Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы

Җиңел машинаның арткы утыргычына сеңгән Зөләйха, шә­һәрне чыгуга, кемнәндер яшеренергә теләгәндәй, башын тагын да түбәнрәк ия төште. Каршындагы эт теле чаклы көзгедән кызны күзәтеп барган шофёр егет,...

Җиңел машинаның арткы утыргычына сеңгән Зөләйха, шә­һәрне чыгуга, кемнәндер яшеренергә теләгәндәй, башын тагын да түбәнрәк ия төште. Каршындагы эт теле чаклы көзгедән кызны күзәтеп барган шофёр егет, артка борылып:

– Йокың килсә ят шунда, бишектәге кебек кенә алып кайтырмын үзеңне, – дип теленә салынды.

– Килми! – диде кыз һәм, тавышының дорфарак чыкканын сизеп, сүзне шаяртуга борды: – Йокласам, авылымны узып китәрмен дип куркам.

Зөләйха көзгедән егетнең елмаюын күрде. Шофёр тагын нидер әйтмәкче булган иде, әмма нәкъ шул вакытны алга бер сары «Москвич» килеп керде.

Егет аны абайламый калган иде, ахрысы: сискәнеп китте, елмайган чакта җәелеп киткән калын иреннәре кире үз урынына җыелып килде. Кыяфәтенә караганда, теге машина хуҗасына карата берәр сүз ычкындырыр шикелле иде. Әмма хатын-кыз янында тыелып калды, бары:

– Тфү! Лихач! – дип кенә куйды.

Аның йөз хәрәкәтләрен көзгедән күзәтеп торган Зөләйха көлемсерәп, башын читкә борды. Аннары гына, аларның машинасы янә теге «Москвич»ны узып киткәч, шофёрга таба якыная төшеп:

– Синең машинаң да «Москвич»мы? – дип сорады.

Егет тагын артка күз салды.

– «Жигули»! Кая ул «консерва банкасы»на «Жигули»ны узу!

– Ә «Жигули»ның бәясе күпме?

– Һе... Күпме дисеңме? Үз бәясе булса, җиде кисәк. Кул­дан – икеләтә, өчләтә.

Зөләйха аңа бүтән сүз катмады, янә утыргычка сеңде. «Чепуха! Теләсәм, икене, өчне ала алам мин аны!» – дип уйлап куйды кыз, аяк арасындагы кечкенә сумкасына орынып.

Аларның «Жигули»е, авыр йөк машиналарын уза-уза, алдарак чапкан сары автобус артыннан куарга кереште. Кыз янә башын яшерде.

Гадәттә, аларның Чакматашына йөри шундый сары автобуслар. Автобуста берәр таныш-мазар булып, күзенә чалынсаң, өеңә кайтып җиткәнче үк хәбәрең таралыр, Чулак Галиулла кызының баюы җиткән, «Жигули»да гына утырып кайтты диярләр.

Автобус белән дә кайта ала иде Зөләйха, әмма аннан соң да авылына егерме чакрым кала әле. Күзләрең күгәргәнче, Чакматаш ашханәсе янында узгынчы машинаны көтәргә туры киләчәк. Аннары ачык машина әрҗәсендә шалтыр-шолтыр, тузанга манчылып йөрисе килми инде хәзер. Теләгән кеше йөрсен, аннан калмады инде – җитәр. Шуңа күрә ул, автовокзалга килеп җитүгә, пассажирлар көтеп торган җиңел машиналар янына китте. Утыз сум вәгъдә иткәч, әлеге шофёр егет шундук аның сумкаларына килеп ябышты. Юлда бүтән кеше утыртмаска дигән шарт белән кыз бу бәһагә тагын бер бишлек өстәячәген дә әйтте.

Халык белән шыгрым тулы сары автобусны да узып киттеләр, кыз күз кырые белән генә аның «маңгаендагы» язуны да укып өлгерде: Чакматашныкы түгел иде бу.

Зөләйха, башын калкыта төшеп, каршыдагы көзгегә күз салды. Түгәрәк йөзле шофёр егетнең бер күзе юлда булса, икенчесе һаман арттагы кызны күзли иде. Зөләйха, борынын җыерып, карашын читкә алды да кечкенә сумкасыннан бер тартмачык тартып чыгарды. Берәм-берәм андагы бизәнү әйберләрен барлап чыкты, тик ясанмады, йөз-кыяфәтенә тел-теш тидерерлек түгел иде; аннан соң, авылына – әти-әнисе янына кайтканда, артык буяну да килешмәс.

Кыз, машинаның җай гына тирбәтүеннән изрәп, озын кара керфекле күзләрен йомды. «Моннан соң авылга гел машина яллап кына кайтачакмын», – дип уйлады ул.

Хәер, шәһәрдә озак яшәмәс тә инде, көзгә кадәрме, әллә тагын берәр елга калырмы... аннары авылга, бернигә дә карап тормыйча туп-туры авылга. Әнә классташы Мәскәү тикле Мәскәүгә киткән җиреннән, барысын да ташлап калдырып, кире авылга кайткан ди ич. Фермада сыер савып ята, ди. Зөләйха да шулай итәр, башын алып качар шәһәрләреннән!..

Кайчакларда кыз шулай уйлый уйлавын. Әмма киләчәктә ни кылыр, авылына кире әйләнеп кайтырмы-юкмы – бер Алла белә. Ләкин болай уйлау аның күңелен тынычландыра, әрнегән җанын юаткандай була. Әле тиз генә, бүген-иртәгә генә кайтырга җыенмый ич. Шуңа күрә бүген алай дип уйлау әллә ни кыенлык та сорамый. Юк. Кайтыр, кайтыр ул, барыбер качар шәһәрләреннән.

Бәлкем, авылдан китмәскә генә кирәк булгандыр? Хәер, кем белә инде...

Моннан өч ел элек, унсигез яшен тутыргач ук чыгып киткән иде Зөләйха шәһәргә. Нәкъ менә шушы юлдан, сары автобуста. Чакматашка кадәр ул сөт илтүче машина әрҗәсендә барган иде.

Мәктәптән соң бер ел колхозда эшләде Зөләйха. Авылда кызлар өчен эш юк. Бердәнбер эш урыны булган колхоз фермасына баш тыгарлык түгел. Сыер саварга бару өчен, халык талашып ята. Бәхеткә каршы, мәктәпне тәмамлауга ук, Зөләйха фермага урнаша алды, бала тапкан күрше хатынын бер елга алыштырып торды. Аннары әти-әнисе кызларын шәһәргә китәргә үгетләделәр. Галиулла абзый ат җигә, Галимә апа җәен төрле эшкә йөри, кышларын, сәнәк-көрәккә эш булмаганлыктан, барча колхоз хатыннары кебек үк, өй саклый иде. Йорт эшләрен карый, күзләре кызарганчы, кәҗә мамыгыннан шәл бәйли дә аны Чакматаш базарына алып чыга.

«Авылда калсаң, гомерең буе безнең кебек тирестә ка­зы­ныр­сың. Әллә Казанга барып урнашасыңмы, кызым», – диде әнисе, күрше хатыны үз урынына эшкә чыккач.

«Нәрсә бар суң бу каһәр суккан авылда!» – дип җөпләде аның сүзен Галиулла абзый.

Зөләйханың бердәнбер сеңлесе урын өстендә ята, алма кебек матур кыз бала караватка береккән – аның аяклары йөрми.

Бәрәңгеләр алып бетергәч, Галимә апа унсигез яшен тутырып унтугызынчы белән барган кызын юлга әзерли башлады. Шәһәргә китүдән курка иде Зөләйха. Кырмыска оясы кебек кайнап торган шау-шулы, ыгы-зыгылы таш калада кемгә барып сыенсын ди ул?! Ничек ияләшмәк, күнекмәк кирәк ул ят тормышка?!

Нишләсен, кыз икеләнә-курка булса да китте. Казанда тулай торакта яшәп ятучы авылдаш кызының адресын алды да кием-салым һәм әнисе пешергән кайнар өчпочмаклар салынган кечерәк яшькелт сумкасын тотып, хуҗалыктан сөт җыйнап, Чакматашка илтүче апаларның капка төбенә юнәлде.

Машинаның шофёры Зөләйханың классташы Йосыф иде. Әрҗәгә бидоннар төяделәр, алар өстенә Чакматашка баручы берничә кеше менеп кунаклады. Йосыфның Зөләйханы кабинага аласы килсә дә, холкы белән тумыштан ук кызлар кебек оялчан булганга, ике-өч мәртәбә тамак кырудан ары узалмады. Кабинага икенче берәү кереп утырды.

Бүгенгедәй исендә Зөләйханың: пычрак, салкын җилле сентябрь иртәсе иде. «Пенсия яшендәге» калтырча машина, бар көченә үкерә-улый, лыҗдырдык пычракны ерып бара, йөзне салкын юеш җил телгәли, сикертмәләрдә аякларга сөт бидоннары баса.

Йосыф биргән бишмәт тә ярдәм итмәде Зөләйхага, туңудан теше тешкә тимәде, күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Бер кулы белән чытырдап әрҗә кырыена ябышты, икенчесе белән кайнар өчпочмаклар салынган бәләкәй сумкасын тотып барды ул. Әнисе исенә төште, күз яшьләре тагын да мулрак агарга кереште, машина, авылны чыгып, ат белән эшкә баручы әтисен узып киткәч кычкырып-кычкырып елыйсы килде.

Чакматаш башына җиткәч, машинадан җиргә сикерделәр. Зөләйха Йосыфка бишмәтен сузды. Аңа күзләрен мөлдерәтеп карап торган егет нидер әйтмәкче иде, кыз үзе телгә килде:

– Казанга эшкә урнашырга барадырыем.

– Э-э-э...

– Шулай менә.

– Пәлтәңә сөт чәчрәгән, Зөләйха. Чүпрәк биримме? – Йосыф кабинага чумды.

– Менә.

– Юк, юк, кирәкми. Бар минем... Кулъяулык.

Шофёр егет инде икенче тапкыр Зөләйханы үз янына күчеп утырырга чакыра. Алда утырып баруы уңайлырак, имеш.

– Рәхмәт, монда да бик яхшы, – ди аңа кыз һәм янә егетнең йөз-кыяфәтен күзәтергә керешә. Шадрарак йөз, озынча борын, калын иреннәр. Аның йөзе Зөләйхага ниндидер артистны хәтерләтә кебек. Тик исенә төшерә алмый. Озынча көзгедә күз карашлары очраша. «Чибәр, каһәр!» – дип уйлый егет. Кызның озын керфекләренә, матур борынына бармак башлары белән генә орынып карыйсы килә. Кызга күз төшереп алган саен, аның үзенә дә, машинасына да куәт өстәлгәндәй була.

– Танышыйк булмаса, – ди ул башка ни әйтергә белмәгәннән генә.

– Нигә?

– Болай гына әйтүем.

– Аптыраган үрдәк арты белән суга чума диме?

– Һе, үткен син.

– Юк, мин болай гына.

– Син артист түгелме?

– Юк. Нигә?

– Һинд киноларындагы гүзәл кызларга охшагансың.

– Син дә.

– Хи-хи... Һинд киносындагы теге кем... Капурга охшаганмын мәллә?

– Юк, эротик кинолардагы артистларга.

Күзгә күренеп шофёрның сулыш алуы ешая, борынына һәм маңгаена тир тамчылары бәреп чыга, машинаның тизлеге акрыная.

Ул, тимерне кызуында сугарга теләгәндәй, сүзне шушы рухта дәвам итмәкче була.

– Нигә юлда кеше утыртмаска куштың син? Машинада урын җитәрлек бит?

Кыз-кыркынның холкы кырыкка төрләнә, ди, Зөләйханың егеткә ачуы килә башлаган иде инде. Ул, дорфа гына итеп:

– Юлда мине ирем белән балаларым көтеп торырга тиеш. Шуларны аласы бар, – дип җавап бирде.

* * *

...Зөләйха авылдашы Саниянең тулай торагын эзләп тапканда, көн кичкә таба авыша башлаган иде инде. Тышкы яктан ук шыксыз тоелган тулай торак каршында таптанып торды-торды да икеләнеп кенә тимер ишекне тартты. Ишегенә әллә бишек пружинасы куйганнар инде, кыз аны көч-хәл белән генә каерып ачты да, кысылып эчкә үткәч, тотып тора алмыйча, кулыннан ычкындырды. Озын, юан пружина ыңгырашып кире тартылды һәм ишек шапылдап ябылды. Биш катлы йорт дер селкенеп куйды, тәрәзә пыялалары зыңлап алды. Зур, биек тәрәзәле алачык эчендә йокымсырап утырган юан марҗа бу тавышка күтәрелеп тә карамады. Зөләйха, аның янына барып, үзенә кирәкле бүлмәне сорарга уйлады. Әмма әйләнеп торган тимер челтәрне үтә алмады, ике арада кысылып калды. Аптырагач, кире чыкмакчы булып, артка чигенде, ләкин челтәр бу юлы кадакланган шикелле иде. Каушап калган кыз, ярдәм көтеп, вахтёрга төбәлде. Юан хатын өстәлдән башын күтәргән иде инде. Шулчак аның артында ук озын буйлы чандыр хатын пәйда булды һәм:

