Логотип
Хәбәрләр

Зөлфирә Шәйдуллинадан тәмле өлеш рецепты

Зөлфирә Шәйдуллина моңлы тавыш иясе генә түгел, ә менә дигән уңган татар кызы! Узган көнне ул укучыларына инстаграм сәхифәсендә тәмле өлеш рецепты тәкъдим итте.

Зөлфирә Шәйдуллина моңлы тавыш иясе генә түгел, ә менә дигән уңган татар кызы! Узган көнне ул укучыларына инстаграм сәхифәсендә тәмле өлеш рецепты тәкъдим итте. Сез дә пешереп карагыз әле аның рецепты буенча. Ошаса, безгә язып җибәрерсез.

Камыр өчен кирәк булачак:

2 йомырка;
5 аш кашыгы сөт өсте (сметана);
5 аш кашыгы сыер мае;
5 аш кашыгы сыек май;
2-3 аш кашыгы кайнар су;
1 кечкенә кашык тоз;
1 кечкенә кашыгы шикәр комы;
1 кечкенә кашыгы разрыхлитель;
 он – аны Зөлфирә һәрчак күзенә чамалап кына куша.

Камырны басасыз, бераз торырга алып куясыз.

Эчлек өчен кирәк булачак:

3-4 шт тавык филесы;
3-4 баш зур суган –  җырчы нәрсә генә пешерсәм дә суганны, күп итеп салырга яратам, ул беркайчан да ризыкның тәмен бозмый, ди;
тәменә карап тоз, борыч;
сыер мае;
вак итеп туралган бәрәңге.

Зөлфирәнең укучылары остабикәне хупладылар: «Күп кенә 30 яшьлек хатын-кызлар да болай пешерә белми әле. Бщхетле бул, бала, гомергә рәхәт яшә!», «Молодец, Зөлфирә. Уңган кыз икәнсең. Иң мөһиме, башына яулык япкан. Пешереп җибәрә монда кайберәүләр, су буе чәчләрен болгый-болгый».

Пешерү процессын тулырак видеодан карарга тәкъдим итәбез. Сылтаманы аста калдырабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк