Логотип
Журналда укыгыз

Гомерем - сәхнәгә!

Әтиле булып та әтисез үскән бала мин.

Сәхнә. Нинди серле дөнья син? Каян синдә шулкадәр тарту көче? Ничек шулай мәңгегә гашыйк итә алдың син мине? Әллә сихерләдең инде?.. Әллә берәр тылсымың бармы? Бардыр... Һичшиксез, бар! Юкса 55 ел гомеремне сиңа бирер идемме? Бер кат аерылып киткәч, кабат кайтыр идемме икән?

Сәхнә, сәхнә! Бүген дә син мине кочак җәеп каршы аласың! Һәм мин синең түреңә чыгып, онытылып уйныйм. Юк, уйнамыйм, яшим! Мин һаман да синдә яшим!

Балачак тәме

Әтиле булып та әтисез үскән бала мин. Әмма балачагым бәхетсез булды димим. Әнием миңа әти дә, дус та була белде. Әнием һәрчак янда булгач, яңгыр да, җил дә тимәде, ач та йөрмәдем. Үзенә күрә бик иркәләп, яратып үстерде ул мине. Әни колхозда эшләмәде, тик беркайчан да эшсез тормады: әле баздан бәрәңге чыгарышты, авылда кемдәдер аш-мазар булганда, табын корды, өй юышты. Эшен төгәлләп, өйгә кайтканда һәрчак кулында миңа дигән кабартмасы, коймагы яки пирог кисәге, берәр конфеты булыр иде. Үзенчә шулай мине сыйлавы булган әниемнең.

Иң тәүге грамота

Беренче грамотамны мәктәпкә укырга кереп, ярты ел үтүгә алдым. Болайрак булды бу хәл. Әлифбаны укып бетергәч, Яңа ел алдыннан бәйрәм үткәрделәр. Мин шунда Әлифба китабында басылган 3 куплетлы шигырьне яттан сөйләдем. Директорыбыз миңа канатлар өстәп, «Әйдә, кычкырыбрак сөйлә, әйдә, әйдә!» дип көч биреп торды. Сөйләп бетергәч, мине җитәкләп, кабинетына алып керде дә матур алтынсу төстәге грамотага кул куеп, мөһер сугып бирде. Беренче сыйныфны да тәмамламаган килеш, грамотага ия булып куйдым шулай. Гомумән, мәктәбем укытучыларын һәрчак сагынып искә алам. Гади авыл кешеләре булсалар да, алар сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли алган, нәни генә сәләтләребезне күреп алып, аны вакытында үстерә белгән. Югыйсә, ул заманнарда түгәрәкләр оештырган өчен өстәмә акча да алмый иде укытучылар, тик барыбер бөтен күңелләрен биреп, безнең белән дәресләрдән соң калып шөгыльләнәләр иде.

«Улы артист булды бит!»

Театр училищесына 100% ышаныч белән, «Мине алалар» дип бармадым. Әмма күңелдә барыбер өмет, артист булу хыялы бар иде. Кабул итү имтиханының беренче өлешен биреп чыккач, Дания апа Гыймранова аркамнан кагып, алдан ук «Үттең, үттең!» – дип минем күңелгә өмет биргән иде. Икенче, өченче имтиханнарны биргәч тә, аркамнан кагып, «Үттең, үттең», – дип куандырды ул мине. Үзенчә шулай мине кайгыртуы булган, күрәмсең. Мәскәүдән укып кайтып, эшли генә башлаган чагы иде аның. Училищега укырга кереп, авылга кайткач, «Керә алдыңмы?» – дип сорыйлар. «Юк, алмадылар...» – дигән булам. «Иии, малай, шулай инде, бездән, авыл баласыннан, нинди артист чыксын инде...» дип юаткандай итәләр. «Кердем, кердем, алдылар!», – дип елмайганым истә.

Укып бетереп, ике ел чамасы вакыт үткәч, авыл советы бинасы каршында укытучы Дилбәр апа, клуб мөдире, авыл советы рәисе сөйләшеп утыралар икән. Әңгәмәләренең эчтәлеге болайрак: «Баланың тәрбиясе ата-анадан тора дип әйтәләр инде. Менә бу укый-яза белмәгән Гыйззәтбану апаның нинди тәрбиясе булган инде? Ничек тәрбияләгән инде ул бу малайны? Артист булып чыкты бит!»

15 тиен... 16 тиен...

Училищеда укыган чак. Бик тә ашыйсы килә. Булган бөтен акчамны җыйдым да, кибеткә кердем. Ипи 16 тиен тора, ә минем 15 кенә тиенем бар. Алмыйча чыгып киттем. Ә бит ул елларда ипине икегә, дүрткә бүлеп тә саталар иде! Шунда акчамны сузган булсам, миңа да бүлеп саткан булырлар иде. Мин нигәдер шуны уйлап бетермәгәнмен, мөгаен, ач булгач, баш эшләмәс булгандыр...

Укыган чакта бик каты салкын тиеп, авырып та яттым. Колагым шешкән иде. Әмма никадәр авыр булса да, өчәр көн ашамыйча йөрелсә дә, барыбер укуны калдырып, кайтып китмәдем. Артист булу хыялым көчлерәк иде.

«Нури, әйдә, безнең белән!»

Укыган чакта буш вакыт булу белән әнием янына кайта идем. Ул ялгыз, өстәвенә бик сызланды. Әнигә ярдәм итәргә, хуҗалык эшләрендә булышырга кирәк бит. Укуымны тәмамлагач та Казанда кала алмадым, театр ничек кенә үзенә тартмасын, әни минем өчен беренче урында булды. Әмма күңелне алдап булмый бит, ул сәхнә таләп итә. Өстәвенә шул вакытта безнең авылга Күчмә театрда эшләүче төркемдәшләрем спектакльләр куярга килә башлады. «Нури, әйдә, безнең белән! Менә яңа спектакль чыгарга тора, сиңа да роль бар», – диләр. Директорга да минем хакта әйткәннәр. Күңелем аларга ияреп Казанга китеп бара, ә үзем... әнине ташлап китә алмыйм. Әни үзе дә китүемне теләми. Әмма мине Күчмә театр икенче тапкыр чакырып алгач, ул ризалыгын бирде. 

Тормыш үзе өйрәтә...

Күчмә театрга килүгә эшкә җиктеләр: спектакль чыгардык, мине бригада җитәкчесе итеп билгеләп куйдылар. 16 артист, һәрберсен йортка урнаштырырга кирәк. Ике машина, ватылса, төзәтәсе, бензинын барлыйсы. Көн саен яңа авыл, яңа кешеләр, характерлар... Шулай йөри торгач, чарландым. Кирәк чакта телне тешләргә дә, түзем булырга да, башкаларның фикерен тыңларга да өйрәндем. Тормыш үзе яшәргә өйрәтә бит ул. Егерме ел буе бригада җитәкчесе булып та, кассир булып та эшләдем. Әле бит сәхнәгә чыгып уйныйсы да бар!

Өйләнү тарихы

Мин 25 яшьтә өйләндем. Күңелдә «25 яшьтән дә соңга калсаң, буйдак тормышка күнегәсең» дигән уй яши иде. Булачак хатыным белән тәүге күрешүебез Апас районына гастрольгә баргач булды. Ул даруханәдә эшли иде, безнең дару алырга керүебез. Чем кара чәчле, ап-ак халат, ап-ак башлык кигән кызга күз төшеп калды. Аның белән юлларыбыз соңрак кабат кисеште. Театрга баргач, үзе танып, «Артистлар да спектакль карый икән» дип елмаеп эндәште. Спектакльдән соң мин аны озата киттем, шуннан соң инде башка аерылышмадык.

Әти-әнисе янына кайтып, ризалык алдык. Дөрес, артист булгач, әтисе бераз сынап карады. Мин исә «Гомер буе артист булып эшләмәм, квартира алгач, башка эшкә күчәрмен», – дигән булдым. Тик гомер иткән чакта алардан үземә карата да, һөнәремә карата да салкын караш тоймадым. Яраттылар алар мине.

Күңелне алдап булмый

1986 елда Күчмә театрдан киттем һәм «Тасма»ның Куйбышев исемендәге мәдәният сараен җитәкли башладым. Хезмәт хакым да зуррак, гаиләдән читтә булырга да кирәкми. Иркен бинада утырып, җитәкчелек кенә ит! Әмма күңелне барыбер алдап булмады. Бер ел чамасы эшләгәч, җитәкче вазыйфасын калдырып, яңа гына ачылырга торган Театр-студиясенә килдем. Һәм кабат театр дөньясына чумдым. 1991 елда студиягә «дәүләт» статусы бирелде. 2007 елдан ул Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры дип йөртелә.

Әни

Гаилә корып, тулай торакта яши башлагач, әнине дә үз яныбызга алып килдем. Хатын иртүк эшкә китә, кич кайта. Балаларга күп вакыт әни күз-колак булды. Фатирыбыз 9 катта урнашкач, әни тәрәзәдән балаларны гел карап, күзәтеп торды. Әледән-әле бөтен ишегалдына аның «Гөлнара-а-а!», «Ая-а-аз!» дип кычкырган тавышы ишетелеп торыр иде... 92 яшенә кадәр безнең белән яшәде ул. Хатыным белән кызым аны карадылар, тәрбияләделәр. Дөрес, килен белән кайнанага бер түбә астында яшәү җиңел булмагандыр. Әнидә мишәрләргә хас усаллык та бар иде. Хатыным «Әнинең белеме булса, әллә кем булыр иде, сүзгә кесәгә керми», – ди торган иде. Тормыш булгач, үземә дә ике ут арасында калырга туры килгән чаклар булды. Әни дә кадерле, хатын белән дә сүзләшәсе килми. Андый вакытларда ике якны да җайларга, дөрес сүзләр табарга тырышасың. Мин – бәхетле кеше. Әнием кулларымда җан бирде. Югыйсә гел гастрольдә булгач, янында була алмам дип бик курка идем. 

Гаҗәпләндергән гадәт

Г. Кариев театры «Йосыф-Зөләйха» спектаклен Төркиягә фестивальгә алып барган иде. Мин бу спектакльдә Якуб пәйгамбәрне уйныйм. Спектакльне уйнап чыккач, безне көтеп торган автобуска таба киттем. Күрәм, автобус тирәсендә 3-4 төрек ир-аты сөйләшеп тора. Мин алгы ишектән кереп утырдым. Берзаман ачык ишек аша берсе миңа күтәрелеп карады да яныма керде һәм каршыма тезләнеп, кулымны алды, үпте дә маңгаена куйды. Бу хәлне күзәтеп торучылар да, мин үзем дә аптырашта калдым. Ниндидер чит ир-ат синең каршыңа килеп тезләнсен әле! Баксаң, бу төрекләрдә хөрмәтләү билгесе икән. Миңа моны соңрак, аэропортка барганда аңлаттылар. Төрекләрдә әти-әнине хөрмәтләп, балалар шулай кулларын үбә, игътибар күрсәтә икән. Минем уйнавым, күрәсең, әлеге ир-атның күңеленә шулкадәр хуш килгән һәм ул шул рәвешле миңа карата ихтирамын белдергән.

Үкенеч

60 нчы дистәне ваклаганда артка борылып карый башладым. Күңелнең бер почмагында үкенү хисе яши икән. Балалар үсеп җиткән, хәзер аларның үз тормышы, ә мин бит аларның үскәнен күрми дә калганмын. Балалар бакчасында узган бер бәйрәмнәренә бармадым, мәктәптәге җыелышларына йөрмәдем, икесе дә институт бетерделәр, диплом алганнарын да күрмәдем. Әмма гастрольдән бушаган арада, гаебемне юарга тырышып, паркларга алып чыктым, таганнарда атындырдым, кафеларга алып кердем. Тик бу гына бик аз бит. Әти буларак, игътибарым да, җылылыгым да җитеп бетмәгәнен бик яхшы аңлыйм хәзер. Хатыным үзәге өзелеп сөйләгән бер хәл гел хәтердән чыкмый. Берсендә ике кулына ике баланы җитәкләп, урамнан атлап бара икән. Каршыларына әти-әнисен җитәкләгән бер кыз килә, ди. Шунда Гөлнарам «Әни, ә бу кызның әтисе гәстрүлдә түгелме әллә?» дип сорап куйган... 20 ел буе айның 25 көне гаиләдән читтә яшәлгән бит. Әмма үкенүдән файда юк, язмыш эше.

 

Автор Илүсә Зәйнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк