юллары нинди? Автор-башкаручы Айгөл Закирҗанова шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.

 

23 бит

ТӨЗҮЧЕ ДӘ БУЛА АЛЫР ИДЕМ

Татарстанның актказанган артисты Юрий Чуктиев белән әңгәмә.

 

24 бит

КАЗАНГА, ШАЛЯПИНГА!

Людмила Лаврова

Илебездәге иң матур театрларның берсендә ‒ Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Ф. Шаляпин исемендәге ХХХIX халыкара опера фестивале узды. Иң беренче тапкыр ул татар опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов инициативасы буенча 1982 елда әле Советлар Союзы чорында ук уздырыла.

 

28 бит

ЭНҖЕ

Айгөл Әхмәтгалиева

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапованың 50 яшьлек юбилее дисәләр, ышанырга ашыкмагыз. Иҗат кешесенең гомере еллар белән исәпләнми лә ул… Яшәү сере турында, әйдәгез, Энҗе үзе сөйләсен. Мин аңа сорау бирмим, рольләрен күңелемнән генә үткәрәм.

 

31 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

Нәсим Акмал

 

32 бит

СӨЮДӘ ЯЛГЫШАСЫМ КИЛМИ

Алинә Айдарова

Зәринә Хәсәншина татар эстрадасында салмак танылып килүче җырчы кызларның берсе. Әйе, аның таныласы килә һәм ул бу максатына әле дә тугры булып кала. Без аның белән нәкъ менә хәзер күрешеп сөйләшергә булдык. Бер танылып, шактый популяр җырчы булгач, искә төшереп утырырбыз…

 

35 бит

АРТИСТ СЕРЛЕ БУЛЫРГА ТИЕШ

Әдилә Борһанова

Казан театр училищесында укыганда ук остазлары әйткән бу нәсыйхәтне 17 яшьлек Актаныш гүзәле шунда ук күңел сандыгына салып куя. Үзе дә серле, исеме дә җисеменә туры китереп сайланган бит ‒ Гүзәл. Аның әле генә туган авылы Яңа Җияшны калдырып, башкалага килеп, тырышып-тырмашып «артистка булам» дип йөргән мәле. Каян көч-дәрман алган да, авырлыклардан куркып калмаган дип таң калырлык! Тәкъдир, юкса Яңа Богадының сигезенче сыйныфын тәмамлап, Казан хәтле Казанга чыгып китәр иде дә, озак та үтми, тамашачысының яраткан артисткасына әверелер иде микән ул? Бу көннәрдә исә утыз биш ел гомерен сәнгатькә багышлаган К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина үзенең күркәм юбилеен каршылый.

 

 

38 бит

ҺӘРБЕР РОЛЬНЕҢ ҖИТЕШСЕЗЛЕГЕН ТАБАМ

Гөлшат Хәлиуллина

Артист халкы иң беренче чиратта талантлы булырга тиеш, ә тышкы матурлык икенче планда. Ләкин Камал театры артисткасы Алсу Каюмова-Вәҗиевада бар нәрсә дә гармониядә, талант, тышкы кыяфәт, нәфислек дисеңме. Өстәвенә яхшы хатын, өч баласына йомшак әни дә әле. Без журналыбыз битләрендә аның да серләрен ачарга тырыштык.

 

36 бит

БЕР ЮНӘЛЕШТӘ ГЕНӘ ЭШЛИСЕМ КИЛМИ

Гөлшат Хәлиуллина

Татар эстрадасында чынлап торып матур тавышлы артистлар күп түгел. Ә Илгизнең тавыш мөмкинлекләре бик зур, бүгенге көндә аның татар эстрадасына аяк атлаган мәле. Илгиз дигәнем Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган гаять талантлы җырчы ‒ Илгиз Мөхетдинов.

 

40 бит

КЫСКАЛЫКТА ‒ ОСТАЛЫК

Гөлназ Вәлиева, Алсу Габдуллина

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театр артисты Юрий Павлов, җырчы Лэйна белән әңгәмә.

 

42 бит

ЮБИЛЕЙЛАР ЕЛЫ

Александра Нагорнова

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе уку йортына нигез салынуга 75-ел тулган 2020 елда пандемия чикләүләре белән бәйле тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәгән юбилей чараларын быел гамәлгә ашырырга ниятли. Беренче адымнар инде ясалды ‒ концертлар эшчәнлеге торгызылды. Узган елның ноябрь аенда консерваториянең концерт чаралары С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында куела башлады, гыйнвар аеннан Казан дәүләт консерваториясенең уку биналарында урнашкан Кече, Орган һәм С.Рахманинов исемендәге заллар концерт эшчәнлеген яңартты.

 

44 бит

НИХӘЛ, ТЕАТР?

Гөлназ Вәлиева

Узган ел театрлар өчен бик авыр булды. Якынча ярты ел сәхнәдә иҗат итә алмау, пандемия шартлары аркасында туган чикләүләр... Аккан су кире кайтмас, үткәннәргә тукталып тормыйк. Бүгенге көндә татар театрлары нәрсә белән мәшгуль икән?

 

45 бит

МӘДӘНИ АФИША

Гөлназ Вәлиева

 

46 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ (АЛСУ НУРТДИНОВА)

Гөлшат Хәлиуллина

 

47 бит

СКАНВОРД

 

48 бит

#INSTA_SAXNA

 

49 бит

КАЗАН ГАСТРОЛЬЛӘРЕ

Мәдәният министрлыгында