Логотип
Журналда укыгыз

Сәхнәгә сенсация белән килеп кердем

Без артист халкын сәхнәдә елмайган, бәхетле килеш күрергә ияләнгән. Әмма алар белән күзгә-күз очрашып, тормыш турында сөйләшә башлагач, күпме сынау аша үткәннәрен, авырлыкларны җиңәрлек сабырлыкка ия булуларын аңлыйбыз. Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина шундыйлардан.

Без артист халкын сәхнәдә елмайган, бәхетле килеш күрергә ияләнгән. Әмма алар белән күзгә-күз очрашып, тормыш турында сөйләшә башлагач, күпме сынау аша үткәннәрен, авырлыкларны җиңәрлек сабырлыкка ия булуларын аңлыйбыз. Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина шундыйлардан. Ул бүгенге көндә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт куя. Алтмыштан артык роль уйнавы билгеле. Без аның белән театрлы яшьлек еллары, сәхнәгә беренче адымнары, бәхетле булу серләре турында сөйләштек.

– Халидә ханым, сез Башкортстанның Илеш районы Этәй авылында туып үскәнсез. Казанга беренче килгән көннәрегезне хәтерлисезме?

–  Без гаиләдә сигез бала үстек. Әти-әнием авырулар иде: әткәйнең 11 яшендә аягын кискәннәр, әнкәй, мине тапкач, күкрәгенә операция кичергән. Аңа мич алдында ипи пешерергә дә ярамаган. Шуңа ул фуфайкалар киеп, ипи сала иде. Аңлыйсыздыр, шуның кадәр баланы үстерергә нинди көч кирәк булган. Ул вакытта җитмәүчәнлек тә бар иде: бер кашык шикәр комының, ипинең нәрсә икәнен белеп үстем. 7-8 сыйныфларда укыганда әти-әни урманда умартачылыкта эшли башлады. Абый-апаларым бәхет эзләп чыгып киткәч, тормышны алып бару минем җилкәгә төште. Яшермим, мәктәптә әйбәт билгеләргә укымадым. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Иваново шәһәренә киттем. Анда тегүче-тукучы булып эшләдем, биш ел эчендә телеграфистка укыдым. Күңел иҗатка тартылганмы, музыкаль белемем булмаса да, биюгә йөри идем. Аннан Уфа шәһәренә кайтып, заводта токарь булып ике ел эшләдем. Ә шулай да сәнгатькә мине Нефтекамск шәһәре алып керде.

Тулай торакта яшәгәндә минем биергә сәләтем барлыгын күреп алганнар. Шулай итеп, бер бүлмәдә түгәрәк алып барырга тәкъдим иттеләр. Без шунда кызлар белән биюләр өйрәнә башладык. Тора-бара үземне халык театрына чакырдылар. Беренче мизгелләрдә массовкада катнашсам, икенчесендә сөяркә булып, аннан соң «Шәмсекамәр» спекталендә (М.Әблиев әсәре буенча) төп рольне уйнадым. Ул вакытларда безне бөтен кеше таный кебек иде. Уфага барып, дан казанганны әле дә хәтерлим.

1989 елда Зөлфирә исемле иптәш кызым белән Казан Дәүләт мәдәният институтына укырга керергә киттек. Беренче имтиханны уңышлы гына бирдем, ә икенчесенә йоклап калдым! Ул вакытларда кунакханәдә буш урын юк иде, шул сәбәпле, ике әби яши торган фатирга кереп кундым. Кичкә генә килеп урнашкач, имтиханга әзерләнергә җай чыкмады, өстәвенә, эңгер-меңгер вакытта зур күселәр йөгерешә башламасынмы! Ә мин күседән бик куркам. Иртәнге сәгать җидедә йокыдан торып, имтиханга барырга кирәк, ә мин күземне ачканда сәгатем идәндә тәгәрәп ята иде. Кабалана-кабалана институтка чыгып йөгердем. Бинага керсәм, бер кеше әсәре дә юк. «Иртә килдемме икән әллә?» — дип аптырадым. Кабул итү комиссиясендә утырган Илгизәр абый имтихан вакыты инде тәмамланып килгәнен әйтте. Мине аудиториягә алып кереп, каршыма өстәл һәм урындык куйдылар. Кулыма китап тоттырып, әзерләнергә вакыт бирделәр. Ул китапны укып бетерер өчен ул вакыт кына җитми иде, билгеле. Җитмәсә, борчылуымнан дулкынландым, гарьләндем. Нәтиҗәдә мин укырга керә алмадым. Шул вакыттан соң театр училищесына кер, диеп киңәшләр бирделәр, ә мин авылдашым Айсылу апа эшләгән филармониягә кереп киттем. Анда минем сәләтемне сынап карагач, июнь аенда гастрольләргә чыгабыз, дигән сүз булды. Ләкин ул арада Нефтекамсктагы эшемнән хәбәр килде, кыскасы, мин эшемә кайтырга тиеш булдым.