– Михайловна! Тагын йоклап утырасыңмы? Әйттем бит мин сиңа, тагын күрсәм, эштән куам, дидем! Бик йокы яраткач, эшләп йөрмәскә иде! Әнә өеңә кайт та көне-төне йокла шунда! – дип, юан хатынны орышырга кереште.

– Нишләп йоклыйм ди мин?! Булмаганны! Кем күргән! Кайчан күргән?!

Тимер читлек арасына кереп кысылган Зөләйханы оныттылар. Хатыннарның берсе төкерекләрен чәчә-чәчә ачулана, икенчесе тырышып-тырышып аклана торгач, ниһаять, туктадылар бугай. Чандыр хатынның күзе Зөләйхага төште.

– Кая барасың? Нишләп йөрисең? Кемгә керәсең? – дип тезде ул автоматтан аткан шикелле.

Кыз комачтай кызарды, бөтенләй югалып калды, бермәл әйтәсе сүзен дә онытып торды. Аннары гына үзенең нинди бүлмәгә, кемгә килгәнлеген аңлата алды.

– Пашпорт! – дип чыелдады нечкә тавышлы юан марҗа.

Паспорты сумкасында иде Зөләйханың. Ул аны алырга теләп иелмәкче булды, әмма тимер читлек ике яклап кыскан, кыймылдап та булмый. Елар чиккә җитешкән кыз, мөлдерәгән күзләре белән әле юан хатынга, әле нечкәсенә карап, тик аптырап басып тора бирде.

– Пашпортсыз берәүне дә кертмибез! – дип гөрелдәде чандыр хатын, һәм шулчак Зөләйха, читлекнең урыныннан кузгалганын тоеп, артка чигенде. Аннары, күз яшьләренә буылып, кире урамга атылды. Беркавым тулай торак каршында таптанып торып күз яшьләре кибә башлагач, бая йорт почмагында укыган язуны янә барып карады. Дөрес бит инде, урамы, йорт, тулай торак номеры да шушы ич!

Ул, авылдашымны күрмәмме икән дигәндәй, тәрәзәләргә карый-карый, тулай торакны берничә мәртәбә әйләнеп чыкты да, сумкасыннан паспортын алып, янә көчле пружиналы тимер ишекне тартты. Урамда кунып булмый иде.

Юан хатын бу юлы да алачагында үзе генә утыра, чандыры киткән иде.

Танклар ясый торган корычтан коелган авыр ишек Зөләйха артыннан ук тагын шапылдап ябылды.

– Әй кызый! Кулың артыңа җитмиме әллә синең? – дип җикеренде вахтёр хатын.

Кыз, көч-хәл белән генә күз яшьләрен тыеп, паспортын әбрәкәй тәрәзәсе кебек кечкенә тишеккә сузды.

– Кайсы бүлмәгә? Кем янына? Син аның кеме? Ничә сәгать буласың? Кайчан китәсең?

Зөләйха тотлыга-тотлыга җавап бирде. Юан хатын, маңгае белән сөзәрдәй булып, аңа тагын бер мәртәбә усал караш ташлады да янә паспорттагы фотога текәлде. Бары шуннан соң гына кызны тимер читлек аша үткәреп җибәрде.

Кыз, икенче катка менеп, унтугызынчы бүлмәне эзләп тапты, шакырга кыймыйча, ишек төбендә бермәл таптанып торды. Бүлмәдә ут та янмый, тавыш-мазар да ишетелми иде. Аннары сак кына, тырнак очы белән генә ишекне шакыды. Эчке якта тавыш-тын юк, ишеге дә бикле. Коридорның аргы почмагында краннан су аккан һәм савыт-саба шалтыраган шикелле. Зөләйха курка-курка гына шунда таба атлады. Монысы кухня икән. Чәчәкле-чуклы халат кигән бер кыз савыт-саба юа иде. Зөләйха пышылдап диярлек аннан Сания турында сорап бакты.

– Санияме? – диде теге кыз, бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылып. – Алар ярты сәгать элек микән иптәш кызлары белән кинога киттеләр шул.

Әлеге кызның ачык чыраен күргәч, Зөләйхага бераз кыюлык иңгәндәй булды. Бу юлы ул, тарсынмыйча:

– Кайчан бетәр икән ул кино? – дип тә сорады. Соравы мәгънәсезрәк килеп чыкты. Ләкин нишләсен, бүтән чарасы юк иде шул.

– Ай, белмим шул. Син аның туганымы әллә? Авылдан килдеңме?

– Ие... Саниянең авылдашы мин.

Кыз, кранны борып, суны япты да, маңгаена төшкән коңгырт чәчләрен рәтли-рәтли:

– Берәр сәгатьсез дә кайтмаслардыр әле алар. Әйдә, аңарчы безгә кереп утырып тор, – диде.

Зөләйха, икеләнгәндәй, иңбашларын җыерып куйды.

– Юк, рәхмәт. Мин монда гына... Монда гына көтәм.

Кыз чыннан да яхшы күңелле иде. Бүтән сүз алышып тормады, йөгереп диярлек килеп, Зөләйханың кулындагы сумкасына тотынды.

– Нинди монда гына тору ди ул. Әйдә, әйдә, минем үземнең дә бая гына авылдан әнием килде. Менә чәй эчтек тә... Әйдә, әйдә, кереп утыр безгә.

Зөләйха аның артыннан кермичә булдыра алмады.

Теге кыз торган бүлмә әллә ни зур түгел иде. Ике стена кырыена караватлар куелган, түрдә, тәрәзә янында ук, өстәл тора, ишектән кергәч тә бер шкаф бар. Бүлмә кечкенә булса да, бик җыйнак, курчак өе кебек күркәм иде. Караватларның берсендә җилкәсенә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән калын шәл салган, ак чәчле, җыерчыклы йөзле, бәләкәй генә буйлы, илле биш яшьләр тирәсендәге какча гәүдәле – әлеге кызның әнисе була торган­дыр – бер апа утыра.

Ул Зөләйха белән кул биреп күреште. Кызы аңа Зөләйханың кем булуын бер-ике сүз белән генә аңлатып биргәч, түргә узарга кыстый башлады, үзе яныннан урын күрсәтте.

Ачык йөзле кыз Зөһрә исемле, әнисе Гайшә атлы икән. Гайшә апа да кызы кебек ачык, сөйләшергә ярата торган хатын булып чыкты. Зөләйха аның янына караватка килеп утыруга, аларның Дөбьяз ягыннан икәнлеген, бүген менә йорт-җирне ире белән малаена калдырып, кызына кунакка килгәнен дә белеп өлгерде.

– Әйдә, кызым, без әле генә эскәниек менә, чәй суынмаган да, суынган булса, тагын газга утыртып алырбыз, син чәй эсеп ал әле, юлдан килеп, тамагың ачкандыр. Кызым, Зөһрә, әйдә, чәшкеләреңне юып бетердеңме, әпкер әле, әпкер тизрәк, Зөләйха туңгандыр, – дип сөйләнә-сөйләнә табын хәстәрләргә кереште.

Гайшә апаның сөйләмле Зөләйхага әүвәл бик тә сәер сыман тоелган иде. Бераздан, колак ияләшкәч, хәтта бик якын да булып ишетелә башлады.

Кунак кыз өчен яңадан өстәл әзерләнгәч, башта теше-тырнагы белән каршы торса да, Гайшә апага каршы тора алмады Зөләйха. Ана белән кыз, күз ачып йомган арада, өстәлне тагын тәм-том белән тутырганнар иде, Зөләйха да сумкасындагы өчпочмакларын табынга чыгарырга уйлаган иде әүвәл, әмма бая вахтадан узышлый сумкасы тимер челтәр белән стена арасына кысылган чакта ватылып, изелеп беткәндер дип уңайсызланды.

Чәйне, Зөләйханың үзенә генә күңелсез булмасын дип­тер, өчесенә дә ясадылар. Гайшә апа Зөләйхадан Казанга нинди йомыш белән килүен сораштырды. Ниятен ишеткәч, үз кызы өчен дә, аның өчен дә борчылуын белдереп:

– Кыйтылар* бик күбәйгән дип сөйлиләр калада. Аллам явыз бәндәләрдән үзе сакласын. Тормыш кайда да бер инде анысы. Ашарга булса, кияргә булса. Менә без дә Зөһрәне үгетли-үгетли чыгарып җибәргән идек. Авылда яшәп, атасының да, үземнең дә башым нужадан чыкмады, кызыбыз кеше булсын дигән иек. Анысы тормыш кайда да шул инде ул. Эшләмәсәң, үзең тапмасаң, китереп тоттыручы булмас. Без әзергә бәзер дип яшәмәгән. Аллага шөкер, хәзер авылда да кеше яланөс, ач килеш йөрми. Менә эше юк инде, кыз балага күңел биреп эшләрлек эше генә юк авыл җирендә.

Хәзер менә телевизордан каладагы кыйтылар турында әйткән саен, гәзиттә укыган саен, кан калтырап, куркып яшибез. Аллага тапшырдык инде. Безгә язган бәлаләр булмасын, – дип, күңелен дә ачып салды.

Чәй эчкәч, Зөләйхага күңелле булып китте. Кызлар икәүләшеп табын җыештырдылар, Гайшә апа, тумбочка өстендә яткан бәйләүне алып, күзлеген киеп куйды.

Аннан соң Зөләйха, ана белән кызның икесен генә калдырып, Санияләр бүлмәсен карап керү сылтавы белән коридорга чыкты да ут янган бердәнбер урынга, кухняга узды. Кухня аша балконга да чыгып була иде. Ул саклык белән генә ике катлы пыяла ишекне ачты. Кайнар чәй юлда килгәндә сеңгән суыкны куып тараткангамы, яланөс килеш тә хәзер урамда салкын түгел кебек иде.

Бетон идәнле балкон циркта күргән арысланнар читлеген хәтерләтте кызга. Монда тышкы яктан чыпчык та очып керә алмастыр: астан өскә тиклем тимер рәшәткә сузылган. Узып йөрүче кешеләр арасыннан авылдаш кызын табарга теләгәндәй, рәшәткә аша урамга карады ул. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр байтак, ара-тирә тулай торак ишеге дә шапылдап ала, әмма Сания һаман күренми. Кыз шулчак урамда басып торган бер егеткә игътибар итте. Егет өскә үрелеп нидер аңлатырга теләгәндәй, куллары белән ишарәләр ясый. Ара-тирә сызгырып та җибәрә һәм:

– Мәрзия! Мәрзия! – дип кычкыра.

Шулчак икенче катта, Зөләйха басып торган балкон янә­шәсендә, зур гына тәрәзәнең форточкасы ачылып, анда бер сары баш күренде.

– Зөфәр! – дип тавыш бирде ул да.

Зөфәр, кызны күргәч, куанычыннан баскан урында балаларча сикергәләп алгандай итенде һәм шундук:

– Мәрзия! Мин килгән идем, вахтадан кертмиләр! Кинога билет алдым! Ярты сәгатьтән башлана! Киенеп чык тизрәк! – дип хәбәр салды. Форточкадагы баш югалды. Егет тә, тынычланып, тулай торакның алдына, ишек ягына таба китеп барды.

Зөләйха көлемсерәп куйды. Шулвакыт икенче катта, аргы очтагы коридор башында, тагын тәрәзә ачылып китте. Ике кыз тәрәзә төбенә менеп атландылар да аска таба озын юан бау төшереп җибәрделәр. Зөләйха, аптырап, шул якка карады. Урамда, нәкъ тәрәзә турысында ук, егетләр басып тора иде. Аларның берсе җәһәт кенә бауның очын эләктереп алды да, бер кулы белән стена буйлап сузылган су торбасына ябышып, аяклары белән эләгер урын эзли-эзли өскә үрмәләде. Тәрәзә төбенә килеп җитүгә, баягы ике кыз аның җилкәсеннән тотып менәргә булыштылар. Егетләрнең икенчесе дә шул юл буйлап тулай торакка керде. Кызлар, җәһәт кенә бауны тартып алып, тәрәзәне ябып та куйдылар. Зөләйхага әлеге юан бау бер-берсенә бәйләнгән простынялар булып күренде.

Кыз янә елмайды һәм шулчак, үзенең яланөс килеш салкында басып торганын абайлапмы, әллә туңдыра башлагангамы, балконнан кереп китте.

Дөбьязлар белән тагын беркавым сөйләшеп утырганнан соң, Санияләр дә кайтты. Юантык гәүдәле, почык борынлы, җете зәңгәр күзле, сипкелле битле авылдашы, Зөләйханы күргәч, кочаклап ук алды һәм күтәреп диярлек бүлмәсенә алып керде.

Сания яшәгән бүлмә өч кешелек иде. Шуңа күрә ишек янындагы шкаф та озынчарак һәм бүлмә дә иркенрәк иде.

– Монда яшәгән бер кызыбыз кияүгә чыкты, икенчесе отпускада. Минем белән бергә яшәрсең. Мин эшләгән балалар бакчасына нянька кирәк, әлегә шунда урнашып торырсың, аннан соң күз күрер, бүтән урыннан яхшырак эш табарбыз, – диде аңа авылдашы.

Аннары кызлар бик озак авыл хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Бер кат чәйләр эчкәч, Зөһрәләрдә рәхәтләнеп Дөбьяз ягы сөйләшен тыңладылар.

Алар Зөһрәләр бүлмәсендә чакта сәгать ун ягына авышкан иде инде, кемдер каты итеп ишек шакыды, аннары, рөхсәт тә көтеп тормастан, бүлмәгә баягы чандыр хатын һәм сул беләкләренә кызыл бәйләгән бер кыз белән озын гәүдәле егет килеп керде.

– Обход! – диде бер генә сүз белән калын тавышлы какча хатын. – Нишләп бу вакытта сездә чит кешеләр утыра?! Нәрсә, кызлар, тулай торак тәртипләрен белмисезмени? Нинди безобразие бу! «Чит кешеләргә тулай торакта 21 сәгатьтән соң калу тые­ла» дигән белдерү кем өчен язылган ул? Сезнең өченме, әллә шайтаным өченме?! Унбиш минуттан чит кешеләр бүлмәне бушаткан булсын! Алайса, иртәгә документларын милициягә барып алырлар!

Чандыр гәүдәле хатын, берәүгә дә сүз әйтергә ирек бирмичә, аларга сорау арты сорау бирде, керүчеләр ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

Зөһрә еламсырап коридорга атылды һәм:

– Зинаида Серафимовна, минем әнием бит ул! Нинди чит кеше булсын? Зинһар, рөхсәт итегез инде, бүгенгә генә, бер көнгә генә. Әнием килгән иде. Авылдан килгән иде, – дип өзгәләнде.

Бүлмәдәгеләргә теге кырыс хатынның:

– Бу хакта өч көн алдан администрация исеменә гариза язарга кирәклеген белмисеңме әллә?! – дигән тавышы гына ишетелде.

– Комендант... – дип ярым пышылдап әйтте Сания һәм, яшьле күзләрен күрсәтмәс өчен, башын читкә борды.

– Ай Аллам! – диде бу хәлдән бик нык каушаган Гайшә апа, идәнгә төшеп киткән бәйләвенә иелеп. – Без ни эшләгән ди әле монда, шул хәтле җикеренмәсә суң...

Зөһрә дә кире әйләнеп керде. Әнисе алдында елап җибәрмәс өчендер инде, бик тырышып иреннәрен кыскан, кул аркасы белән әледән-әле ирексездән сытылып чыккан яшь бөртекләрен сөртеп ала.

Кызлар тулай торак коменданты Зинаның явызлыгын моңарчы да яхшы беләләр иде. Үзләре генә булса, бу зобани хатынның сүзләренә әллә ни исләре китмәс тә иде. Әмма кызы янына дип килгән ана хәтле ананы торактан куып чыгарырга маташуы бернинди тәртәгә дә сыймый иде.

– Иртәгә үк завод директорына керәм! – диде Зөһрә, үзеннән бигрәк әнисен һәм кызларны тынычландыру өчен бугай. – Чик куярга вакыт ул фашист хатынның кыланышларына!

Комментарий юк