Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №5 (май)

20 мая 2020 «Сәхнә», 2020, №5 (май)

2 бит

«УСАЛРАК БУЛ!» ДИЯ ИДЕМ

Зөлфия Гыйлметдинова

«Туган көнемне мин үземнең концертларым белән үткәреп җибәрәм. Сезнең белән! Сез минем иң зур бүләгем гомер юлымда! Бүгенге көнем минем истә калачак, сезнең дә күңелләрегездә сакланыр дип уйлыйм! Һәрберегезгәисәнлек-саулык! Сау бул, Казан!» 2017 елның 30 нчы маенда Казан сәхнәсеннән тамашачысы белән хушлашкан Хәния Фәрхигә бу көннәрдә 60 яшь тулган булыр иде. «Сәхнә» журналын укучыларга кызы Алия белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

 

6 бит

КЕМ УЛ ‒ КҮЗГӘ КҮРЕНМӘС СОЛДАТ?

Азалия Балгазина

Күптән түгел генә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында күренекле татар язучысы Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте буенча сәхнәләштерелгән «Рөстәмнең сере» спектакленең премьерасы узды (Светлана Баженова инсценировкасы). Сәхнәгә куючы режиссёр – Радион Букаев (Казан).

 

 

10 бит

ИКЕ ЧИШМӘ БЕРГӘ КУШЫЛГАЧ

Разил Вәлиев

Композитор Резедә Әхиярова турында язарга дип, кәгазь-каләм алып, өстәл янына утырдым да уйга калдым. Аның гаҗәеп бай иҗаты: йөзләгән популяр җырлары, дистәләгән инструменталь әсәрләре, опералары һәм балеты турында инде бик күп язмалар чыкты, аларга тәфсилле анализлар ясалды, алар турында саллы фикерләр әйтелде. Аның язмыш һәм тормыш юллары кат-кат бәян ителде. Боларга өстәп тагын нәрсә әйтергә, нәрсә язарга була? Ә кабатланасы килми... Шуңа күрә бу язмамда аның белән бергә иҗат иткән бер җырыбыз турында гына тәфсилләп сөйләргә булдым.

 

13 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

16 бит

ҖЫРНЫҢ ҖЫРТЫГЫ БАР

Колмөхәммәт

«Печән базары» уен-көлке театрына берәү мондый юллар язып җибәргән: «Иң бәхетле кеше яшь актриса иде: йоклаганда да маска киеп ята башлады. Карантин вакытында ул яңа ролен (җырын) балконга чыгып өйрәнергә мәҗбүр. Ә балконнан йолдызлы күк тагын да якынрак күренә. Берзаман ул үзен йолдызга охшата башлады һәм һич уйламаганда иң якты йолдыз булып китте».

 

19 бит

ЯРТЫ ГАСЫРЛЫК СӘНГАТЬ ЮЛЫ

Альберт Гафуров

         Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган артисткасы, Россия Федерациясенең театр әёелләре оешмасы әгъзасы, хезмәт ветераны Рәшидә Миншаиховна Утяева – гомеренең 54 елын театрга багышлаган актриса.

 

23 бит

САГЫНДЫРА ҮТКӘННӘР...

Әлфәт Закирҗанов

Әдәбият-сәнгать сөючеләргә «Туй күлмәге» (М.Имашев муз.), «Яшьлегем эзләре» (С.Садыйкова муз.), «Әйләнеп кайтыгыз» (Р.Хәсәнов муз.), «Язгы җыр» (Р.Хәсәнов муз.) кебек дистәләрчә җырлары белән яхшы таныш Мансур Әхмәт улы Шиһаповка 2020 елның 1 маенда 80 яшь тула. Түбәндә редакция кунагы Мансур Шиһапов белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

27 бит

МИЛЛӘТ КЫЗЫ

Әдилә Борһанова

Аллаһы Тәгалә бу кешегә шулкадәр яратуын салган, дип сокланып караган шәхесләр була. Алар гаҗәеп талантлы, күз явын алырлык чибәр, эчкерсез, йомшак күңелле дә, бердәй таләпчән, туры сүзле дә була беләләр. Бу кешеләрнең хезмәт юлы – берәүләр өчен илһам чыганагы, икенчеләр өчен тормыш көзгесе, өченчеләр өчен милләтебезнең асыл үрнәге. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисткасы Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты – Рузия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина әнә шундый гаҗәеп шәхес. Аны бер тапкыр сәхнәдә күргән тамашачы инде башка беркем белән дә бутамас. Зөләйха, Шәмсегаян, Диләфрүз, Ханума, Лариса, Йөзембикә, Нәфисә, Айсылу, Заримә кебек милләт кызларын халыкка таныткан андый актрисалар, диңгез төбендәге җәүһәр кебек, бик сирәк була. Март аенда Камал театры сәхнәсендә узган юбилее кичәсендә Рузия ханымны тәбрикләргә килгән тамашачы моңа тагын бер кат инанды.

 

32 бит

АЙСЫЛУ ҖАББАРОВА, ЗӘЛИЛӘ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Гөлназ Вәлиева

 

34 бит

ГОМЕРЕМНЕ ИҖАТКА БАГЫШЛАДЫМ

Рәйсә Борһаниева

Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Гүзәл Уразова белән интернет аша элемтәгә кердек. Ул махсус «Сәхнә» журналы укучылары өчен төрле темаларга уй-фикерләре, хатирәләре белән уртаклашты.

 

39 бит

АРТИСТЛАР ‒ КАРАНТИНДА

Илебездә барган соңгы вакыйгаларга бәйле күпчелек үз өйләрендә бикләнеп утырырга мәҗбүр булды. Күңел ачу чаралары һәм концертлар туктатылу – татар эстрадасы артистларының көндәлек тормышына да берникадәр үзгәрешләр кертте.

  Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында артистларыбыз нәрсә белән шөгыльләнә икән? Аларның карантин бетүгә беренче эш итеп нәрсә эшләргә хыялланулары турында үзләреннән сораштык.

 

42 бит

ШАМКАЙНЫҢ ШАЯН ШИГЫРЬЛӘРЕ

 

44 бит

«ПЕЧӘН БАЗАРЫ» УЕН-КӨЛКЕ ТЕАТРЫ ТӘКЪДИМ ИТӘ

Кадерле укучым! Карантиннан соң «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, «Сәхнә» сәнгать журналы каршындагы «ПЕЧӘН БАЗАРЫ» уен-көлке театры Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «ҖҮЛӘР МӘЛЛӘ СИН!» дип аталган концерт гастрольләрен башлап җибәрергә исәпли.

Бу карантинда чагында җончыган җаннарыбызны сихәтләү максатыннан эшләнә. Тагын бер яңалык шул: уен-көлкеле концертка кадәр һәм тәнәфестә «ТАТМЕДИА» журналлары һәм шул исәптән район газеталары редакцияләре тамашачыларына үз басмаларына язылган кешеләр өчен лоторея уйната. Лотореяга кесә телефоннары,  планшетлар һәм тагын бик кызыклы, оригинал бүләкләр отарга мөмкин булачак.

Күрешкән сәгатьләргә кадәр! Барыбыз да исән-сау торыйк, күңел көрлеген югалтмыйк!

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

47 бит

«МӘДӘНИЯТ» ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТЫ

 

48 бит

СКАНВОРД

 

49 бит

ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ

Мәдәният министрлыгында