Логотип
Хәбәрләр

«Зур күләмдә акча таләп итәләр!»

Берничә тапкыр тамашачылар соравы буенча башкарылган «Миләшләрем» җыры өчен Дилә Нигъмәтуллинаны судка биргәннәр.

Эстрада артистлары арасында бер-берсенең җырын башкару очракларын еш очратырга мөмкин. Авторлык хокуклары бозылган очракта бу күренеш плагиат дип атала.

Җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдиновның Мөдәррис Шакиров сүзләренә язган «Миләшләрем» җыры белән заманында Алсу Хисамиева популярлык казанган булса, соңгы елларда бу җыр Дилә Нигъмәтуллина һәм яшь җырчы Лэйна башкаруында ишетелде.

Ни кызганыч, берничә тапкыр тамашачылар соравы буенча башкарылган «Миләшләрем» җыры өчен Дилә Нигъмәтуллинаны судка биргәннәр. «Зур күләмдә акча таләп итәләр», – дип хәбәр итә безгә җырчы Инстаграм челтәрендә. Хәзер Дилә Нигъмәтуллина әлеге мәсьәлә буенча зур тикшерү эшләре алып бару өчен авторлык хокукларын яклау юнәлешендә эшләүче юрист эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк