Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №3 (март)

05 марта 2020 «Сәхнә», 2020, №3 (март)

2 бит

ШАМИЛ ЗАКИРОВКА БЕР ДОГА

Ошбу шәхес гади һәм гадәти генә түгел, кабатланмас һәм үзенчәлекле иде! Инде бишенче гасыр рухы коллыкта яшәгән кавемгә сирәк булса да Ходай андый шәхесләрне биреп тора. Шулай булмаса, ягъни кавеменең тамыры нык булмаса, яшәр көч кайдан иңгән булыр иде бу халыкка?!

 

6 бит

КАРА ПИАРГА КАЛГАН КӨННӘР... КЕМНӘР?

Колмәмәт

Гомер гомердән татар халкы җыр белән юанып яшәгән. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң башланган чукындыру сәясәте дә сындыра алмаган аны, эчтән сызган, җылаган, әмма тыштан үзен җырлап юаткан. Татар моңы дигән бөек нәрсә бар, искиткеч төшенчә бар, нәкъ менә шул аның рухын сындырырга ирек бирмәгән.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ИХЛАСЛЫКНЫ ЯРАТАМ

Рәйсә Борһаниева

Татарстанның атказанган артисткасы Эльвира Хәйруллина Иваново шәһәрендә туып-үскән. Мәктәп елларында барлык концерт, бәйгеләрдә актив катнаша, музыка мәктәбендә белем ала. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын уңышлы тәмамлагач, тормышын сәнгать белән бәйләргә теләп, Иваново музыка училищесына укырга керә. Аннары туган шәһәрендәге музыка театрына эшкә урнаша.

 

16 бит

АКЛАНМАГАН ӨМЕТЛӘР

Лидия Карцева

2019 елның көзендә массакүләм мәгълүмат чаралары Галиәсгар Камал театры «Сүнгән йолдызлар»ны куя дип шау-гөр килде. Мин әлеге спектакльне әле узган елның сентябрь башында гына Тинчурин театрында карап кайттым, һәм ул миңа онытылмас дәрәҗәдә көчле тәэсир иткән иде. Түземсезлек белән халкыбызның узган гасырда яшәгән мохитенә чумуны көтә башладым. Бүгенге постановканы татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчурин исемен йөрткән театр куйган спектакль белән чагыштырып карау теләге дә юк түгел иде, әлбәттә.

 

 

18 бит

ФАҖИГАЛЕ МӘХӘББӘТ ӨЧПОЧМАГЫ

Әлфәт Закирҗанов

Кәрим Тинчуринның татар драматургиясе һәм театры тарихында кабатланмас урыны булган кебек, аның «Сүнгән йолдызлар» трагедиясе буенча куелган спектакль дә һәрбер театр өчен дәрәҗә, үсеш-үзгәрешенең бер этабын билгеләүче вакыйга булып тора. Шуңа да яшәеш фаҗигасе мелодрама алымнары белән баетылган пьесаның Камал театры сәхнәсендә куелуын тамашачы көтеп алды. Драматург бу әсәрен 1923 елда яза. Классик кануннарга нигезләнгән пьесада вакыйгалар, мәхәббәт «өчпочмагы»на бәйле үстерелә барып, этнографик күренешләр, татар тормышына хас бизәкләр белән баетыла һәм яшәеш фаҗигасе белән үрелеп, чорның гаять каршылыклы мохитен тудыра. Әмма ярман патшасы башлаган сугыш тыныч тормышны туздырып кына калмый, бәлки им-том гамәле аша яшь геройларның фаҗигасенә китерә.

 

22 бит

БАРЫБЫЗ ДА ХАКЛЫ...

Зиннур Хөснияр

«Каз канаты кат-кат була...» – дип җырлана мәгълүм җырда...

Балачактан таныш җыр, спектакле дә шул чакта каралды. Һәм шуннан бирле Надыйр мәхдүм (Ринат Таҗетдинов), Сәрвәр (Флёра Хәмитова) образлары гомер буе озата бара, Сәйдәш көе, халык җыры белән бергә.

Ләкин яңа куелышны карагач, минең кайсыдыр төшен яшен тизлеге белән, тамашачыбыз Лидия ханым Карцева әйткәнчә, «полный провал!» –дигән фикер кыйпылчыгы яндырып уза. Шуннан соң акырынлап кына «баш чүлмәге» суына башлаганын тоясың.

 

23 бит

БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ТАЯНЫП

Гөлназ Вәлиева

Театр училищесына керү белән тирә яктагы тынлыкка игътибарым юнәлде, димәк, дәресләр әле бетмәгән. Кирәкле аудиторияне эзләп табып, ишеккә шакыдым – җавап бирүче юк. Кыюлыкны җыеп, аудиториягә керергә булдым, карасам, Низамиевлар икесе дә шәкертләр белән шөгельләнә икән. Берникадәр уйлап тормыйча, түргә уздым да, шыпырт кына укыту процессын күзәтергә керештем. Миңа нинди бәхет тигәнен шунда ук аңладым: күз алдымда сәхнәдә ролен башкаручы Татарстанның атказанган артистлары түгел, ә гади, үз эшләрен яратучы укытучылар иде.

 

26 бит

КЫСКАЛЫКТА ОСТАЛЫК

Гөлназ Вәлиева

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Салават Хәбибуллин һәм татар эстрадасы җырчысы Алия Карачурина белән интервью.

 

28 бит

ХИКМӘТНЕҢ ТЫЛСЫМЛЫ БАКЧАСЫНДА

Елена Шевченко

31 гыйнварда Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында «Хикмәт әкиятләре» спектакле премьерасы узды. Тамашачыга күренекле төрек язучысы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Назыйм Хикмәтнең берьюлы ике әсәре тәкъдим ителде: кинодраматург, редактор Вера Тулякова белән бергә язылган «Сукыр патша» пьесасы һәм «Гашыйк болыт» хикәяте.

  

32 бит

ЯШЬ ТАЛАНТЛАРГА ЮЛ АЧЫК

Гүзәлия Тарханова

Театр сәхнәсендә куелган нинди генә спектакль карасам да, ул кичне бар сүзебез шул хакта була. Танышларым белән дә артистлар һәм аларның уены турында фикер алышабыз. Спектакль бетеп, театр залыннан чыкканда ук, мин, гадәттә, тамашачыларга игътибар итәм, сүзләренә колак салам. Күбесе әле генә караган спектакль тәэсиреннән айнып та җитмәгән була, шуңа күрә сүзләре дә ихлас яңгырый. Берәүләр яраткан артистларының уенын мактый, икенчеләренә нидер ошамаган, кызып-кызып шуны исбатларга тырышалар; өченчеләре спектакльнең тәэсире, күңелләрне кузгатуы турында сөйли, араларында күз яшьләрен сөртеп алучылар да күренә. Йөз кешедән йөз төрле фикер ишетәсең.

 

36 бит

ДРАМАТУРГИЯДӘ ТОРГЫНЛЫК

Әлфәт Закирҗанов

Ю.Поляковның бүгенге театрларның хәле, рус драматургиясенең торышы, төрле буыннар арасындагы каршылык турындагы фикерләре, билгеле, кызыклы булып, инде байтак еллар болар турында барган бәхәсне дәвам итү булып тора. Авторның күп фикерләре белән килешәм, шул ук вакытта бәхәсләшәсе килгән урыннар да бар. Ю.Поляков җавапларында күтәрелгән мәсьәләләр татар драматургиясе һәм театр сәнгатенә дә карый, чөнки проблемалар нигездә уртак.

  

39 бит

ОПЕРА СӘНГАТЕНЕҢ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗЫ

Филүсә Арсланова

Без мәшһүрлеккә ирешкән бик күп күренекле татар хатын-кызларын беләбез. Шундый хатын-кызлар арасыннан күренекле опера җырчысы Шәфыйка Котдусованы йөрәк авыртуы белән искә аласы килә. Ш.Котдусова кыска гомерле булса да, опера сәнгатенең музыкаль күгендә якты эз калдырып китте!..

 

43 бит

«МӘДӘНИЯТ» ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТЫ

  

44 бит

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: МӘДӘНИЯТЕБЕЗНЕ ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ ЮЛЛАРЫН ЭЗЛӘРГӘ КИРӘК

Мәдәният министрлыгында

30 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының чираттагы йомгаклау коллегиясе узды. Чарада Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, республиканың мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

  

48 бит

СКАНВОРД