Логотип
Журналда укыгыз

Автор: "Ләйсән Гыймаева кызын күргәч, "җиңүче бар икән" дип уйлаганым хәтердә...

Автор: "Ләйсән Гыймаева кызын күргәч, "җиңүче бар икән" дип уйлаганым хәтердә...

Бу язманы нидән башларга белми утырам. «Татар кызы, татар егете бәйгесендә җиңү яулап, бар яшьтәшләренә татар яшьләренең нинди булырга тиешлеген үз мисалында дәлилләгән Диләрә һәм Нариман турында сөйли башлар идем, аларны шушы җаваплы юлга әзерләгән укытучылары Төхфәтулова Хәлимә Хәким кызы, Ханнанов Рамил Гомәр улы, Ярхамова Фәридә Фәрит кызын да читләтеп үтәсем килми. Аларның һәрберсен аерып әйтү дә дөрес булмас кебек - уртак максатка ирешү юлында бергәләп хезмәт куя алар, димәк, теләк бер – Татар егете һәм кызы нинди булырга тиешлеген күрсәтү.

Татар кызы бәйгесе тарихы турында Хәлимә Хәким кызыннан да яхшырак белүче юктыр. Атаклы режиссер  Ш.Сарымсаков шәкерте, хәзер инде 155 нче гимназиядә хезмәт куючы бу ханым менә инде 20 елдан артык бәйгегә егет-кызлар әзерли. 1999-2021 ел арасында нинди генә талантлы яшьләребез белән эшләмәгән ул. Айсылу Габдинова, Ришат Әхмәдуллин бүген дә бөтен республикага билгеле, үз юлларын тапкан шәхесләр. Ә кайчандыр аларны да Татар егете – Татар кызы бәйгесе таныткан. Быел Хәлимә Хәкимовна Казан шәһәренә тагын бер татар кызы  – Диләрә Галимованы тәкъдим итте.  “Адымнар” мәктәбендә белем алучы Нариман Вильданов белән алар, дөрестән дә, бербөтен булып, шулкадәр чын күңелдән  башкарды бу эшне – сөйләм,  тышкы кыяфәте, сәхнә осталыгы  белән жюри әһелләрен генә түгел, залга җыелучыларны да әсир иттеләр. Әлбәттә, җиңүгә лаеклар күп, һәр мәктәп үз районында сыналган укучыларны тәкъдим итә. Шәһәр җирлегендә мөмкинлекләр дә күбрәк: телисең икән профессионал төркем белән эш ит, костюм-күлмәкләрнең иң затлысын сайла, режиссёрларны эшкә җик, авторлар белән эшлә. Бу яктан Казанда көндәшлек җитәрлек. Мондый бәйгеләрнең төрлесен күргән жюри игътибарын яулап алу да җиңелләрдән түгел.

  • Диләрә, Нариман бәйгедә Сезнең өчен иң катлаулысы нәрсә булды?

 

Диләрә: Бәйгенең икенче өлешендә юбиляр язучы-шагыйрь иҗатын тәкъдим итәргә кирәк иде. Менә шунысы иң авыры булгандыр дип уйлыйм. Аны җирәбә юлы белән билгелиләр. Башкаларга Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Әпсәләмов, М. Галәү кебек танылган шәхесләребез эләксә, без мәктәпләрдә иҗаты бөтенләй  өйрәнелмәгән пролетар язучы Кави Нәҗми турында сөйләргә тиеш идек. Бик күп эзләндек, Хәлимә Хәкимовна, Рамил Гомәровичлар көне-төне Кави Нәҗми әсәрләрен өйрәнде. Кайсы әсәргә алынсак отышлырак, аңлаешлырак булыр дип баш ваттык. Нәтиҗәдә тарихи-революцион  “Язгы җилләр” романына тукталырга булдык. 1958 елда чыккан китапка юлыктык...

 

Нариман: Менә шуннан иң кызыгы башланды. 1917 елгы инкыйлаб вакыйгаларын чагылдырган әсәр. Роман!  Без, 21 нче гасыр мәктәбендә укучы егет-кыз, егерменче йөз башы җәмгыятенең катлаулы сыйнфый каршылыкларын күзаллап, вакыйгаларны бүгенге заман сәхнәсенә алып менәргә тиеш идек. Укытучыларыбыз тынычландырырга тырышты: тапталмаган әсәр, ничек тә башкарып чыгарбыз. Тагын да катлаулысы – без 3 минутка сыешырга тиеш идек – секунд, сүз, җөмлә санап, әсәрнең төп мәгънәсен, төп асылын шул 180 секундка тупларга тырышып шактый азапландык... Гомергә истә калачак Кави Нәҗми булды ул!

 

Х.Х. Безне жюри хаклы рәвештә таныды, аңлады дип уйлыйм. Бик зур хезмәт башкарылды. Диләрә белән Нариманның һәр адымын үлчәп, һәр сүзен йөрәк аша үткәреп әзерләгән күренеш булды бу. Үзләре дә соңга кадәр көрәште. Сәхнәдәге уеннары репетициядән дә яхшырак килеп чыкты! Билгеле, мондый бәйгеләр аңлашу, бер-береңне тулыландыру, уйлап табуга корылган күмәк эш. Нариманның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамил Гомәрович белән без бер сүздән аңлашып, гармониядә эшләдек. Диләрәбез җырлау осталыгы белән дә аерылып торды дип әйтә алам. Музыка укытучысы  Ярхамова Фәридә Фәритовна аның белән 1 нче сыйныфтан шөгыльләнә. Бәйгедә башкарган җыр да бик эчтәлеккә яраш,  күңелне әсир торган җыр булды - “Мең ел яшә, Казаным”.

 

Р.Г. Нариман мәктәбебезнең иң актив, сәләтле укучыларыннан берсе. Моңа кадәр дә аның “Лидеры России”, “Сәлкеш-2021” бәйгеләрендә җиңү яулаганы бар иде. Җиңүче сыйфатлары аның сәхнәдә үз-үзен тотышында да чагыла. Бәя бирүчеләрне дә ул сәхнә ягымлылылыгы, каушамый, оялмый үз фикерен җиткерә белүе, актёрларча уены белән җәлеп итте. Куелган бурычны төгәл үтәве - эшне да җиңеләйтте, коеп куйган талант!

 

Диләрә: Татар кызының бар гүзәллеге үз-үзен тотышы, сөйләмендә чагыла. Киләчәктә мондый бәйгеләр, татар яшьләренә үз сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирүче чаралар күбрәк булсын иде!

 

Нариман: Үзеңне күрсәтүдән оялмаска кирәк! Татар егете – тәвәккәл, үз милләтен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче, тарихын өйрәнүче егет ул. Мондый бәйгеләр горурлык  хисләрен тагын да яңарта! Татарча китаплар укыйк, өйдә татарча аралашыйк! Безне әзерләгән укытучыларыбызга зур рәхмәт!

 

Хәлимә Хәким кызы өчен бу чираттагы җиңү. Әмма һәр җиңү – яңа хис-кичерешләргә бай! Җиңүегез белән, Татарның талантлы ул-кызлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк