Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №1 (январь)

27 января 2020 «Сәхнә», 2020, №1 (январь)

2 бит

ХӘТЕРНЕҢ ЧЫҢЛАП ТОРГАН КЫҢГЫРАУЛАРЫ

Миләүшә Хәбетдинова

«Әлфия» курчак спектакле (реж. И.Зәйниев) «СССР заманында туган» өлкән тамашачыларга юнәлтелгән. Әлеге спектакльнең чын мәгънәсендә ВАКЫЙГА булуын премьерага танылган кешеләрнең күп килүе ассызыклый: Казан шәһәренең иҗади берләшмә һәм мәдәни оешмалары әгъзалары. Бер мизгелгә, вакыт кирегә борылган да, без 2005-2011 елларга, Зилә Вәлиева мәдәният министры булган вакытларга кайтканбыз кебек тоелды...

 

6 бит

ГАДИЛЕКТӘН ‒ КАМИЛЛЕККӘ

Алсу Габдуллина

Һәр профессиональ театрның чишмә башы үзешчән хезмәткәрләр иҗатыннан юл ала. Нинди генә һөнәр ияләре булмасын, театрга булган ихлас мәхәббәт аларны һәрвакыт сәхнәгә тарта. Татарстан республикасында эшләп килүче шушындый фидакарь үзешчән театр коллективлары иҗатларын үзләре яшәгән авыл, район җирлегендә генә түгел, башкалабыз тамашачысына да бик теләп тәкъдим итә. Ш.Закиров исемендәге XIX «Идел-йорт» төбәкара халык театрлары бәйгесе быел республикабызның үзешчән театр коллективларын янәдән калабызда очраштырды. Бәйгенең нәтиҗәләре һәм иҗат юнәлешләре хакында ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләүче Милли мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Алсу Равил кызы Мифтахова белән сөйләштек.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ТУГАН ҖИР КАДЕРЕ

Әлфәт Закирҗанов

Соңгы вакытта К.Тинчурин исемендәге театр тирәсендә барган ыгы-зыгы, шул исәптән баш режиссёрның китүе, киң җәмәгатьчелектә борчу уятып, театрның киләчәгенә шикләнеп караучылар да пәйда булган иде. Бәхеткә, зур тарихы булган театрыбызның көчле коллективы үз миссиясен тирәнтен аңлап яши һәм иҗат итә икән. Моны А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы тулысынча раслады. Театр коллективының әлеге гаять катлаулы әсәргә алынуы да үз көчләренә ышану билгесе булып тора. Спектакльне сәхнәгә режиссёр Илгиз Зәйниев куйган, рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Элмир Низамов, ут куючы – Илшат Сәяхов, сугыш сәхнәләрен куючы – Рөстәм Фәтхуллин.

 

 

16 стр

КТО ТАКИЕ ЗАВЛИТЫ

Нияз Игламов

«Заведующий литературной частью (завлит) в течение долгих лет был непременным действующим лицом советского и российского театрального процесса. В последнее же десятилетие необходимость завлита была поставлена под сомнение самим характером новой театральной реальности. Профессия оказалась в очевидном упадке, её престиж для выпускников театроведческих факультетов потерян.

 

 

19 бит

СҮНМӘС УТ

Гөлназ Вәлиева

Узган елны Яр Чаллы татар драма театры тарафыннан Зөлфәт Хәкимнең «Тәрәзәдә һаман ут яна» әсәре буенча спектакль куелды. Быел әлеге спектакльне «Һөнәр» фестивале кысаларында башкалабыз тамашачысы да күрә алды.

Заманча спектакль шау-шу күтәрә. Урыны белән ул җирәнү хисен тудыра, шок хәлендә калдыра, уйланырга мәҗбүр итә, әмма беркемне дә битараф калдырмый. Бу хис-кичерешләрне күпчелек баш героиня – Лениза тудыра. Әлеге рольнең үзенчәлекләре, иҗат юнәлешләре, татар театрының киләчәге һәм башка темаларга Яр Чаллы татар драма театрыныд яшь артисты Зөлфия Галиуллинаның үзе белән сөйләштек.

 

23 стр

ДА БУДЕТ СНЕГ

Андрей Абросимов

В родном городе Мэг вот уже третье десятилетие нет снега. Совсем. Жители смирились с этим и даже приучили себя гордиться такой погодной аномалией. А вместе со снегом у города, кажется, пропала и вера в чудеса. Став взрослой, Мэг отправляется путешествовать по миру — ей скучно дома, где ничего не происходит и это всех устраивает. Но на новогодние праздники она возвращается в город, чтобы провести время с мамой. Здесь Мэг встречает Тео, своего давнишнего друга, и мы вместе с ними отправляемся в их детство ‒ время, когда случались всамделишные чудеса.

 

26 бит

КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЫ БУЛАСЫ ИДЕМ

Гөлнара Җәлилова

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаны мин «Татар моңы» конкурсы аша танып белдем. Хәер, ул аңынчы да татар тамашачысы өчен чит-ят исем түгел иде – Габделфәт Сафин төркемендә җырлап йөрүче, сары чәчле, зур зәңгәр күзле кызны күпләр яратып өлгерде. Ә миңа ул «Татар моңы»ның сайлап алу турында татар халык җыры «Гөлҗамал»ны җырлап, хәтергә уелды... Мәйтәм, кечтеки генә гәүдәгә каян сыйган бу моң-аһәң?..

 

30 бит

«ЩЕЛКУНЧИК»

Нурсибә Адиева

Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дроссельмейер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. «Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-принцесса Пирлипат  тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

 

 

32 бит

ӘНИ БУЛАСЫМ КИЛӘ

Гөлнара Җәлилова

Шундыйрак заманда яшибезме, заманыбызның талканы корымы – хәзер күп кенә чын талантлар күләгәдә калып килгән чор. Әрсезлек – ярты талант кына түгел, шапылдатып, тулаемына әйләнеп бара. Шактый гына вакыт бик күп бәйге-чараларны күзәтеп барган, мәртәбәле урыннар алып килгән яшь-җилкенчәкләр белән таныш булуым да моңа үзенә күрә нәтиҗә ясарлык каз канаты: ээээх, үртәлеп тә куярлык шул – ярты юлда күңелләре сынып борылып кайтып китә, яисә, кабатланмас тембр-моңы булганнар да күләгәгә күчә. Сәбәбе бер – үсәр өчен күп кирәк, ныклык кирәк.... Тавыш, моң, талант – кайвакыт ай-һай, бернәрсә дә түгел.

 

36 бит

«КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК» АШХАБАДТА

Дилия Шәязданова

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының татар группасы Төрекмәнстанда узган «Бәхет эпохасының театр сәнгате» Халыкара фестивалендә катнашып кайтты.

 

38 стр

СТД

  

40 стр

ВЫХОДИЛИ БАБКИ ЗАМУЖ...

Мәдәният министрлыгында

Театр манит зрителей загадочностью, возвышенностью, его любили в царские времена, обожают и ныне. Сходить в театр, значит прикоснуться к величайшему искусству, очутиться в удивительном мире, переместиться в другой век, прочувствовать вместе с героями их печаль и радость. Даже кинематогрофу и телевидению не по силам подвинуть вечную моду. Когда страсти разгораются и стихают перед глазами, когда видишь чужую жизнь так близко, равнодушным остаться невозможно. Не верьте тем, кто говорит, что не любит театр. Он попадал на неудачную постановку, либо никогда и не был её зрителем.

 

43 бит

ИРАДА ӘЮПОВА. ЕЛ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Мәдәният министрлыгында

Россиядә «Театр елы» дип игълан ителгән 2019 ел Татарстанның мәдәни тормышына да зур үзгәрешләр китерде. Республикада сәхнә сәнгатенә караган төрледән-төрле бәйгеләр, яңа кинопроект тәкъдим ителде һәм мәдәни чаралар үткәрелде. Моннан тыш, музейлар төзекләндерелде, күргәзмә киңлекләре зурайды һ.б.

 

46 бит

«ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ БУЙЛАП

Гөлназ Вәлиева

2019 елның 6-11 декабрендә Казанда XI «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узды. Фестиваль уңаеннан башкалада 22 спектакль тамашачының игътибарына тәкъдим ителде. Алар барысы да шәһәрнең төрле мәйданчыгында күрсәтелде. Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, «Угол» иҗат лабораториясе, «Тәрәзә» хәзерге заман сәнгать галереясе (Казан Ратушасы бинасында) һәм «WERK» арт-пространствосы әлеге чараның тамашачыларын кунак итте.

 

 

48 бит

СКАНВОРД