Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2021, №1 (гыйнвар)

21 января 2021 «Сәхнә», 2021, №1 (гыйнвар)

2 бит

ДИН АЛЫШТЫРУ ‒ НӘСЕЛЕҢНЕ САТУ

Рәйсә Борһаниева

Мондый булдыклы кешеләр сирәк, алар безнең милләткә бик кирәк. Таныш бул, укучым, «Сәхнә» журналының чираттагы кунагы Мәскәү йолдызы – танылган автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия.

 

6 бит

ТРАГЕДИЯГӘ БИЛЕТЛАР БАРМЫ ӘЛЕ?

Татар мәдәнияте зур югалту кичерде: арабыздан талантлы артист, олпат ир һәм кече күңелле ата, Аллаһ сүзе белән яшәүче ярдәмчел инсан Айдар Хафизов китеп барды. Һәр югалту – ул якыннары, гаиләсе өчен зур кайгы. Айдар абыйның китүе белән татар милләте бер асыл улын югалтты. Ул артист һәм укытучы-остаз буларак матурлыкка ихтыяҗ уятуы, гаделлекне яклау һәм саклау юлын күрсәтүе, милли үзаңны формалаштыруы белән меңләгән тамашачының күңелен яулап алган олы Шәхес иде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовның гомер һәм хезмәт юлы татар сәнгатенә ихлас хезмәт итүнең гаҗәеп матур үрнәге булып тора.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

«ҖӘМИЛӘ» ЯКИ ӘДӘБИ ФОРМА АША ЯҢА МӘГЪНӘЛӘРГӘ ЮЛ АЧУ

Нияз Игъламов

XXII «Һөнәр» яшь режиссура фестивалене кысаларында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казан тамашачысына «Җәмилә» (Ч.Айтматов) спектаклен тәкъдим итте.

 

16 бит

КАЗАН КАЙНЫЙ

Людмила Лаврова

Дөнья музыкаль культурасында – зур вакыйга! Тарихта беренче тапкыр сәхнәгә татар телендә «Алтын Казан» мюзиклы чыкты. Әсәрнең музыкасын – танылган яшь композитор Эльмир Низамов, либреттосын Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис иҗат иткән, ә премьерасы бишенче «Үзгәреш җиле» татар эстрада җыры фестивале кысаларында Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә узды.

 

20 бит

ЯҢА ЕЛГА МАТУР ӨМЕТЛӘР БЕЛӘН

Мәдәният министрлыгында

 

21 бит

ИРАДА ӘЮПОВА: «БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ХЕЗМӘТТӘШЛЕККӘ ӘЗЕР»

Алсу Габдуллина

Ел ахырында Татарстан республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният яңалыкларын яктыртучы журналистлар белән очрашты. Йомгаклау җыелышы «Әкият» курчак театры бинасында чәй өстәле артында барды. 2020 елның мәдәният нәтиҗәләрен чыгару өчен татар журналистикасының күренекле шәхесләре җыелган иде. Төп темаларга тукталып китик.

 

22 бит

ОСТАЗГА БАГЫШЛАУ

Софья Николаева

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концерт залында композиторның тууына 120 ел тулу уңаеннан концерт оештырылды. Әлфия Җаббарова җитәкчелегендә Казан консерваториясенең Опера студиясе тарафыннан әзерләнгән «Чын мәхәббәт» дип исемләнгән кичә узган елның матур истәлекле вакыйгасы булып хәтердә калды.

 

24 бит

ХӘРӘКӘТТӘ ‒ БӘРӘКӘТ

Әлфәт Закирҗанов

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев ‒ хәзерге татар драматургиясе һәм театры үсешүзгәрешен билгеләүче авторларның берсе. Аның «Бичура», «Баскетболист», «Казан егетләре», «Яра», «Оҗмах капкасы», «Бурлак», «Курчак туе», «Исәнмесез», «Микулай» һ.б. пьесалары, шулай ук «Күктау», «Бибинур», «Байгал» һ.б. кинофильмнар өчен язган сценарияләре күпсанлы тамашачының рухи дөньясында урын ала. 2021 елның 29 гыйнварында Мансур Гыйләҗевка 60 яшь тула. Шул уңай белән әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов очеркын тәкъдим итәбез.

 

27 бит

СҮЗ БЕЛӘН УЙНАУ

Катя Михайлова

5 нче декабрьдә Mon иҗади мәйдан кысаларында күренекле театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Марина Давыдованың Рәсәйдә тәүге тапкыр куелган «Умаление мира» («Дөньяны кечерәйтү») театраль проектының премьерасы узды. Рәсәй тамашачысының бу юнәлештәге эшчәнлеге белән әле яңа гына танышуы булса да, М.Давыдова режиссёр буларак Ауропа күләмендә инде танылып өлгергән шәхес.

 

30 бит

СЕЗ МИНЕ БЕЛӘСЕЗМЕ? (ГҮЗӘЛ ГАЙНУЛЛИНА, ИЛНУР ЗАКИРОВ, РАУШАН ӘСӘТОВ, АЛСУ ГИЛМАНОВА)

 

31 бит

ЯЛГЫЗЛЫКТАН ДӘВА БАРМЫ?

Әлфәт Закирҗанов

Яшь режиссёр Айдар Җаббаровның Камал театрында куйган спектакльләре театр сөючеләр һәм белгечләр тарафыннан югары бәяләнеп килә. Әлеге театрның Кече залында 4-6 декабрьдә куелган «Хуш, авылым» премьерасы да зур кызыксыну уятты. Аңа ут буенча рәссам О.Окулова, вокал-музыка буенча педагоглар А.Зәйнуллина, Б.Хисмәтов, видеорәтне эшләүче Р.Исламов, журналист Г.Шәйхетдинова ярдәм итә.

 

34 бит

МАКТАУЛЫ ИСЕМНЕҢ КАДЕРЕ КАЛМАДЫ

Гөлшат Хәлиуллина

Челтерәп аккан чишмә тавышы белән килеп керде Ләйсән татар эстрадасына. «Яшьлегем чишмәләре» җырын белмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә Ләйсән яраткан хатын, бәхетле әни. Ире Булат белән Instagram челтәрендә Җиләк Кычыткановна, Дивания Критиковна, Фифунья образларында видеолар төшереп, халыкның күңелен күтәрәләр.

 

36 бит

КАТАУЛЫ ГАДИ СОРАУ: МӘХӘББӘТ БАРМЫ УЛ?

Айгөл Әхмәтгалиева

«Ат тозга килә, егет кызга килә», — ди халык мәкале. Әгәр кызлар егетләрдән баш тартырга, алардан башка гына дөнья көтәргә ниятләсә, нишләргә? Феминизм төшенчәсенең безнең яшәешкә көннән-көн ныграк үтеп керүенә нәрсә сәбәп? Бүгенге яшьләрнең күбесе, виртуаль дөнья белән  чынбарлык арасында аягүрә төш күреп йөргәндә, мәхәббәт дигән олы хискә урын бармы? Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында премьера буларак дөнья күргән «Туйга ничә көн кала…» музыкаль комедиясе шул сорауларга җавап эзләде.

 

39 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

 

40 бит

МАРСЕЛЬ МӨСӘВИРОВ, ИЛЬЯС ШӘРИПОВ

Гөлназ Вәлиева, Алсу Габдуллина

 

42 бит

ТАТАРЛАР НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛГӘН ЯКИ ТАТАР ЭСТРАДАСЫНДАГЫ ШАУ-ШУЛАР

Алинә Айдарова

2020 елгы татар шоу-бизнесы нинди булып истә калыр икән? Бу ел бөтен дөньяга таралган коронавирус зәхмәте белән генә түгел, эстрададагы кызыклы хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар белән дә истә калыр. Аллаһка тапшырып, шуларны барлауга күчик.

 

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ (РЕЗЕДӘ СӘЛӘХОВА)

Гөлшат Хәлиуллина

 

47 бит

СКАНВОРД

 

48 бит

#INSTA_SAXNA

 

49 бит

«ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ ЭЗЛӘРЕ БУЕНЧА

Гөлназ Вәлиева