– Сәнгатькә барыбер әйләнеп кайткансыз бит…

– Кайттым. Казан Дәүләт мәдәният институтында имтихан биргәндә мине режиссёр Фәрит Хәбибуллин күреп калган. Ул миңа шалтыратып, «театр төзибез, кил» диде. Мин Казанга болай да документлар алырга барасы идем. Шулай итеп, укырга да кереп кайттым. Мин имтихан биреп чыкканда, Фәрит абый коридорда борчылып йөри иде. Мине күрүгә, кулыма кәгазь кисәге тоттырды. Ул – аның телефон номеры иде…

Бәхетемә, укырга кердем. Фәрит абый белән эшкә урнашу буенча сөйләшүләр башланды. Ул миңа: «Килсәң, хезмәт кенәгәң белән кил», – диде. Без эшкә иптәш кызым белән бергә килдек. Фәрит абый мине «Сәхибҗамал килде» дип каршы алды. Ул вакытта завод-фабрикада эшләп, сүз нинди шәхес турында аңламаган идем. (Элек Сәхибҗамалның яшьлеге булсам, хәзер инде соңгы көннәрен уйныйм.)

Ә зур сәхнәгә мин сенсация белән килеп кердем. Казанда Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» спектакле иде ул. Режиссёры – безнең Нуриәхмәт Сафин. Спектакльдә мин шәфкать туташы Розаны уйнадым. «Сенсация! Сенсация! Шәһәргә урманнан поши килгән!» – дип ничә тапкыр чыгып әйткәнмендер, менә шулай якты хатирә булып исемдә дә калган.

– Сезне бигрәк тә ана ролендә күрү рәхәт. «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла), «Озын-озак балачак» (М.Кәрим) спектакльләрендә әлеге образда уйныйсыз. Үзегезгә бу роль аеруча якындыр?

– Мин әнкәйне искә төшерәм. Минем дә кызым бар. Кечкенәрәк чагында гастрольдән кайтышыма еламаган була иде. Ә бит чынлыкта алай булмаган. Мин кайтуга рәсем ясап, өчпочмаклар пешереп каршы алсалар да, артист баласына кыен инде. Кызым 11 сыйныфны тәмамлагач, һөнәр сайлар алдыннан сөйләшкән идек. «Театрга керәсеңме?» – дигән соравыма ул: «Мин балаларымның ишек төбендә әниләрен көтеп торуларын теләмим», – диде. Аннары ана дигәч, мин үзем белән бергә уйнаучы партнёрларымны яратам! Яшьләрдән үрнәк алып яшим. Аларда күпме яхшылык, исхласлык... Алар һәрберсе миңа үз балаларым кебек якын. Ләкин театрдан киткән яшь артистлар өчен бик борчылам. Кайбер кеше сәнгатьне яратса да, театрдан читтә йөри. Ә кешенең театр җанлы булуы әллә кайдан күренә ул. Артист үзенең нәрсә уйнаячагын белеп килергә тиеш. Эленке-салынкы артистның сәхнәдә булуына караганда, булмавы яхшырак.

– Спектакльләр сәхнәдә гомер буе уйналмый. Кайчан да булса репертуардан төшерелә. Шундыйлардан күңелегезгә кереп калган спектакльләр бармы?

– Әлбәттә, бар. Мин «Моңлы ядкарь» (Аманулла), «Үги кыз» (Ә.Әхмәт), «Кадерне белмәүче бурсык» (Н.Новосельская), «Король Лир» (У.Шекспир), «Умырзая» (Р.Харис) спектакльләрен ничек бар – шулай кайтарыр идем. «Галиябану»ны әсәрдә язылганча күрәсе килә, үзе бер тарих бит ул. Без яшь тамашачылар театры буларак, аларга кызыклы булган спектакльләр куябыз. Ә замана яшьләре хәрәкәт яраталар.

– Яшьләр дигәннән, Кариев театры бүгенге көндә гөрләп эшли. Нигезе ныгыды.

– Театрның эшли башлаган чоры белән бүгенгесен чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Элек чегәннәр кебек йөри идек. Машинага төялеп китүләр, юл кырыена төшеп китмик, диеп фонарь белән яктыртып барулар… Ә хәзер, Аллаһка шөкер, үз нигезебез, бинабыз, режиссёрыбыз, Гүзәлебез бар!

– Тормышта төрле хәлләр була, күңелгә авыр вакытта комедия уйнау ничек ул? Андый чакта үзегезне кулга алу кыенмы?

– Кеше сүзен тыңларга теләмәсәң дә, ирексездән ишетелә бит ул. Менә шул сәхнәгә чыгар алдыннан синең белән күпмедер вакыт йөри. Ә син артист буларак авызыңны ерып чыгасың инде. «Озын-озак балачак» спектаклендә шундый сүзләр бар: «Өзелгән койрык төзәлә, әмма хәтер төзәлми». Чыннан да, бөтен авырлыкны күңелеңә җыясың-җыясың да, аннан кисәк хастаханәгә килеп эләгәсең. Шулай да авырлыкны үткәрә белергә кирәк. Мин 50 яшемнән соң, кешегә беркайчан да каты бәрелмим дип сүз бирдем. Күңелдә җыеп баргач та авыр икән. Шуңа күрә кешенең хәленә керә белергә кирәк. Аның да күңеле бар.

– Халидә ханым, ә хатын-кыз бәхетен нәрсәдә күрәсез?

– Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр. Килешәм. Тормышында кеше үз ярын очратса, чиксез бәхетле була инде. Анадан бала ярты килеш туа бит, ә сөйгәнең белән бербөтен булып яшәү үзе бәхет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк